2019нчы ел да тарихта калды…

2019нчы ел да тарихта калды…

Тагын бер елны озаттык. Хәер, 2019 гына түгел, XXI гасырның икенче унлыгы да артта калды. Яңа өметләр, яңа хыяллар белән, яңа унлыкны башладык.

2020нче ел нинди булыр дип фаразлый башлаганчы, үткәннәрне искә төшерәсе килә. Беренче чиратта 2019нчы елда Русиядә, Татарстанда булган әһәмиятле вакыйгаларны барлыйбыз. Шулай ук 2010-2019нчы елларга да күз йөгертеп узарбыз.

БМО 2019нчы елны Халыкара асаба (җирле) халыклар телләре елы дип игълан итте. Безнең илдә моны белми калдылармы – милли телләрне саклау буенча ниндидер чаралар уздырылмады, кануннар кабул ителмәде. Чара түгел, чарасызлык – Удмуртиядә туган теленең юкка чыгу алдында торуына борчылган Альберт Разин үз-үзен яндырып үтерде. Хәер, безнең үз атамабыз бар иде бит. Русиядә бу – Театр, ә Татарстанда Эшче һөнәрләр елы иде.

Законы 2018нче ел азагында имзаланып та, гамәлгә 2019нчы ел башында кергән яңалыклар – Русиядә пенсиягә чыгу яше һәм НДС артты. 1959нчы елда туган ирләр пенсиягә 60тан түгел, 60,5 яшьтән чыга башлады (1964нче елгы хатын-кызлар – 55,5 яшьтән). Пенсия яше шулай этаплап арта барачак. Яңача пенсия яше 2028нче елга формалашып бетәчәк: ирләр – 65тән, хатын-кызлар 60тан лаеклы ялга чыга башлаячак. Ә НДС 18 проценттан 20гә күтәрелде.

Ил күләмендә булган вакыйгалардан тагын цифрлы телевидениегә күчүне әйтеп узарга кирәк.

«Эскроу-счет» дигән төшенчә барлыкка килде. Ягъни хәзер төзелеш барышында күпкатлы йорттан фатир сатып алганда, акча төзелеш компаниясенә күчми, банктагы махсус счетта сакланып тора. Компания ул акчаны фатирны тапшыргач кына ала. Бу закон алданган өлешчеләр проблемасын хәл итәчәк, диделәр. Яхшы булсын дип теләдек, тик һәрвакыттагыча килеп чыкты, дигәндәй – бу яңа закон торакка бәя артуына китермәгәе.

Себердә һәм Ерак Көнчыгышта урман янгыннары дөрләде. Аның төтене, Уралны узып, Татарстанга хәтле килеп җитте – хәтерләсәгез, бер ара күкне томан сыман пәрдә каплаган иде. Янгынны халык тавышлана башлагач кына сүндерергә керештеләр. Путин кушуы буенча, бу эш белән Саклану министрлыгы һәм Тикшерү комитеты кызыксына башлады, җинаять эшләре ачылды. Ул арада янгын 3 млн гектарга якын тайганы «ашарга» өлгергән иде инде.

Экология темасына кереп киткәнбез икән, Архангельск өлкәсендәге Шиес каршылыгын искә алу кирәк. Анда чүплек булдырмакчылар. Протест хәрәкәте әлегә җиңде – хакимият чигенде, Мәскәү чүбе анда җибәрелмәячәге турында әйтелде. Казан янындагы Усаклык (Осиново) бистәсендә дә халык чүп яндыру заводы төзелешенә каршы торды. Олы яшьтәге апаларны полиция белән куып тараттылар, кемнедер тоткарладылар. Төзелеш 2020нче елда башланырга тиеш, диләр. Ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «әле төзибез дигән төгәл карар юк бит» дип аптыратты.

2019ның җәе Себердә генә түгел, Мәскәүдә дә шактый кызу булды. Мәскәү шәһәр Думасына сайлауга күпчелек бәйсез кандидатлар кертелмәгәч, зур каршылык җыеннары узды. Аларда катнашучыларга карата «Мәскәү эше» дип аталган процесслар башланды, 30лап кешегә җинаять эше ачылды.

2019нчы ел Русия кануннарны кырыслату белән дә истә калачак. Җәйге протестлардан соң, Русиянең Югары мәхкәмәсе, Юстиция министрлыгы мөрәҗәгате нигезендә, Лев Пономарев җитәкләгән «Кеше хокуклары өчен» хәрәкәтен юк итте. 1нче ноябрьдә Русиядә суверен интернет турындагы канун гамәлгә керде. Физик затларны да «ят агент» дип тану турында канун кабул ителде.

«Могҗиза» дип аталган вакыйга – очучылар Дамир Йосыпов белән Георгий Мурзин очып киткәч двигателенә кошлар эләккән самолетны кукуруз басуына утыртты. Бортта булган 226 пассажирның берсенә дә зыян килмәде. Очучыларга Русия Герое исеме бирелде, Дамир Йосыпов өчен, безнең милләттәш, дип бигрәк тә сөендек.

