Түбәнсетелгән һәм хокуксыз коллар ничек итеп сугышчы милләтне “азат итә”

Түбәнсетелгән һәм хокуксыз коллар ничек итеп сугышчы милләтне “азат итә”

Татарларның кыерсытылган хәлдә булуларын без руслар Украинага басып кергәнче үк белә идек. Әмма нәкъ менә сугыш вакытында, Мәскәү дистәләгән мең Россия мөселманнарын бәйсез Украина территориясенә “урыс дөньясы” урнаштырырга озатканда, – безнең коллык хәлебез аеруча гарип һәм аңлатып та булмый торган,  күңел кайтаргыч рәвешләрдә үзен күрсәтә.

Татар ир-егете, бәлки Казанны урыслардан саклап шәһит киткәннәрнең нәсел дәвамчысыдыр, бүген  Татарстаннан читтә, Идел-Уралдан, туган җиреннән еракта, урысларның чираттагы яулап алу сугышларында һәлак була. Бу татарны урыс солдатлары, урыс праваслау тәресе белән, урыс хәрби киемендә, “Россия Герое” буларак җирлиләр. Теләсә кайсы татар кешесе, ул хәтта каһарман яки галим булмаса да, тамырларында соңгы имам-сәет Колшәрифнең каны аккан һәркем – бу тамашаны күреп, җирәнү хисе кичерә. Манкортларга һәм милләт хаиннарына хурлык!

И, Раббыбыз, безне үзеңнең тугры колларың ит, урыс колларының колы булудан сакла!

Корреспондент