Украина Югары радасында Русиянең этник сәясәтен хөкем итү мәсьәләсе карала

Украина Югары радасында Русиянең этник сәясәтен хөкем итү мәсьәләсе карала

Украина Югары радасы халыкара оешмалардан, Русиядә асаба халыкларның хокуклары бозылу сәбәпле, Мәскәүгә басым ясауны сорамакчы.

Украина Югары радасында Русиядә асаба халыкларның хокукларын бозуны хөкем итү максатында БМО, Европа шурасының парламент ассамблеясе, НАТО, Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасына һәм төрле илләрнең парламентларына мөрәҗәгать җибәрү турында карар теркәлде. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.

Мөрәҗәгатьтә кырымтатарларны яклау һәм “басып алынган җирләрне азат итү” генә түгел, “Русиянең илдәге асаба халыкларның хокукларын бозуын” хөкем итү мәсьәләсе дә күтәрелә.

Текстта Русиянең хөкем ителергә тиешле конкрет гамәлләре телгә алына. Сүз “Азатлык” татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовны, “Башкорт” хәрәкәте лидеры Фаил Алчыновны эзәрлекләү, асаба халыкларның дини оешмалары эшенә тыкшыну, атап әйткәндә, мари традицион диненең изге китапларын экстремистик дип тану турында бара.

Документ авторлары шулай Русия мәктәпләреннән республикаларның дәүләт телләрен укытуны төшереп калдыручы мәгариф канунын да телгә ала.

Моннан тыш, мөрәҗәгатьтә асаба халыкларның мәнфәгатьләрен яклаучы фиркаләр булдыруны тыюны, “үзләре яшәгән җирләрдәге табигый байлыкларны файдалану хокукын санламауны да хөкем итәргә кирәк диелә.

Документта Русиядә активистлар үзләренең фикерләре өчен репрессияләргә дучар булалар дип тә белдерелә. Мисал буларак Рәфис Кашапов, Фәүзия Бәйрәмованы эзәрлекләүләр китерелә.

Вазгыятьне үзгәртү өчен, халыкара оешмалар Русиягә басым ясарга чакырыла.

Проект инициативасы белән 19 депутат чыккан. Алар, “Оппозиция блогы”ннан тыш, Югары Ррданың барлык фракцияләре вәкилләре.

Былтыр декабрьдә Украина Югары радасында Русиядә асаба халыкларны яклауга багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узган иде. Анда “Азат Идел-Урал” платформасы активистлары һәм Русия халыклары вәкилләре катнашты. Бу сөйләшүне уздыру башлангычы белән Югары раданың Тышкы эшләр комитеты рәисе Һанна Һопко чыкты.

Корреспондент