Рәфис Кашапов Олег Сенцовны яклап оештырылган Халыкара ачлык тоту эстафетасына кушылды

Рәфис Кашапов Олег Сенцовны яклап оештырылган Халыкара ачлык тоту эстафетасына кушылды

Олег Сенцовка һәм Русия төрмәләрендә утыручы башка Украина ватандашларына теләктәшлек белдереп башланган чарада төрле илләрдән активистлар, журналистлар, сәнгать эшлеклеләре һәм башкалар катнаша. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.

8 февральдә Олег Сенцовны һәм Украинаның башка ватандашларын иреккә җибәрүне таләп итеп татар милли активисты, “Азат Идел-Урал” хәрәктенә нигез салучыларның берсе Рәфис Кашапов Халыкара сәяси ачлык тоту эстафетасына кушылды. Кашапов әлеге чараны “Сенцовка теләктәшлек күрсәтү генә түгел, ә Украинаның бербөтенлеге, демократик илләрдә Русиянең империячел хакимиятенә һәм башка авторитар илләргә каршы Магнитский кануны кебек универсаль кануннар кабул итү өчен көрәш” дип атады. Ул Идел-Урал һәм Русиянең башка халыкларын халыкара сәяси теләктәшлек чарасында катнашырга чакырды. Бу хакта “Алма-Ата ИНФО” газеты баш мөхәрриреРамазан Есергепов үзенең Facebook сәхифәсендә хәбәр итте.

7 февральдә ачлык тотуда Франция ватандашы булган украин милләтле Владимир Котяк катнашты. Ул – Nouvelle Ukraine платформасы президенты, җәмәгать эшлеклесе.

2018 елда Париж мэры Анна Идальго һәм кинорежиссер Кристоф Ружжиа Олег Сенцовны азат итү таләбе белән төрле чаралар башлап җибәргән иде. Идальго тәкъдиме белән Сенцовка Парижның мактаулы ватандашы исеме бирелде. Сенцов, аның Русия төрмәсендәге көрәше турында фильмнар күрсәтелде, Париж мәйданнарында митинглар, Русия илчелеге янында протест чаралары узды.

Шул ук вакытта ачлык тоту эстафетасы да башланды. Башта аны Франциянең сәнгать эшлеклеләре, сәясәтчеләре, активистлары алып барды. Аннары эстафетага башка илләр вәкилләре дә кушылды, шулай итеп ул халыкара чарага әйләнде.

Рамазан Есергепов язуынча, французлардан эстафетаны ул үзе һәм чечен Ахъяд Идигов кабул итә.

Есергепов 19 көн ачлык тота. Биш, өч көн тотучылар да була. Ачлык тотуга Чечняның элекке президенты Джохар Дудаевның тол хатыны Алла Дудаева, Польша журналисты Петр Хлебович, Германиядән хореограф Ирина Губерник, Украина кинорежиссеры Владимир Онищенко һәм башкалар кушыла.

“Бер көнлек сәяси ачлык тотуның мәгънәсе – канунсыз хөкем ителгән бөтен сәяси тоткыннарны иреккә чыгару өчен көрәш. Бу шулай ук Русия, Казакъстан, Кытай кебек авторитар илләрдә кешеләрне үтерүләргә, газаплауларга каршы протест белдерү дә”, диелә активистлар мөрәҗәгатендә.

Кырымда яшәгән украин режиссеры Олег Сенцов теракт әзерләүдә гаепләнеп Русиядә 20 ел төрмәгә хөкем ителде. Ул гаепне үз өстенә алудан баш тарта.

Русия төрмәләрендәге украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итеп Сенцов 145 көн артык ачлык тотты һәм былтыр 6 октябрьдән аны туктатуын белдерде. Моны ул төрмә җитәкчелегенең көчләп ашата башлаячаклары белән аңлатты.

Русиядә һәм башка илләрдә режиссерны яклап төрле чаралар узды һәм узып тора.

Корреспондент