“Азат Идел-Урал” Русияне техноген катастрофа турында мәгълүмат яшерүдә гаепли

“Азат Идел-Урал” Русияне техноген катастрофа турында мәгълүмат яшерүдә гаепли

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Киевта Германия илчелегеннән, Русия нефте пычрану сәбәпле, халыкара аудит оештыру инициативасы белән чыгуны сорады.

“Азат Идел-Урал” хәрәкәтенә берләшкән Русиянең асаба халыклары вәкилләре Киевта Германия илчелеге каршында пикет оештырды. 13 майда узган әлеге чара Русия нефтенең пырчануы сәбәпле, Европага транзитны туктатып торуга багышланды. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.

Химик саклану киемнәре һәм газ битлеге кигән активистлар Германия хакимиятләреннән Русиядә нефть чыгаруга халыкара аудит башлауны таләп итте.

“Русиянең Urals маркасы – ул Татарстанның һәм Башкортстанның күп күкертле нефте белән Көнбатыш Себернең җиңел нефте кушылмасы. Һәм ул Европага экспортлана. Күптән түгел Urals сатып алучылар нефтьтә хлорорганик кушылмалар тапты. Экспорт нефтетенең пычрану масштаблары минем кече ватанымда – Татарстанда техноген каза булуын күрсәтергә мөмкин. Хакимият Татарстанда да, Башкортстанда да чын экологик вазгыть турында мәгълүматны яшерә дип уйлыйм”, ди сәяси эмигрант Нәфис Кашапов.

“Азат Идел-Урал”га нигез салучыларның тагын берсе Сыресь Боляень алман дипломатларына рәсми мөрәҗәгать тапшырды. Анда активистлар рәсми Берлиннан халыкара аудит инициативасы белән чыгуны сорыйлар. “Без Германиядән, Русия нефтен һәм газын импортлаучы буларак, “Транснефть”, “Роснефть”, “Татнефть”, “Башнефть” кебек ширкәтләргә халыкара аудит уздыру инициативасы белән чыгуны сорыйбыз. Идел буеның ерак республикларындагы тирә-як мохиткә янаган куркыныч алман хөкүмәте өчен Марс туфрагын өйрәнү турында хәбәр кебек яңгырар. Әмма безгә – эрзя, мукшы, удмурт, мари, татар, чуаш һәм башкортларга көлке түгел. Безнең бер генә ватаныбыз бар һәм бу ватанны күз алдында зыянлы реагентлар белән пычранган мәйданга әйләндермәкчеләр. Германия хөкүмәте Русия белән бергә нефть бизнесы китергән нәтиҗәләр өчен җаваплылыкны уртаклашырга тиеш дип саныйбыз. Кеше гомере һәм сәламәтлеге – тауар түгел”, ди эрзя активисты.

Журналистлар белән аралашудан соң чарада катрнашучылар Герамния илчелеге янында “Транефть торбаларында ни бар?” дип алман телендә язылган плакат тотып торды. Активистлар әлеге чара Мәскәүнең асаба халыклар җирләрендә нефть чыгаруда явызларча ысуллар куллануына Герамния хөкүмәте генә түгел, Германия җәмәгатьчелеге дә игътибар итәр дип өметләнә.

Корреспондент