Яңа федераль стандартлар: Татар теле сәгатьләре ике тапкырга кимергә мөмкин

Яңа федераль стандартлар: Татар теле сәгатьләре ике тапкырга кимергә мөмкин

Татарстан мәктәпләрендә әлегә билгесезлек күзәтелә: кемдер искечә укыта, аерым мәктәпләр туган телне укытуны киметә. Рәсмиләр моны кире какса да, яңа федераль стандартлар милли телләрне өйрәтүне тамырдан үзгәртәчәк.

Бу уку елыннан Русия мәктәпләре яңартылган федераль стандартлар (ФГОС) нигезендә белем ала башлады. Татарстан түрәләре республиканың дәүләт теле буларак татар телен дә өйрәнә алачак дип тәкрарласа да, чынлыкта яңа укыту програмнары нигезендә туган тел дәресләре (шуның кысаларында укытылачак республика теле дә) ике тапкырга диярлек кими. Кайбер укыту вариантларында туган телне өйрәтү бөтенләй каралмаган. Татарстанда аерым мәктәпләр моны үзләрендә татый башлады инде. Кайбер белем йортлары узган елгы тәртиптә укытуын әйтә. «Азатлык Русия» мәгариф министрлыгы әзерләгән яңа укыту планнарын өйрәнде, мәктәп укытучылары, ата-аналар һәм белгечләр белән сөйләште. Без аларның материалларын тулысынча тәкъдим итәбез.

Татар җәмәгатьчелеге туган тел кыскаруын әйтә, рәсмиләр кире кага

Быелдан мәктәпләрдә 1 һәм 5 сыйныфлар яңа федераль стандартлар нигезендә белем ала башлады. 2023 елда ул 1-7 сыйныфлар, 2024 елда – 1-9 сыйныфлар өчен гамәлгә керергә тиеш. Шул ук вакытта Русия мәгариф министрлыгы 1-9 сыйныфлар өчен яңа үрнәк укыту програмнары төзеде.

Яңа укыту програмнарында, узган елныкы белән чагыштырганда, туган тел һәм әдәбият дәресләре ике тапкырга диярлек кими. Әмма Татарстан мәктәпләрендә туган телне ничек укыту мәсьәләсе килеп басты. Кемдер искечә, ә кемдер яңа програмнар нигезендә белем бирә башлавын сөйләде. Бу хакта соңрак.

Әйтергә кирәк, яңа федераль стандартлар нигезендә туган тел сәгатьләре кимиячәге элегрәк тә әйтелеп килде. Әмма түрәләр дәресләр саны кимемәячәк дип белдерде.

— Уку планнарының аерым вариантларында “Туган тел” һәм “Туган әдәбият” фәне булмавы, дәресләр саны кыскару борчу тудырды. Мәктәпләрдә туган телне саклау максатыннан президент Рөстәм Миңнеханов, республика җитәкчелеге, депутатлар тарафыннан федераль үзәк, Русия мәгариф министрлыгы белән эшлекле очрашулар узды. Нәтиҗәдә, яңартылган стандартларда уку планнарында дәресләр санын арттыру турында үзгәрешләр кертелде. Бу безнең өчен көтеп алынган мәгълүмат, — дип сөйләгән иде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Миңзәлия Закирова 16 августта узган җыелышта.

Соңрак министрның икенче урынбасары Рәмис Мөҗипов та мәктәпләрдә туган телләр укыту дәресләре кимемәячәк дип белдерде.

Шулай да җәмәгатьчелектә күп сораулар туды. Яңартылган үрнәк укыту програмнары кабат яңартылганмы – билгесез. Әгәр үзгәртелгән икән, ни өчен алар һаман рәсми сайтка эленмәде? Бу шик-шөбһәләргә күптән түгел татар җәмәгатьчелеге мәктәпләрдә туган тел сәгатьләре кимүенә ризасызлык белдереп, Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка дәресләр санын саклап калуны сорап мөрәҗәгать итүе дә өлеш кертте. Әлеге хатта туган тел укыту тамырдан үзгәртелүе, Русия кануннарының бозылуы турында төгәл әйтелә. Мөрәҗәгатьне 21 иҗтимагый оешма җитәкчесе, шул исәптән Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла имзалаган.

Татар телен укыту 33-52 процентка кими

Русия мәгариф министрлыгының үрнәк укыту програмнарының махсус сайтында яңартылган укыту програмы вариантлары белән танышырга мөмкин. Кайбер белем бирү вариантларында “Туган тел” сәгатьләренә бөтенләй урын табылмаган. Яңартылган програмнарда биш көнлек укытуга күчә бару, “Туган тел” кысаларында дәүләт теле буларак татар телен укыту һәм иң мөһиме туган тел сәгатьләре саны кимүе күзәтелә.

