Чистай мөселманнарының куәт оешмалары тарафыннан җәзалануын фаш иткән блогер Илмир Имаев вафат

Илмир Имаев Украинада да соңгы көненә кадәр мәхкәмәләрдә мөселманнарны яклау эшендә катнашып йөрде. Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә.
Read MoreИлмир Имаев Украинада да соңгы көненә кадәр мәхкәмәләрдә мөселманнарны яклау эшендә катнашып йөрде. Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә.
Read MoreДинле бәндә булгач, Аллаһның ярдәме булгандыр, дип бәяли Дамир Йосыповның батырлыгын имам.
Read MoreВахит Имамовның “Яшерелгән тарих” китабын экстремистик әсәр дип тануны сорыйлар. Имамов моны “өстән” – хакимияттән кушылу белән аңлата һәм басым башлануга ишарәли.
Вахит Имамовның XVI–XVIII гасыр аралыгында татарларның азатлык өчен көрәшен тасвирлаучы “Яшерелгән тарих” (“Запрятанная история татар”) китабы 1991 елда дөнья күргән. Барлыгы 12 телдә нәшер ителгән. Урысча варианты 1994 елда “Камаз” нәшриятында басыла. Китапны экстремистик әдәбият дип тануны Решитский фамилияле кеше сораган. Беренче утырыш 26 августта Татарстан Югары мәхкәмәсендә каралачак.
Read More30 июль көнне Чаллыда татар милли активисты Рифат Бәдретдинов 2нче санлы татар гимназиясенә бару юлында ялгыз пикетка чыкты. Ул кулында “Куркак җаннарга татар җирендә урын юк” дигән шигарь тотып торды. Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә.
Read MoreДәүләт шурасы рәисе бары тик “татар телен укытуда аерым сораулар” булуын әйтте, урыс балаларын татар теле күпләп укытырга кирәк булмавын белдерде.
24 июль көнне Казанга Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының милли азчылыклар эшләре комиссары Ламберто Заньер килде. Ул Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин белән очрашты. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.
Read MoreУкраина депутаты Һанна Һопко Канада тышкы эшләр министрына Идел буе халыкларының хәле турында материал кергән журнал тапшырган. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.
Торонтода Украинага багышланган конференциядә чыгыш ясап, Югары Раданың тышкы эшләр комитеты рәисе Һанна Һопко Канада тышкы эшләр министры Христиа Фриландка “Black sea security” журналы тапшырган. Анда президент Владимир Путин режимының Идел буе һәм Урал республикаларына һәм халыкларына басым турында язылган” дип искәртте Һопко.
Read More“Башкорт” оешмасының Вконтакте битендә хәбәр ителгәнчә, оешма рәисе Фаил Алчыновны шаһит буларак сорау алуга дип бүген ФСБга алып киткәннәр.
Сорау алу ФСБның Крупская урамы 19нчы йорттагы бинасында бара диелә. Шундый ук чакыру кәгазе журналист Рәмил Рәхмәтовка да бирелгән.
Read MoreБашкорт активисты Фаил Алчынов корылтайда катнашырга ният белдерсә дә, аны кертмәделәр, куәт хезмәткәрләре утырган бүлмәгә кертеп яптылар.
Уфада узучы V Дөнья башкортлары корылтаена “Башкорт” оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов та килде. Әмма аны кертмәделәр, башка делегатлар кебек теркәлү урынында бейдж алып залга керү белән, аның янына полиция килде, “Сез кем, нигә үттегез?” дип бейджын тартып алды.
Read MoreУкраина Русиянең асаба халыкларын Мәскәү басымыннан яклауны сорап халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә җыена. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.
Украина Югары Радасы Русиядә асаба халыкларның хокукларын бозуны хөкем итү максатында халыкара оешмаларга һәм төрле илләрнең парламентларына мөрәҗәгать җибәрү турында карарны хуплады.
Read MoreЕвропадагы FUEN оешмасы Русия һәм Татарстан мәгариф министрлыкларын “төбәкләр телләрен мәктәпләрдә мотлак укытуны” кире кайтарырга чакыра.
Read More“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Киевта Германия илчелегеннән, Русия нефте пычрану сәбәпле, халыкара аудит оештыру инициативасы белән чыгуны сорады.
Read MoreАктивистка карата тагын ике җинаять эше ачылган. Аларның берсе – террорчылык гамәлләре кылуга өндәү белән бәйле.
Уфаның Киров районы мәхкәмәсе ФСБ тикшерүе соравы белән башкорт оппозиция сәясәтчесе һәм публицист Айрат Дилмөхмәммәтовны сак астында тотуны 6 июльгә кадәр озайтты. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.
Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев мәктәпләрдә татар телен ихтыяри иткән прокурор тикшерүләрен тәнкыйтьләп чыкты һәм аларны “конституциягә каршы килгән гамәлләр” дип атады.
Read MoreКазанның Бауман урамында ТИҮ активисты Рифхатулла Мифтахетдинов “Миңнеханов, Мөхәммәтшин, Песошин! Татар милли университетын ачуны таләп итәбез”, дигән шигар күтәреп ялгыз пикетка чыкты. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.
Read More