Нью-Йоркта Идел-Урал халыкларын яклап ялгыз пикет үтте

Украина депутаты Һанна Һопко Канада тышкы эшләр министрына Идел буе халыкларының хәле турында материал кергән журнал тапшырган. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.
Торонтода Украинага багышланган конференциядә чыгыш ясап, Югары Раданың тышкы эшләр комитеты рәисе Һанна Һопко Канада тышкы эшләр министры Христиа Фриландка “Black sea security” журналы тапшырган. Анда президент Владимир Путин режимының Идел буе һәм Урал республикаларына һәм халыкларына басым турында язылган” дип искәртте Һопко.
Read More“Азат Идел-Урал” хәрәкәте активистлары Радий Хәбировның “ДНР” җитәкчесе Денис Пушилинны Башкортстанга чакыруына гаҗәпләнүен белдерә һәм Башкортстан башлыгына үзбилгеләнү юлында Донбасс тәҗрибәсенә түгел, ә Косово үрнәгенә игътибар итәргә чакыра.
“Азат Идел-Урал” оешмасы Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка “Донецки халык республикасы”ннан килгән фетнәчеләр тәҗрибәсен түгел, Косово үрнәген өйрәнергә киңәш бирде. Бу хакта оешманың Facebook-тагы төркемендә әйтелә.
Read More“Башкорт” оешмасының Вконтакте битендә хәбәр ителгәнчә, оешма рәисе Фаил Алчыновны шаһит буларак сорау алуга дип бүген ФСБга алып киткәннәр.
Сорау алу ФСБның Крупская урамы 19нчы йорттагы бинасында бара диелә. Шундый ук чакыру кәгазе журналист Рәмил Рәхмәтовка да бирелгән.
Read MoreБашкорт активисты Фаил Алчынов корылтайда катнашырга ният белдерсә дә, аны кертмәделәр, куәт хезмәткәрләре утырган бүлмәгә кертеп яптылар.
Уфада узучы V Дөнья башкортлары корылтаена “Башкорт” оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов та килде. Әмма аны кертмәделәр, башка делегатлар кебек теркәлү урынында бейдж алып залга керү белән, аның янына полиция килде, “Сез кем, нигә үттегез?” дип бейджын тартып алды.
Read More“Азат Идел-Урал” хәрәкәте башкорт корылтае мәйданын җыр-бию, күңел ачу өчен түгел, ә милли проблемнар турында фикер алышу өчен файдаланырга кирәк ди.
Read MoreУкраина Русиянең асаба халыкларын Мәскәү басымыннан яклауны сорап халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә җыена. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.
Украина Югары Радасы Русиядә асаба халыкларның хокукларын бозуны хөкем итү максатында халыкара оешмаларга һәм төрле илләрнең парламентларына мөрәҗәгать җибәрү турында карарны хуплады.
Read MoreЕвропадагы FUEN оешмасы Русия һәм Татарстан мәгариф министрлыкларын “төбәкләр телләрен мәктәпләрдә мотлак укытуны” кире кайтарырга чакыра.
Read More“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Киевта Германия илчелегеннән, Русия нефте пычрану сәбәпле, халыкара аудит оештыру инициативасы белән чыгуны сорады.
Read MoreАктивистлар Европа милли азчылыкларының федераль берлеге Романия һәм Словакиядә маҗар азчылыгы мәнфәгатьләрен алга сөрүгә аерым игътибар бирә, ә Русиянең милли сәясәтен тәнкыйтьләргә батырчылык итми дип белдерә. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.
Read More“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Русиядә чыгарылган нефть сыйфатының кинәт начараюын халыкара оешмалар тикшерергә тиеш дип саный. Активистлар фикеренчә, арзанлы технологияләр куллану Идел-Урал төбәгендәге нефть чыгару өлкәсенә зур зыян салачак. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.
Read MoreАктивистка карата тагын ике җинаять эше ачылган. Аларның берсе – террорчылык гамәлләре кылуга өндәү белән бәйле.
Уфаның Киров районы мәхкәмәсе ФСБ тикшерүе соравы белән башкорт оппозиция сәясәтчесе һәм публицист Айрат Дилмөхмәммәтовны сак астында тотуны 6 июльгә кадәр озайтты. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.
Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев мәктәпләрдә татар телен ихтыяри иткән прокурор тикшерүләрен тәнкыйтьләп чыкты һәм аларны “конституциягә каршы килгән гамәлләр” дип атады.
Read MoreКазанның Бауман урамында ТИҮ активисты Рифхатулла Мифтахетдинов “Миңнеханов, Мөхәммәтшин, Песошин! Татар милли университетын ачуны таләп итәбез”, дигән шигар күтәреп ялгыз пикетка чыкты. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.
Read MoreГалимә Роза Корбан татарлар турында халыкара дәрәҗәдә күбрәк сөйләргә кирәк ди. Аның фикеренчә, Төркиядә дә, башка җирләрдә дә татарларны борчыган милли мәсьәләләр хакында белмиләр.
Read More