Русия Думасы Угра каршылыгы тәмамлану көнен (урыс дәүләтенең «татар-монгол изүе»н җиңүе көне) истәлекле дата итү мәсьәләсен карамакчы иде. Бу тәкъдимне Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов кертте. Шартнамәнең вакыты чыкканда һәм телне «кискәндә» дәшмәгән Татарстан Дәүләт Советы бу юлы үз сүзен әйтте: мондый бәйрәм кирәкми, диде. Тагын бер «кызыл дата»лы булмый калдык.

Август аенда Русиядә беренче тапкыр эшче һөнәрләр буенча «WorldSkills» дөнья чемпионаты узды. Казанда узды, дип горурланып әйтәбез. Ярышларда 63 ил һәм төбәктән килгән 1354 яшь эшче катнашты.

Казан исеме ил күләмендә тагын бер очрактан соң яңгырап алды: Башкортстанның Салават шәһәре банкыннан 20 млн сум алып чыгып киткән кассир Луиза Хәйруллинаны Казанда тоткарладылар.

Татарстан өчен мөһим вакыйга – Дәүләт Советына сайлаулар узды. Республика парламентына 5 партия үтте, 90 урынны «Бердәм Русия» вәкилләре алды. Партия яртылаш яңарды, диелде. 72 яшьлек Фәрит Мөхәммәтшин гына үз урынында – Дәүләт Советы рәисе кәнәфиендә калды.

Татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителмәде. Проектны җитәкләгән Милли Шура рәисе Васил Шәйхрәзиев милли стратегия 2019нчы елның августында – Республика көнендә кабул ителәчәк, дигән иде. Хәзер инде стратегия ТАССРның 100 еллыгына кабул ителәчәк һәм документны әзерләүгә бирелгән акча арттырылачак, дип белдерелде. Зур өметләр багламасак та, зур итеп сөйләү өчен генә булса да бу стратегияне барыбер көтәбез.

ТАРИХ

10 ел – берничә минутта

«Медуза» басмасы 2010-2019нчы елларда булган иң әһәмиятле вакыйгаларны берничә минут эчендә искә төшерә торган итеп барлап чыккан.

20 еллык Путин эрасын бүлеп, Дмитрий Медведев Русия президенты булып алды. 2008дә кәнәфигә килгән иде, 2011гә кадәр утырды. Аның илбашы буларак нәрсә эшләгәнен барлый башласаң, Мәскәү мэры Юрий Лужковны, «ышанычны югалтты» дигән сәбәп белән, вакытыннан алда отставкага җибәрүе генә искә төшә. Әле тагын милицияне полиция дип үзгәрткән икән. Исем алыштырудан асыл гына үзгәрмәде.

Гарәп дөньясында массакүләм каршылык чаралары башланып китте. Сүриядә гражданнар сугышы башланды. Соңрак бу сугышка Русия дә катнашып китте.

2011нче елның 2нче маенда АКШта, президент Барак Обама приказы буенча, Усама бен Ладенны – 2001нче елның 11нче сентябрендә булган (игезәк манаралар) һәм башка терактлар өчен җаваплылыкны үз өстенә алган кешене үтерделәр.

Мәскәүдә, гаделсез сайлауларга ризасызлык белдереп, каршылык чаралары башланды. Бу вакыйгалар тарихка «Сазлык эше» дип кереп калды.

2014нче елда Сочида Олимпиада узды. Алтын медальләр саны буенча Русия командасы беренче урынны яулады – барлыгы 13 алтын. Тик бу беренчелек 2017нче елга кадәр генә гамәлдә булды. Допинг низаглары башлану сәбәпле, кайбер спортчыларның медален кире алдылар. Ә 2019нчы ел азагында WADA-ның Русия спортчыларын халыкара бәйгеләрдән дүрт елга читләштерүе мәгълүм булды.

Евромәйдан Януковичны кәнәфиеннән бәреп төшерде. Украинаның көнчыгышында сугыш башланды. 2014нче елда Русия Кырымны «кире кайтарды». Шул сәбәпле Көнбатыш Русиягә карата санкцияләр кертте, алар хәзер дә дәвам итә. Русия дә җавапсыз калмады – үз санкцияләрен кертте.

АКШ белән Куба дуслашты. Бөекбритания Европа Берлегеннән чыгу (Brexit) өчен тавыш бирде, тик бу мәсьәләне хәл итү 2020нче елның 31нче гыйнварына күчерелде.

АКШ президенты булып, беркем уйламаганда, Дональд Трамп сайланды. Бу сайлауларда Русиянең дә кулы уйнаган, дип гаепләделәр. Ә 2019нчы ел азагында АКШ президентына импичмент игълан итү процессы башланды. Соңгы сүзне Сенат әйтергә тиеш.

