Казанда “Азатлык”ка каршы яңа репрессияләр

Казанда “Азатлык”ка каршы яңа репрессияләр

“Азатлык” татар яшьләр берлеге активисты Батырхан Әгъзамовка административ хокук бозулар кодексының 20.3.1нче (нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кешене кимсетү) мадддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бу хакта аңа Казанның Киров районы прокуратурасына чакыртып әйткәннәр. Бу турыда активист Азатлыкка үзе хәбәр итте.

Узган ел активистка дүрт административ эш ачылып, ул барлыгы өч атна сак астында үткәргән иде. Моның турында “Азатлык Радиосы” язган иде.

Корреспондент