Мөхәмәтшин Европа комиссарына татар телен укыту проблемнары турында сөйләмәгән

Мөхәмәтшин Европа комиссарына татар телен укыту проблемнары турында сөйләмәгән

Дәүләт шурасы рәисе бары тик “татар телен укытуда аерым сораулар” булуын әйтте, урыс балаларын татар теле күпләп укытырга кирәк булмавын белдерде.

24 июль көнне Казанга Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының милли азчылыклар эшләре комиссары Ламберто Заньер килде. Ул Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин белән очрашты. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.

Мөхәмәтшин комиссарга татар телен укыту проблемнары турында сөйләп тормады. Ул Татарстан конституциясе нигезендә республикада ике дәүләт теле булганын, аларның парламентта икесенең дә кулланылганын әйтте.

Дәүләт шурасы рәисе “татар телен укытуда аерым сораулар” булуын әйтте, ләкин проблемнарны атап тормады. “Бездә шундый вакыт: без укыту эшчәнлеген үзгәреп барабыз. Без урыс яки татар булмаган балаларга татар теленең тулы күләмен (синтаксис, фонетика, өтерләр) йөкләмәскә дигән карарга киләбез”, диде Мөхәмәтшин.

Фәрит Мөхәмәтшин шулай ук Миңтимер Шәймиев тәкъдиме белән Татарстанда полилингваль мәктәпләрнең төзелеше баруын әйтте. Федераль үзәк басымы астында Татарстанда татар теленең ихтыяри укытылуы турында берни әйтелмәде.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елда Владимир Путинның туган телләрне ихтыяри укытырга кирәк дигән сүзләреннән соң Татарстан мәктәпләрендә прокурор тикшерүләре узды. Шуннан соң дәүләт теле статусына ия булган татар теле ихтыяри укытыла башлады. Моны 2018 елда Русия думасы да “Мәгариф турында” канунына төзәтмәләр кертеп раслады.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының милли азчылыклар эшләре комиссары Ламберто Заньер Казанда ике көн булачак. Ул шулай ук “Солнце” мәктәбе мөдире Павел Шмаков белән очрашырга җыена. Шмаков Русия республикаларының дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны сорап Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Корреспондент