“Азат Идел-Урал” Русиянең биш илдәге илчелекләре каршында пикет уздырды

“Азат Идел-Урал” Русиянең биш илдәге илчелекләре каршында пикет уздырды

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Русиянең АКШ, Британия, Польша, Украина һәм Финляндиядәге илчелекләре каршында пикетлар уздырды.

Чарада катнашучылар Русиянең интернетта сүз иреген чикләвенә, медиада цензура куллануына каршы чыкты һәм сәяси карашлары өчен төрмәдә утыручы тоткыннарны иреккә чыгарырга чакырды.

Киевтагы чарада коймага “Кремль җирле халыкларны юк итә” дигән баннер эленде һәм “Русия – халыклар төрмәсе”, “Халыкларга ирек, кешегә ирек” дигән плакатлар күтәрелде. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.

“Азат Идел-Урал” хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Сыресь Боляень татар, башкорт, чуаш һәм башка халыкларның милли хәрәкәтләре вәкилләренең Русиядә эзәрлекләнүе һәм басымга дучар булуы турында чыгыш ясады.

Чыгышларда “Башкорт”, “Азатлык” оешмаларына, Татар иҗтимагый үзәгенә һәм чуашларның “Ирĕклĕх” төркеменә теләктәшлек белдерелде. Чарада катнашучылар илчелекләр хезмәткәрләрен урамга чыгып кешеләр белән аралашырга чакырды, әмма пипломатлар пикетны тәрәзәдән генә карап торды.

Активистлар “Максатыбыз — бәйсезлек”, “Даниска ирек!”(Данис Сәфәргалиев турында – ред.), “Азатлык!” дип кычкырды.

“Мәскәү безгә карата да элегрәк чәркәсләргә һәм чеченнарга карата кылганнарын кабатларга теләр иде. Әмма заманалар үзгәрә. Русия хәзер җирле халыкларны алай күпләп юк итәрлек хәлдә түгел. Шуңа күрә Путин Русия империясенә һәм Совет берлегенә пародия уйнау белән генә чикләнә: урыслаштыру, безнең республикаларның суверенитетын чикләү, ресурсларны урлау һәм бар халыкны талау”, диде Киевтагы чараны оештырган Сыресь Боляень.

Русиянең Нью-Йорктагы консуллыгы каршына Татарстаннан сәяси эмигрант Камил Сукаев чыкты.

“Бөтен Русиядә протест белдерүчеләрне эзәрлеклиләр. Ә милли хәрәкәт вәкилләрен аеруча рәхимсез, аеруча каты эзәрлеклиләр. “Азат Идел-Урал” хәрәкәте Идел буендагы алты республиканың Русиядән тыныч кына чыгып китүе өчен көрәшә. Әмма без бу режим рәхимсезрәк була барган саен аның ахыры тыныч булачагына өметебез дә кими бара”, диде Сукаев.

Корреспондент