Иске федераль стандартлар белән чагыштырганда, 1-4нче сыйныфларда урыс телендә белем алучылар арасында “Туган тел” дәресләрен 42 процентка, туган телдә белем алучыларда – 52 процентка азрак укыячаклар. Урыс мәктәпләренең 5-9нчы сыйныфларында ул 33 процентка, милли мәктәпләрдә – 48 процентка кадәр кимегән. Һәр вариантта да туган тел дәресләренә, чит телләргә караганда, азрак вакыт бирелгән.

1-4 сыйныфлар өчен барлыгы 5 укыту програмы варианты каралган. Беренче һәм икенче вариант биш көнлек укытуны күздә тота.

Беренче вариант. Програмда “Туган тел” дәресен укыту каралмаган. Ул урыс мәктәпләре өчен атнасына биш көн укуны күздә тота.

Икенче вариант. “Туган тел” һәм “Туган әдәбият” яисә “Республика дәүләт теле”н уку мөмкинлеге бар. 1-3 сыйныфлар атнасына 2 сәгать, 4 сыйныфлар – 1 сәгать сайлап укый ала. Атнасына биш көн укыту каралган.

Өченче вариант. Програмда “Туган тел” сәгатьләре бүленмәгән.

Дүртенче вариант. “Туган тел” (яисә “Республика дәүләт теле”) дәресен укучылар 1-3 сыйныфларда атнасына 2 сәгать, 4 сыйныфта – 1 сәгать сайлап укый ала.

Бишенче вариант. Урыс булмаган телдә белем бирүче, безнең очракта, татар мәктәпләре өчен төзелгән вариант. Бу “Туган тел” (яисә “Республика дәүләт теле”) дәресе иң күп укытыла торган програм. 1нче сыйныфлар атнасына 2 сәгать, 2-3 сыйныфлар – 3 сәгать, 4 сыйныфта 2 сәгать өйрәтү каралган. Шулай да милли мәктәпләр өчен әзерләнгән програмда да төп игътибар урыс теле һәм әдәбиятына юнәлгән – атнасына 7 сәгать укытуны күздә тота.

5-9 сыйныфлар өчен барлыгы 6 укыту програмы варианты төзелгән, шуларның өчесендә туган тел укыту каралмаган. Беренче һәм икенче вариант биш көнлек укытуны күздә тота.

Беренче вариант. Урыс мәктәпләре өчен әзерләнгән програмда “Туган тел” дәресенә аерым сәгатьләр бүленмәгән.

Икенче вариант. “Туган тел” һәм “Туган әдәбият” яисә “Республика дәүләт теле”н уку каралган. 5-8 сыйныфлар атнасына 2 сәгать, 9 сыйныфлар – 1 сәгать укый ала.

Өченче һәм дүртенче вариант. Әлеге укыту програмнарында “Туган тел” укыту каралмаган.

Бишенче вариант. Һәр сыйныф та атнасына 2шәр сәгать “Туган тел” һәм “Туган әдәбият” яисә “Республика дәүләт теле”н өйрәнә ала.

Алтынчы вариант. Бу укыту програмы милли телләрдә белем бирүче мәктәпләр өчен юнәлгән. Аның кысаларында, “Туган тел” яисә “Республика дәүләт теле”н укыту 5-6 сыйныфлар өчен 3 сәгать күләмендә, 7-9 сыйныфларда 2 сәгать укыту каралган.

Мәгариф белгече аңлатмасы

“Мәгариф” берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин туган телләрнең кимүен санитар кагыйдәләр (СанПин) үзгәрүе һәм федераль үзәкнең туган телләрне укытмас өчен максатчан эш алып барылуы белән бәйле дип аңлатты.

— Русия мәгариф министрлыгы төзегән укыту програмнарында туган тел укытылмый торган вариантлар Русия кануннарына каршы килә. Без бу турыда Русия мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Әгәр алар бу програмнарны төзәтмәсә, прокуратурага мөрәҗәгать итәчәкбез. Анда Русия мәгариф министрлыгының ничек туган телләрне сайламаска дигән киңәшләре дә бар.

Үрнәк укыту програмнарында СанПинның рөхсәт ителгән сәгатьләр саны бирелә. Дәресләр санын кыскарттылар, шуңа туган тел бер-ике сәгатькә калды. Әгәр дә ата-аналар биш көнлек укыту програмын сайласалар, анда туган тел укыту булган програмны кулланып булмый. Туган телләр азрак укытылсын дип максатчан эшләнгән эш, — ди ул.

