Читтәге татар активистлары Украинадагы сугыш вазгыятендә Татарстанны Мәскәүдән читләшергә өнди

Читтәге татар активистлары Украинадагы сугыш вазгыятендә Татарстанны Мәскәүдән читләшергә өнди

Алар шулай ук Татарстан халкына мөрәҗәгать итеп, бәйсезлек игълан итәрдәй көчле милли хәрәкәт оештыру мөһимлеген алга сөрә.

Сөргендәге Татарстан хөкүмәте дип атаган төркем Идел-Урал республикалары җитәкчелегенә һәм түрәләргә мөрәҗәгать таратты. Анда Украинада барган сугыш шартларында аларга Кремль сәясәтеннән читләшергә һәм Владимир Путин гамәлләрен гаепләп чыгарга тәкъдим ителә.

Хәлиткеч гамәлләргә вакыты җитте!

16 көн дәвамында Русия Федерациясе гаскәрләре Украинаның сугышчылары каршылыгын сындыра алмадылар. Бөтен дөнья алдында мактанучы Путин янәсе, үзен супер империя дип таныткан илнең армиясенең көчсезлеген күзәтәбез. Рәсәй генераллары сугышчыларны билгеле үлемгә җибәрләр, шул ук вакытта югалтуларның чын масштабы турында халыкка әйтмиләр.

Рәсәйләр белән берлектә, Русия Федерациясенең кол булган халыкларының уллары канлы үтерүдә катнаша. Русия армиясенең рәсми рәвештә танылган үлгәннәренең исемлегендә Дагыстанда туган Гаджимагомедов исеме белән башлана. Бу бик мөһим күрсәткеч. Mөгәен тагын күпме Дагестанлылар, күпме татарлар, күпме Русия мөселманнары явыз империя өчен яшь гомерләрен бирделәр – хәзер безгә беркем дә әйтмәс.

Шул ук вакытта бу солдатларның әниләре, сеңелләре һәм тол хатыннары Путин режимы белән торгынлыкка һәм депрессиягә дучар ителде, чөнки бу халыкара җинаяте дип саналган агрессив һәм ерткыч сугыш өчен Россия икътисадына кыйммәт түләргә туры киләчәк.

Икенче яктан, Украина һәм аның халкы өчен бу азатлык вә гаделлек сугышы. Украиннар арысланнар кебек сугышалар, ә бөтен цивилизацияле дөнья аларны яклый. Үз җирләрен яклап чыккан Украина ватандашлары арасында мөселманнар һәм татарлар да аз түгел. Мөфти Сәид Исмәгыйлев, шулай ук этник Казан татары, Украина мөселманнары исеменнән Русиядәге ислам динен тотучыларны баш күтәрергә чакырды, без аның мөрәҗагатен хуплыйбыз.

Украинада яшәүче “Азат Идел-Урал” хәрәкәте вәкилләре үзләренең байраклары астында Русия һөҗүменә каршы көрәшәләр. Азчылыкта булган бу сугышчылар Украинага басып алучылар тарафыннан китерелгән зур кайгыга карамастан, киләчәктә Киев белән Казан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне яңадан торгызырга мөмкинлек бирәчәк дигән өмет тудыра.

2008 елда Милли Мәҗлес карары буенча тулы вәкаләтләрен алган Сөргендәге Татарстан хөкүмәте Идел-Урал җөмhүриятләре җитәкчелегенә һәм түрәләргә мөрәҗәгать итә:

1. Украинадагы сугыш турында уйлагыз, фикерләгез. Хәрби-сәяси күзлегеннән караганда бу сугышның нәтиҗәләре Мәскәү режимы өчен үлеме белән бетәчәк. Русия Федерациясенең кораллы көчләре тулысынча тар-мар ителүгә якын. Россия коллапсы котылгысыз.

2. Кремль сәясәтеннән читләшергә һәм В.Путинның гамәлләрен гаепләп чыгарга.

3. Режим җимерелгәннән соң үкенү, чарасызлык һәм гаепләү сүзләрегез белән сезнең тәүбә итүегез аз гына да әһәмияткә ия булмаячак. Сез санкцияләр астында калачаксыз. Хәзер вакытта сез үзегезне һәм ватандашларыгызны авыр хәлдә калдырдыгыз.

Без Татарстан ватандашларына мөрәҗәгать итәбез. Русия Федерациясенең дефолты котылгысыз. Киләсе берничә айда Мәскәүдә пенсияне түләү генә түгел, хәтта ОМОН һәм Милли Гвардиягә хезмәт хакы түләүдә дә җитди проблема булачак. Путин хакимияттән алыныр, һәм Татарстан җитәкчелеге юнәлешләрен үзгәртеп, йөзләрен югалтмаска тырышачаклар. Миннихановтан, Мухаметшиннан, Шәймиевтән һәм Мәскәүнең башка хезмәтчеләреннән без хәзер фантастик булып күренгән сүзләрне ишетәчәкбез. Ләкин соң булыр.

Шуңа күрә, бүген Тататарстанда халкыбыз өчен көчле милли хәрәкәт оештыру бик мөһим, аның бурычлары:

А. Татарстан җөмhүриятенең дәүләт бәйсезлеген яңадан игълан итү һәм Русия Федерациясеннән чыгу.

Б. Татарстан территориясендәге барлык хакимият бүлекләрен һәм хәрби оешмаларны республика хакимиятенә буйсындыру.

В. Татарстан президенты һәм парламенты өчен гадел һәм демократик сайлаулар үткәрү.

Шәхси зарлануларга, гаделсезлеккә яки хәтта Татарстан җитәкчелегенә карата нәфрәткә карамастан, Минниханов, Мөхмәтшин гаиләләренең һәм А, В һәм С пунктларын тормышка ашыра башлаган барлык түрәләрнең куркынычсызлыгын һәм кагылгысызлыгын тәэмин итү мөһим.

Безнең максат – бәйсезлек! Без җиңәчәкбез! Амин!

Вил Мирзаянов –  сөргендәге бәйсез Татарстанның премьер-министры, АКШ;
Рафис Кашапов –  сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәтенең премьер-министр урынбасары, Англия;
Нәфис Кашапов – сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәтенең премьер-министр урынбасары, Польша; 


Хуплыйбыз:
Роза Корбан
 – галимә, әдәбиятчы, Төркия;
Камил Сөкаев – “Азат Идел-Урал” вәкиле, АКШ;
Аббас Госман –  МТХ Ватанчы, Төркия.

Корреспондент