Казанда пикетка чыккан активист Татарстан президентын татар телен бетерүдә гаепләде

Казанда пикетка чыккан активист Татарстан президентын татар телен бетерүдә гаепләде

Казанның Бауман урамында ТИҮ активисты Рифхатулла Мифтахетдинов “Миңнеханов, Мөхәммәтшин, Песошин! Татар милли университетын ачуны таләп итәбез”, дигән шигар күтәреп ялгыз пикетка чыкты. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.

Рифхатулла Мифтахетдинов Азатлыкка әлеге пикетка татар телен мәгарифен яклап чыгуын, Татарстан түрәләренең дә татар телен саклауга үз көчен кертүләре кирәклеген әйтте.

“Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең кем булуы турында бераз уйлансын иде. Кем ул, татармы, әллә инде башка милләт кешесеме? Ул бит безнең татар телен бетерә. Үз телен бетергән кеше кем була? Маңкорт була”, дип белдерде ул.

Активист, бүген Татарстанда татарның татар телендә белем бирә торган бер университеты да, бер институты да булмавын, нәтиҗәдә, киләчәктә балаларга татар телен өйрәтерлек галимнәрнең дә калмаячагын җиткерде.

“Шуңа күрә, иң беренче чиратта татар телен бетерүче дип мин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехновны саныйм. Ул бит озакламый үзе дә, алга таба оныклары да туган телен онытачак. Татар теленә карата хәзерге мөгамәлә дәвам итсә, 15 елдан без туган телебездә сөйләшә алмаслык хәлгә калырга мөмкинбез. Безгә хәзер татар телен коткарып калу турында уйларга кирәк. Ә моның өчен иң беренче чиратта милли университет кирәк”, диде пикетчы.

Мифтахетдинов фикеренчә, халык Татарстан түрәләрен алар татар телен, гореф-гадәтләрен сакласын өчен сайлады, ә алар киресенчә үзләрен сайлаган халыкка каршы эш алып баралар.

“Татарстан түрәләре, татар телен яклый башласак, Мәскәү безнең байлыкны тартып алыр дип курка ахры. Кеше байлыкны күпме генә җыйса да, аны барыбер кабергә алып китә алмый. Җитәрлек дәрәҗәдә урладылар бит инде. Хәзер инде телне сакласыннар. Акча урлый беләләр икән, татар телен дә саклый белсеннәр, диде Мифтахетдинов.

ТИҮ вәкилләре көн дәвамында Татарстан парламенты алдында, Татарстан урамы, 2 адресында һәм Бауман урамында ялгыз пикетларга чыгачак.

Бу пикетларда татар телен һәм мәгарифен саклап калырга өндәгән башка шигарләр дә күтәреләчәк.

Корреспондент