Татарстанда мәктәпләрнең нинди укыту програмнары нигезендә белем бирәчәге сентябрь ахыры – октябрь башында гына билгеле булачак ди ул. Шул вакытта хисап тапшырылачак. Аның сүзләренчә, мәктәпләр Русия министрлыгы тәкъдим иткән үрнәкләрне үзләре мөстәкыйль рәвештә сайлый. Моңа җыелыш ясап торырга кирәкми.

— Русия кануннары нигезендә Татарстан мәгариф министрлыгы, мәгариф идарәләренең мәктәпнең укыту програмнарына бернинди катнашы юк. Алар гомумән мәгариф системыннан читләштерелгән. Мәктәпләр белән хәзер турыдан-туры Русия мәгариф министрлыгы һәм прокуратура идарә итә, — ди Лотфуллин.

Белем бирү програмы ике өлештән тора: мәҗбүри өлеш һәм мәктәп белән ата-аналар катнашында төзелгән өлеш. Бу очракта татар телен өстәмә рәвештә дә укытып буламы?

— Бу өлешендә фәннәрне ата-аналар һәм мәктәп үзе сайлый. “Туган тел” укыту програмының мәҗбүри өлешенә керә. Икенче өлештә дә туган телне укытып була, әмма мәҗбүри өлешен өйрәтергә дә вакыт юк бит, сәгатьләр җитми. Хәзер иң зур куркыныч – ата-аналар биш көнлек укыту програмын кертергә тырыша. Моны гамәлгә ашырганда туган телгә бөтенләй урын калмый, чөнки сәгать җитмәячәк. СанПинның рөхсәт иткән сәгатьләр саннары бар, — дип сөйләде мәгариф белгече.

“Республиканың дәүләт теле – аерым фән түгел”

Федераль стандартларның төп яңалыгы – татар телен дәүләт теле буларак укытырга мөмкинлек бирүе. Шулай да укыту планнарында ул мөстәкыйль фән буларак каралмый, ә бары “Туган тел” кысаларында өйрәтелүче дәрес буларак күрсәтелә. Ата-аналарга ике юлның берсен сайларга туры киләчәк: йә туган тел буларак үзе теләгән телне, йә аның урынына дәүләт теле буларак татар телен.

Әлеге мәсьәләгә Татарстан мәгариф министрлыгы ачыклык кертергә тырышкан иде. Түрәләр татар телен өч програм нигезендә оештырылачак диде.

Туган (татар) тел – татар телендә белем бирүче мәктәпләр өчен;

Туган (татар) тел – урыс телендә белем бирүче мәктәпләр өчен;

Татарстанның дәүләт теле буларак татар теле – урыс телендә белем бирүче мәктәпләр өчен.

Марат Лотфуллин моны урыслар өчен татар телен укырга бер мөмкинлек бирү дип кенә атый.

— Дәүләт телен дә мәктәп һәм ата-аналар сайлавы белән генә өйрәнеп була. Аерым методика буламы? Бу аерым фән түгел. Шул ук татар теле, чөнки дәүләт теле ул телнең статусы гына. Аңа карап тел дә, грамматика да, сүзләре дә үзгәрми. Кайбер сыйныфларда туган тел буларак, кайберләрендә дәүләт теле итеп укытырга була. Монда аның аермасы юк. Шулай да дәүләт статусында булган татар телен урысларга укырга җиңелрәк булачак, — диде ул Азатлыкка.

Татарстан мәктәпләре: татар телен азайтучылар да, саклап калучылар да бар

Яңа үзгәрешләр кайбер мәктәпләргә үтеп керә башлады, шул ук вакытта элеккечә укытучы белем йортлары күбрәк булып кала. Әлегә мәктәп сайтларында яңа укыту програмнары күрсәтелмәгәнлектән, Татарстанда туган телләрнең ни рәвешле укытылуын төгәл әйтеп булмый. Шулай да искәрмә рәвешендә Казанның 19нчы гимназиясе сайтында бу уку елы өчен расланган програм чыгарган. Анда 1-11 сыйныфларга атнасына 2 сәгать туган тел һәм әдәбият укыту каралган. Бу нигездә яңа федераль стандартлар нигезендә эшләнгән програмга туры килә.

Татар ата-аналары хәрәкәте координаторы Илсөя Әхмәтгалиева мәктәпләрдә татар теле дәресләре якынча бер сәгатькә кимүе турында хәбәр килеп ирешүен сөйләде.

