Әсхәт Кашапов 2020 елның 14 декабрендә 81 яшендә вафат булып безнең арадан китте

Әсхәт Кашапов 2020 елның 14 декабрендә 81 яшендә вафат булып безнең арадан китте

Хөрмәтле милләттәшебез Әсхәт Кашапов 2020 елның 14 декабрендә 81 яшендә вафат булып безнең арадан китте.‎ إنا لله وإنا إليه راجعون

Татар гаиләсендә туып, уку елларында каникулларын Татарстанда үткәргән егет Киевтәге төрле төбәкләрдән килгән татарлар белән танышкач, Казан Дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә һәм уңышлы тәмамлый.

Татарлар турында, аларның язмышы белән тирәнтен кызыксына, күп белә иде, танылган татарларның уңышлары турында горурланып сөйли иде. “Хәтер көне”, туган телебезне яклап чыгуда һәм башка шундый сәяси чараларда актив катнаша иде, битараф түгел иде. Әсхәт Кашаповның вафат булуы безнең өчен – Киев татарлары өчен зур югалту, аны зур хөрмәт белән, күп рәхмәтләребез белән урыннары җәннәттә булсын дип догалар белән искә ала торган булырбыз, ин шәә’ АллаҺ.

Әсхәт Кашаповны соңгы юлга озатырга “Азат Идел-Урал” хәрәкәтеннән якын дуслары – көрәштәшләре килде.


Зәмзәмия Зарипова:

Әсхәт Сәхабетдин улының бакыйлыкка кучкән дигән хәбәрне ишеткәч (иннә лиЛләhи уә иннә иләйhи раҗигун), куз алдыма аның Киев татарлары өчен кылган яхшы гамәлләре килеп басты. Ул лидер иде.

Өлкән яшьтәге әби- бабайларны хөрмәт итте, алар да аны яраттылар.
Татар әдәбияте hәм культурасы белән таныштырып торды . Казаннан язучылар, җырчылар чакырып, кичәләр уздыра иде.
Татар Дини календарен аңардан көтеп ала идек .

Дин буенча күмү мәрасимен – дини йолаларны үтәүне ул башкара иде .

Зыярат өсте hәрвакыт чиста була иде .Моның өчен яз – көз өмәләр оештыручы ул иде. Гомумән татарлар өчен янып – көеп йөри иде.
Авыр туфрагы җиңел булсын.


Рафаэл Амерханов,
Сыресь Боляень,
Павло Подобед,
Зәмзәмия Зарипова,
Зөлфирә Бойко,
Рәфис Кашапов,
Нәфис Кашапов,
Камиль Сукаев,
Ирек Гариф,
Роза Курбан,
Аббас Усман

Корреспондент