Мөхәммәтшинның ЕИХО вәкиленә татар телен яклап сүз әйтмәвенә канәгатьсезлек белдереп пикетка чыкты

Мөхәммәтшинның ЕИХО вәкиленә татар телен яклап сүз әйтмәвенә канәгатьсезлек белдереп пикетка чыкты

30 июль көнне Чаллыда татар милли активисты Рифат Бәдретдинов 2нче санлы татар гимназиясенә бару юлында ялгыз пикетка чыкты. Ул кулында “Куркак җаннарга татар җирендә урын юк” дигән шигарь тотып торды. Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә.

Рифат Бәдретдиновның мондый эчтәлектәге шигарь белән урамга чыгуы Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасының югары комиссары Ламберто Заньерның Татарстанга ясаган сәфәре, аның белән булган сөйләшүләр, фикер әйтүләр этәргән.

“Биредә язылган сүзләр Европа комиссары Ламберто Заньер белән очрашу вакытында Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казандагы “Солнце” мәктәбе мөдире Павел Шмаковның аерым очрашу вакытында әйткән сүз-фикерләрен ишеткәч туды”, диде ул Азатлык хәбәрчесенә.

Бәдретдинов сүзләренчә, ЕИХО вәкиле Русиягә азмы-күпме дәрәҗәдә татар тормышын, мәгарифен, башка аз санлы милләтләр вәзгыятен өйрәнергә килгәндер. Ә менә Фәрит Мөхәммәтшинның комиссар белән очрашу барышында Русиядәге бер генә татар проблемын күтәрә алмавына, күтәрергә батырчылык итмәве борчу тудырган.

“Мөхәммәтшинның һәм башкаларның Европа вәкиленә безнең татарның, башка милләтләрнең һичьюгы уку-укыту проблемнары хакында җиткерергә батырчылыгы җитмәве аларны бер дә бизәми, татардан хәл белергә килүчегә бар зар-моңнарны сөйләгә кирәк иде”, дип саный ул.

Бәдретдинов урыс милләтеннән булган “Солнце” мәктәбе мөдире Павел Шмаковның Европа комиссарына татар теленең авыр хәле турында мәгълуматлар бирүенә сокланган. Ул шушы чагыштырулар нәтиҗәсендә “татарабыз куркак, хокуклары өчен дә көрәшергә сәләтле түгел”, дигән нәтиҗәгә килә башлавын әйтте.

Корреспондент