— Уку планнарында туган телләр якынча бер сәгатькә кыскарды. Өч сәгать укытылган булса, ике сәгатькә кыскарды. Әмма програмның беренче һәм өченче вариантында туган тел дәресе бөтенләй юк. Аның бөтен куркынычы шул. Бәлки кайбер мәктәпләр туган тел булмаган вариантка күчкәндер дә. Тагын бер хәбәр бар, имеш, Татарстан беренче һәм өченче укыту програмнары нигезендә укытмый, — диде ул.

Азатлык берничә ата-ана һәм мәктәп мөдирләре белән сөйләште. Анонимлыкны саклау шарты белән без аларның фикерләрен җиткерәбез.

Казанның данлыклы 2нче татар гимназиясендә татар теле дәресе 5 сәгать урынына 3 сәгатькә калган. Әлеге мәгълүматны берьюлы ике ата-ана раслады. Татар теле урыс теле хисабына киметелгән дип аңлатканнар мәктәптә.

Казанның Яңа Савин районында урыс-татар мәктәбе мөдире Азатлыкка сөйләвенчә, укыту әлегә узган елгы програм нигезендә алып барыла. Балалар атнасына уртача 3 сәгать туган тел һәм әдәбиятын укый. Ә менә дәүләт теле буларак татар теле дәресенең әлегә кертелмәвен сөйләде ул.

Казанның 149нчы татар лицеенда ата-аналар сәгатьләр кимемәвен әйтә, ләкин зарлары җитәрлек.

— Әлегә вакытлыча элекке програм нигезендә атнасына 4 сәгать татар теле һәм 2 сәгать әдәбият укыячаклар дип әйттеләр. Шулай да мин башка фәннәрнең дә татарча укытуын теләр идем. Мәктәп мөдире белән дә сөйләштек, ләкин аның теләге булмады. Татар теле көннән-көн бетеп бара. Укытучылар да, балалар да урысча сөйләшә. Җыелышларны татар телендә алып барырга тырышалар, — диде ул.

Икенче әңгәмәдәш тә әлеге проблем турында сөйләде.

“Солнце” мәктәбе мөдире Павел Шмаков узган елдагыча укытабыз дип сөйләде Азатлыкка.

— Хәзер бер укытучыбыз китте. Яңасын эзлибез. Бездә татар теле дәүләт теле буларак һәр укучыга укытыла, — диде ул.

Районнарда да үзгәрешләр керә башлаган. Байлар Сабасында бер ата-ана татар теле дәресләре бер сәгатькә кимүен әйтте. Мәсәлән, 7нче сыйныфлар быел 4 сәгать урынына 3 дәрес кенә үзләштерәчәк. Мәктәптәге бер укытучы сүзләренчә, кайбер сыйныфларда татар телен өстәмә дәрес буларак, ләкин мәҗбүри төстә кертәләр. Әйтик, 10нчы сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятын атнасына дүрт сәгать укыталар, дип сөйләде ул.

Белешмә: ФГОС һәм милли телләр

Федераль дәүләт мәгариф стандарты, ФДМС (русчасы: Федеральный государственный образовательный стандарт, ФГОС) — Русиянең белем бирү өлкәсендә мәҗбүри таләпләр җыелмасы. Русиянең мәгариф министрлыгы тарафыннан раслана.

Документта төрле дәрәҗәдәге мәктәпләр өчен кайсы сыйныфта кайсы фәннең, шул исәптән туган телләр, республиканың дәүләт телләре кебек дәресләрнең дә атнасына ничә сәгать укытылырга тиешлеге билгеләнә.

2004 елда моңарчы гамәлдә булган ГОС урынына ФГОС стандартлары кертелде, беренче ФГОС дип аталган бу документ соңрак артык гомуми язылган дип тәнкыйтьләнде.

2009 елда икенче ФГОС гамәлгә кертелә башлады, ул башта башлангыч, аннары урта мәктәпләрдә өлешләп кертелде, процесс 2012 елга тәмамланды.

2017 елда Русиядә милли телләргә каршы оештырылган басым нәтиҗәсендә, мәктәпләрдә туган тел дәресләре һәм укытучылар саны кискен кимеде.

2022 елның 1 сентябреннән гамәлгә өченче ФГОС кертелә башлады. Белгечләр әйтүенчә, анда туган тел дәресләренең күләме икенче ФГОС белән чагыштырганда 40-50% азрак булачак.

Федераль дәүләт мәгариф стандартларын (ФГОС) куллану Русиянең дәүләт аккредитациясе булган барлык уку йортлары өчен мәҗбүри булып тора.

Корреспондент