“Азат Идел-Урал” хәрәкәте “Йоббик” фиркасен Русиядәге фин-угыр халыклары телләрен якларга чакра

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте “Йоббик” фиркасен Русиядәге фин-угыр халыклары телләрен якларга чакра

Активист Боляень Сыресь Маҗарстаннан читтә яшәүче маҗарларны гына түгел, башка фин-угыр халыклары телләрен дә яклауны сорый.

“Азат Идел-Урал” иҗтимагый хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Боляень Сыресь Маҗарстандагы милләтчел “Йоббик” фиркасенә Русиядә фин-угыр халыклары телләрен яклауны сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Idel.Реалии” яза.

Активист сүзләренчә, Идел-Урал өчен соңгы ел аеруча авыр булды. Әлеге төбәк халкы үз республикаларының дәүләт телләрен мотлак укыту мөмкинлеген югалтты.

“Күпсанлы митинглар һәм пикетларга, мөрәҗәгатьләргә һәм белдерүләргә карамастан, Мәскәү республикаларда халыкны мыскыл итүче гамәл кертте: мари яки эрзя телен өйрәнер өчен махсус гариза язарга, ә кайчак мәктәп җитәкчелегенә балага туган тел укытуларын таләп итеп басым ясарга кирәк”, ди Сыресь.

Аның фикеренчә, фин-угыр һәм төрки телләр “урыслаштыру басымы астында үз позицияләрен тагын югалта”.

Ул телләрне һәм мәдәниятләрне юк итүдән халыкара басым гына коткара ала дип саный. Шуңа күрә “Азат Идел-Урал” маҗарларның мәнфәгатьләрен Маҗарстанда гына түгел, аннан читтә дә яклаучы “Йоббик” фиркасенә мөрәҗәгать иткән. Идел-Урал төбәгендә яшәүче эрзя, мукшы, мари һәм удмуртлар маҗарларга телләре һәм мәдәнияләре белән якын ди активист.

“Азат Идел-Урал” хәрәкәтендә “шудый авыр вакытта маҗар ватанпәрвәрләре ярдәм сорау тавышын ишетер” дип өметләнәләр.

Кайбер матбугат чаралары “Йоббик” фиркасе Русиядән дә финанслана дип язган иде. Әмма фирка вәкилләре әлеге гаепләүләрне кире кага.

“Йоббик” Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбаннан Украинада маҗарларны яклауны таләп итте. Фирка вәкилләре фикеренчә, Украинада “Мәгариф турындагы” яңа канун нигезендә маҗар теле мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында тулысынча юк ителергә мөмкин.

Моңа кадәр “Азат Идел-Урал” хәрәкәте Идел буе халыклары телләрен яклауда ярдәм сорап милли азчылыклары федералистик берлегенә (FUEN) мөрәҗәгать иткән иде.

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте оешу турында 2018 елның март аенда игълан ителде. Аңа нигез салучылар арасында татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, хәзер Британиядә сыену сораучы элекке сәяси тоткын Рәфис Кашапов, “Эрзянь Вал” җәмгыяте җитәкчесе Сыресь Боляень һәм шул оешма вәкиле Ростислав Мартынюк бар. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларының милли телләрен яклап даими чаралар уздырып килә.

Корреспондент