Русиядә беренче тапкыр футбол буенча Дөнья чемпионаты узды.

Франция башкаласы Парижда танылган Нотр-Дам соборы янды. Утны сүндерүгә 14 сәгать китте, диделәр. Соборны төзекләндерү фондына төрле эшмәкәрләр, меценатлар һәм төбәкләрдән 600 млн евро җыелды.

Комик артист Владимир Зеленский Украина президенты итеп сайланды.

Русия белән Грузия үпкәләште, Русия Грузиягә туры очышларны туктатты. Бу унъеллыкта Төркия белән ачуланышырга да, дуслашырга да өлгердек.

Мәскәүдә тагын болганышлар һәм тагын сайлаулар аркасында. Монысын «Мәскәү эше» дип беләбез.

Казахстанда ил бәйсезлек алганнан бирле беренче тапкыр президент алышынды. 30 елга якын идарә иткән Нурсолтан Назарбаев хөрмәтенә Астананы Нур-Солтан дип үзгәртеп куйдылар.

Швециядә яшәүче һәм экология өчен җан атучы 16 яшьлек Грета Тунберг, Нью-Йоркка БМО саммитына барып, дәүләт җитәкчеләре алдында: «Без кырылып бетү алдында торабыз. Ә сез, олылар, акча турында гына уйлыйсыз һәм икътисади үсеш турында әкият сөйләп тик утырасыз!» дип чыгыш ясап кайтты. Кызны Нобель премиясенә тәкъдим иттеләр. «Time» журналы аны ел кешесе дип атады.

ТАТАР ДӨНЬЯСЫНДА ЮГАЛТУЛАР

4нче гыйнвар. Озакка сузылган авырудан соң, Татарстанның халык язучысы, тарихи романнар авторы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат булды. Аңа 91 яшь иде.

16нчы гыйнвар. Татарстанның халык җырчысы, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1970) Илһам Шакиров 84 яшендә вафат булды. Бер айдан – 15нче февральдә аңа 85 туласы иде.

16нчы февраль. Күренекле журналист, озак еллар дәвамында элеккеге «Яшь ленинчы» газетасының һәм «Азат хатын» журналының баш мөхәррире булып эшләгән Венера Ихсанова 86нчы яшендә вафат булды.

8нче апрель. Республика Дәүләт Советының элеккеге рәисе, Татарстанның элеккеге вице-президенты Василий Лихачев 68нче яшендә вафат булды.

26нчы июнь. 79 яшендә ТАССРның халык артисты, К.Тинчурин театры актрисасы Һаҗәр Шәкүрова вафат булды.

30нчы июнь. Татар драматургы Әмир Камалиев – Аманулла вафат булды. Аңа 59 яшь иде.

9нчы октябрь. Тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин вафат булды.

12нче октябрь. Озакка сузылган авырудан соң, скульптор Рада Нигъмәтуллина вафат булды. Ул ясаган Сара Садыйкова сыны һаман куелмады.

8нче ноябрь, 12нче ноябрь. Татар КВНына нигез салган Фәридә Таштабанова, Ильяс Хәсәнов юл казасына эләгеп һәлак булдылар. Казанда узган татар КВН лигасының ярымфиналыннан Чаллыга кайтып килешли, алар утырган машина КАМАЗ артына килеп кергән.

29нчы ноябрь. ТАССРның халык артисты, педагог, режиссер Рафаэль Сәхабиев вафат булды. Ул 68 яшендә иде.

3нче декабрь. РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова 76 яшендә вафат булды.

Чыганак: «Интертат»

САННАР

2019нчы ел нинди саннар калдырып китте – шуны барладык.

4 тапкыр. Русия Президенты Владимир Путин 2019нчы елда Татарстанга рәсми рәвештә 4 тапкыр килеп китте. Өченче тапкыр килүеннән соң, Ирек мәйданы янындагы Театр урамын Путин урамы дип үзгәртергә кирәк, дигән петиция дә булдырдылар.

88 600 000 сум. Татарстанда үзмәшгуль булып теркәлгәннәр казнага шуның кадәр салым акчасы күчергән. Ел азагына кадәр республикада үзмәшгульләр санын 60 меңгә җиткерергә дигән план куйганнар иде – аннан артып та киткән.

2017 кеше. Яңа ел алдыннан Казанда шуның хәтле кешегә хезмәт хакы түләнмәгән, дип хәбәр итте шәһәр мэриясе. 82 оешманың хезмәт хакы буенча 190 миллион сумнан күбрәк бурычы җыелган.

70 процент. Татарстанда яшүсмерләрнең җинаять кылу очраклары 70 процентка арткан, дип белдерелде. Бу мәсьәләне Татарстан Президенты үз контроленә алды.

Фәнзилә Мостафина, — «Безнең гәҗит» 2020, №1(9 гыйнвар).

Корреспондент