Данис Сәфәргалине башка колониягә “җитәкчелек белән дорфа сөйләшкән” өчен дип күчергәннәр
Октябрьдә активистны башка колониягә күчергәннәр иде. Моңа Сәфәргалинең “идарә кешеләре белән дорфа сөйләшүе” сәбәп булган диделәр.
“Алтын Урда” хәрәкәтенә нигез салучы Данис Сәфәргалине башка колониягә һәм камера тибындагы бүлмәгә “идарә вәкиле белән дорфа сөйләшкәне өчен” күчергәннәр. Бу хакта активистның хатыны Гүзәл Сәфәргалигә Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Киров өлкәсе идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Филимоновтан килгән хатта әйтелә.
Read More