Category: Яңалыклар

“Төркиядә дә, башка илләрдә дә татар проблемнары турында белмиләр”

“Төркиядә дә, башка илләрдә дә татар проблемнары турында белмиләр”

Галимә Роза Корбан татарлар турында халыкара дәрәҗәдә күбрәк сөйләргә кирәк ди. Аның фикеренчә, Төркиядә дә, башка җирләрдә дә татарларны борчыган милли мәсьәләләр хакында белмиләр.

Read More

Башкортстанда Айрат Дилмөхәммәтов тоткарланган, өендә тентү булган

Башкортстанда Айрат Дилмөхәммәтов тоткарланган, өендә тентү булган

Расланмаган мәгълүматларга караганда, аңа карата интернетта Русиянең бөтенлеген бозуга чакырып ясаган чыгышлары өчен җинаять эше ачылган булырга мөмкин. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.

Read More

“Азат Идел-Урал” Русиянең биш илдәге илчелекләре каршында пикет уздырды

“Азат Идел-Урал” Русиянең биш илдәге илчелекләре каршында пикет уздырды

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Русиянең АКШ, Британия, Польша, Украина һәм Финляндиядәге илчелекләре каршында пикетлар уздырды.

Чарада катнашучылар Русиянең интернетта сүз иреген чикләвенә, медиада цензура куллануына каршы чыкты һәм сәяси карашлары өчен төрмәдә утыручы тоткыннарны иреккә чыгарырга чакырды.

Read More

Казанда “Азатлык”ка каршы яңа репрессияләр

Казанда “Азатлык”ка каршы яңа репрессияләр

“Азатлык” татар яшьләр берлеге активисты Батырхан Әгъзамовка административ хокук бозулар кодексының 20.3.1нче (нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кешене кимсетү) мадддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бу хакта аңа Казанның Киров районы прокуратурасына чакыртып әйткәннәр. Бу турыда активист Азатлыкка үзе хәбәр итте.

Read More

Рәфис Кашапов Олег Сенцовны яклап оештырылган Халыкара ачлык тоту эстафетасына кушылды

Рәфис Кашапов Олег Сенцовны яклап оештырылган Халыкара ачлык тоту эстафетасына кушылды

Олег Сенцовка һәм Русия төрмәләрендә утыручы башка Украина ватандашларына теләктәшлек белдереп башланган чарада төрле илләрдән активистлар, журналистлар, сәнгать эшлеклеләре һәм башкалар катнаша. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.

Read More

Башкортстанда “Башкорт” хәрәкәте җитәкчесен тоткарлаганнар

Башкортстанда “Башкорт” хәрәкәте җитәкчесен тоткарлаганнар

“Башкорт” хәрәкәте җитәкчесе Фаил Алчыновны Зилаирда тоткарлаганнар һәм 26 гыйнварга полиция бүлегенә чакыру тапшырып, кире җибәргәннәр. Активистлар моны Алчынов Сибайда митинг уздырырга бармасын өчен эшләгәннәр дип фаразлый.

Read More

Рәфис Кашапов Британиядә сәяси сыену алган

Рәфис Кашапов Британиядә сәяси сыену алган

Британия җитәкчелеге татар милли хәрәкәте лидерларының берсе Рәфис Кашаповка сәяси сыену биргән.

Рәфис Кашапов Британиядә сәяси сыену алганлыгын Азатлыкка үзе раслады. Сыену хокукы аңа биш елга бирелгән.

Read More

Данис Сәфәргалине башка колониягә “җитәкчелек белән дорфа сөйләшкән” өчен дип күчергәннәр

Данис Сәфәргалине башка колониягә “җитәкчелек белән дорфа сөйләшкән” өчен дип күчергәннәр

Октябрьдә активистны башка колониягә күчергәннәр иде. Моңа Сәфәргалинең “идарә кешеләре белән дорфа сөйләшүе” сәбәп булган диделәр.

“Алтын Урда” хәрәкәтенә нигез салучы Данис Сәфәргалине башка колониягә һәм камера тибындагы бүлмәгә “идарә вәкиле белән дорфа сөйләшкәне өчен” күчергәннәр. Бу хакта активистның хатыны Гүзәл Сәфәргалигә Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Киров өлкәсе идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Филимоновтан килгән хатта әйтелә.

Read More

Активистлары Финляндиядә Казан шәһитләрен искә алды

Активистлары Финляндиядә Казан шәһитләрен искә алды

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте активистлары Һелсинкида Хәтер көненә багышланган чара уздырган.

Финляндия башкаласында пикетка чыгучы кулына “1552 ел – Татар халкының һолокост елы” дип язылган плакат тотып торган. “Русия оккупантларына тарихны искә төшердек, Казанны алганда аларның татар халкына һәм башка халыкларга геноцид оештыруын исләренә төшердек”, диелә “Азат Идел-Урал” хәбәрендә.

Read More

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Татарстан мәдәният министрлыгыннан көнбатыш фильмнарын татарчага тәрҗемә итүне сорый

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Татарстан мәдәният министрлыгыннан көнбатыш фильмнарын татарчага тәрҗемә итүне сорый

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте татар теленең кулланышын киңәйтү тәкъдимнәре белән Татарстанның мәдәният министрына мөрәҗәгать итте. Активистлар көнбатыш фильмнарын татарчага тәрҗемә итәргә кирәк дип саный.

Read More

“Азат Идел-Урал”: Мәскәү Идел-Урал телләрен маргинальләштерергә омтыла

“Азат Идел-Урал”: Мәскәү Идел-Урал телләрен маргинальләштерергә омтыла

Киевтагы “Главком” матбугат үзәгендә “Азат Идел-Урал” хәрәкәтенең матбугат очрашуы узды. Анда Идел буе республикаларында дәүләт телләренә бәйле вазгыять турында сөйләштеләр.

Read More