“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Дөнья башкортлары корылтаена мөрәҗәгать белән чыкты

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Дөнья башкортлары корылтаена мөрәҗәгать белән чыкты

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте башкорт корылтае мәйданын җыр-бию, күңел ачу өчен түгел, ә милли проблемнар турында фикер алышу өчен файдаланырга кирәк ди.

“Азат Идел-Урал” хәрәкәтенә берләшкән Русиянең асаба халыклары вәкилләре 28-29 июньдә узачак Дөнья башкортларының V корылтаена мөрәҗәгать белән чыкты. Корылтай милли проблемнар һәм башкортларның уңышсызлыклары сәбәпләре турында фикер алышу өчен көчле мәйдан була алыр иде диләр хат авторлары. Әмма аның урынына бөтен дөньядан килгән делегатларга “Русия халыклары” экспоизициясендә “Башкорт залы”н төзүнең бөтен нечкәлекләрен күрсәтәчәкләр. “Торатау җыены” “Башкорт музейчыларының соңгы аккорды булачак”. Бөтен дөнья башкортларына бер урында җыелып, биер, җырлар һәм атта чабар өчен менә дигән мөмкинлек. Урыс мәкалендә әйтелгәнчә, “бүреләр дә тук, сарыклар да бөтен”. Мәскәү Дөнья башкортларының V корылтаен нәкъ шулай күрә”, дип яза “Азат Идел-Урал” активистлары.

Алар башкортларны буш сүзләр, җыр-биюләргә вакыт әрәм итмәскә өнди һәм әлеге чарада җавап эзләү өчен башкорт милләтенә мөһим булган сораулар куя:

1. Соңгы 30 елда башкортлар һәм Башкортстан ничек үзгәргән? Демографик хәл, Башкортстан суверенитеты язмышы, башкорт теле һәм мәдәниятенең торышы ни хәлдә?
2. Башкортларның милли, сәяси, мәдәни, икътисади һәм дини хокукларын тәэмин итүдә үз өстенә алган йөкләмәләрне Русия үтиме?
3. Русиядә төп җитәкче алышынган очракта Мәскәүнең башкортларга һәм Башкортстанга булган мөнәсәбәте үзгәрәчәкме?
4. Русиядә милли республикалар, аерым алганда, Башкортстан юк ителгән. очракта нинди планыгыз бар?
5. Башкорт булу нәрсә аңлата?
6. Башкортлар нәрсәгә омтыла? Идеаль Башкортстанны алар ничек күрә?
7. Куелган максатка ирешү, киләчәк Башкортстаны төзү өчен нишләргә кирәк?
8. Әлеге планны үтәү өчен кем комачаулый?

“Әлеге мәьсәләләрне югары трибуналардан булмаса, аерым сөйләшүләр вакытында булса да күтәрегез. Вазгыятьне башкорт халкына һәм башкорт дәүләтенә булган файдасы яки зыяны категорияләре белән генә бәяләгез. Мәскәү югалмас. Аны кайгыртучы бар. Башкортлар үзләрен кайгыртсын!” диелгән “Азат Идел-Урал” хәрәкәте мөрәҗәгатендә.

28-29 июнь Дөнья башкортларының V корылтае узачак. Җыенга 750 кеше килүе көтелә. Аларның 510-ы – корылтай делегатлары, калганнары – кунаклар. Уфага юлга җыенган делегатларның кайберләренең җыенга атна-ун көн вакыт калганда исемлектән сызып ташланулары турында белдерде.

Корреспондент