Татарстанда 1200 татар теле укытучысы башка фәннәрне укытуга күчерелгән

Алар бүген башка фәннәрне укыта, “берсе дә эшсез калмаган” ди Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов.
Read MoreАлар бүген башка фәннәрне укыта, “берсе дә эшсез калмаган” ди Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов.
Read MoreРасланмаган мәгълүматларга караганда, аңа карата интернетта Русиянең бөтенлеген бозуга чакырып ясаган чыгышлары өчен җинаять эше ачылган булырга мөмкин. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.
Read MoreУкраина Югары радасы халыкара оешмалардан, Русиядә асаба халыкларның хокуклары бозылу сәбәпле, Мәскәүгә басым ясауны сорамакчы.
Read More“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Русиянең АКШ, Британия, Польша, Украина һәм Финляндиядәге илчелекләре каршында пикетлар уздырды.
Чарада катнашучылар Русиянең интернетта сүз иреген чикләвенә, медиада цензура куллануына каршы чыкты һәм сәяси карашлары өчен төрмәдә утыручы тоткыннарны иреккә чыгарырга чакырды.
Read More“Азатлык” татар яшьләр берлеге активисты Батырхан Әгъзамовка административ хокук бозулар кодексының 20.3.1нче (нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кешене кимсетү) мадддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бу хакта аңа Казанның Киров районы прокуратурасына чакыртып әйткәннәр. Бу турыда активист Азатлыкка үзе хәбәр итте.
Read MoreОлег Сенцовка һәм Русия төрмәләрендә утыручы башка Украина ватандашларына теләктәшлек белдереп башланган чарада төрле илләрдән активистлар, журналистлар, сәнгать эшлеклеләре һәм башкалар катнаша. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.
Read More“Башкорт” хәрәкәте җитәкчесе Фаил Алчыновны Зилаирда тоткарлаганнар һәм 26 гыйнварга полиция бүлегенә чакыру тапшырып, кире җибәргәннәр. Активистлар моны Алчынов Сибайда митинг уздырырга бармасын өчен эшләгәннәр дип фаразлый.
Read MoreАктивист Рәфис Кашапов Татарстан җитәкчелеге Чаллы ТИҮен җимереп, аны җиңеп, үз-үзен җиңде һәм суверенитетны Мәскәүгә тапшырды дип белдерде.
Read MoreБритания җитәкчелеге татар милли хәрәкәте лидерларының берсе Рәфис Кашаповка сәяси сыену биргән.
Рәфис Кашапов Британиядә сәяси сыену алганлыгын Азатлыкка үзе раслады. Сыену хокукы аңа биш елга бирелгән.
Read MoreОктябрьдә активистны башка колониягә күчергәннәр иде. Моңа Сәфәргалинең “идарә кешеләре белән дорфа сөйләшүе” сәбәп булган диделәр.
“Алтын Урда” хәрәкәтенә нигез салучы Данис Сәфәргалине башка колониягә һәм камера тибындагы бүлмәгә “идарә вәкиле белән дорфа сөйләшкәне өчен” күчергәннәр. Бу хакта активистның хатыны Гүзәл Сәфәргалигә Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Киров өлкәсе идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Филимоновтан килгән хатта әйтелә.
Read More“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Татарстан президентыннан сәяси тоткын Данис Сәфәргали гаиләсенә ярдәм итүне сорый. “Татар милли хәрәкәтенә ярдәм итәргә теләмәсәгез дә, авыр хәлдә калган күп балалы анага ярдәм итүегез – сезнең абруегызны үстерәчәк”, ди активистлар.
Read MoreАктивист Боляень Сыресь Маҗарстаннан читтә яшәүче маҗарларны гына түгел, башка фин-угыр халыклары телләрен дә яклауны сорый.
“Азат Идел-Урал” иҗтимагый хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Боляень Сыресь Маҗарстандагы милләтчел “Йоббик” фиркасенә Русиядә фин-угыр халыклары телләрен яклауны сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Idel.Реалии” яза.
Read More“Азат Идел-Урал” Европа оешмасыннан “Мәгариф турындагы” канунга кертелгән үзгәрешләрне кире кагуны сорап Мәскәүгә мөрәҗәгать итүдә ярдәм сорый.
Read MoreУкраина Югары радасы депутаты Һанна Һопко Европа һәм дөнья игътибарын Идел-Урал республикалары халыкларының хокукларын яклауга юнәлтергә тели.
Read More“Азат Идел-Урал” хәрәкәте активистлары Һелсинкида Хәтер көненә багышланган чара уздырган.
Финляндия башкаласында пикетка чыгучы кулына “1552 ел – Татар халкының һолокост елы” дип язылган плакат тотып торган. “Русия оккупантларына тарихны искә төшердек, Казанны алганда аларның татар халкына һәм башка халыкларга геноцид оештыруын исләренә төшердек”, диелә “Азат Идел-Урал” хәбәрендә.
Read More