Җавап

Җавап

2019 елның сентябрь аенда удмурт галиме Альберт Разин үз-үзен яндырып үтергән иде. Бер ай үтүгә татар егете, Рамил Шәмсетдинов сигез урыс хәрбиен атып үтерде.

Җан тетрәндергеч бу ике вакыйга арасында уртаклык бар, бу – җавап, милләтләрне кимсетүгә, телне кисүгә, шәхесне изүгә каршы канлы җавап иде. Гасырларга сузылган шушы хурлыкны күтәрә алмыйча, удмурт кешесе үз-үзен үтерде, татар исә үзен мәсхәрәләүчеләрне юк итте. Үзенең намусын һәм гомерен ул бары тик шушы юл белән генә саклап кала иде…

Моннан берничә ел элек Чаллы шәһәрендә 80 яшьлек Мисбах карт, башындагы түбәтәен салмаган өчен мыскыл иткән һәм кабинетыннан өстерәп чыгарып ташлаган урыс врачын атып үтергән иде. Таянып йөри торган таягыннан үлем коралы ясап. Хәзер ул төрмәдә утыра. Мин шул чакта “соңгы чиктә таяк та ата” дип язып чыккан идем. Татар өчен шул соңгы чик килеп җитте ахыры – милли хисләрен мәсхәрәләгән өчен, ул коралга ябышты. Моның өчен үзенең дә бетәсен, гомерлек төрмә көткәнен белә ул, әмма намус – барысыннан да югары, һәм бу татар ирләре аны корал белән саклау юлын сайлады.

Бу канлы вакыйгаларда үч алу төсмере дә бар иде. Инде илсез, җирсез, дәүләтсез, телсез, милләтсез калган татарның шушылар өчен үч алуы да сизелә бу хәлләрдә. Яндырылган Казан өчен, Себер өчен, Кырым өчен үч алу… Татар, мөселман булганың өчен генә басып алучылар тарафыннан гасырларга сузылган мәсхәрәләүләр, көчләп чукындырулар, урыс динен алмаган өчен тереләй утларда яндырулар, бозлы суларда катырып үтерүләр, мәчет-мәдрәсәләрне җимерүләр, шушы хәлләргә каршы чыгучыларны мәңгелек сөргеннәргә сөрүләр – болар барысы да бүгенге татарларның хәтер күзәнәкләрендә канлы тамга булып саклана бит! Һәм бәреп чыгарга үз вакытын көтә… Һәм бәреп чыга да – дошманын таяк белән атып үтергән татар карты булып, үзен җәберләүчеләрне җәһәннәмгә олактырган татар егете булып – гасырларга сузылган ул канлы үч барыбер бәреп чыга икән… Бу – бөтен ил буйлап милли мәктәпләрнең ябылуы, ана телләрнең закон белән тыелуы, бер гаепсез мөселманнарның меңәрләп төрмәләргә утыртылуы өчен, илдәге милли һәм социаль гаделсезлеккә дә җавап иде бит!

Галимнәр һәм сәясәтчеләр бу хәлләргә бик җитди анализ ясарга һәм бәя бирергә тиешләр. Ни өчен урыс булмаган милләт вәкилләре бу юлга баралар? Мондый канлы вакыйгалар тагы кабатланмасын өчен, нишләргә кирәк? Ни генә булса да, һәркем үз милләт баласын яклаячак бит, дәүләткә ышанмаячак, үзен мәсхәрәләүчеләргә нәфрәте артачак. Шулай итеп җәмгыять нәфрәт чиге белән икегә бүленәчәк – хокуксыз, мәсхәрәләнгән урыс булмаган халыкларга һәм артларында дәүләт торган, телләре һәм диннәре дәүләт тарафыннан сакланган урысларга. Бу исә илдә гражданнар бәрелешен, хәтта сугышлар китереп чыгарырга мөмкин. Рамил Шәмсетдинов мисалы моның башлангычын күрсәтте инде, хәзер татарлар аны яклап имза җыялар, адвокатлар яллыйлар, гаиләсенә ярдәм итәләр. Димәк, татарлар да аңлый башлаган – әгәр бергәләп үзебезнең телебез, динебез, гомеребез, намусыбыз өчен көрәшмибез икән, без шул котырган өернең, күзләрен кан баскан кавемнең мәңгелек корбаны булырга мөмкинбез, Аллам сакласын!

Әйе, бүгенге көндә Россиянең дәүләт сәясәте урыс булмаган милләтләргә каршы, ул шовинистик сөрем белән агуланган, фашистик идеология белән коралланган, чиркәү тәреләре белән терәтелгән. Россиядә бөтен милләтләрне бетереп, кушып, алардан бер халык – урыс милләте ясау сәясәте алып барыла. Алар моны яшереп тә тормыйлар. Безнең телебез дә, динебез дә, үзебез дә аларга кирәк түгел. Шуңа күрә Россия мәдәният министры Мединский, “Безнең иң күрәлмаган кешеләребез – татарлар, алар урыслар өчен фашистларга караганда да начаррак” , дип китап язды. Президентлары Владимир Путин “Милли республикалар – Россия астына куелган бомба”, диде, димәк, илне саклыйбыз, дип, алар тиздән милли республикаларны да юк итәчәк. Бер хокуксыз, урыс колы булган милләтләр бу очракта ни эшли ала? Удмуртлар кебек, үз-үзен яндырып үтерәме, әллә татар кебек, коралга ябышамы? 80 яшьлек татар карты белән 20 яшьлек татар егете, соң чиктә корал тотып, үзләренең намусларын сакладылар, шулай итеп, алар гасырлар буе изелгән, рәнҗетелгән милләтебезнең дә абруен саклап калдылар. Әгәр Россия, заманында үзе басып алган, урыс булмаган халыкларга каршы дошмани сәясәтен үзгәртми икән, ул милләтләр, җир йөзендә исән калыр өчен, татар мисалын кабатларга мәҗбүр булачаклар, чөнки бу илдә исән калыр өчен башка юл юк. Шуңа күрә Забайкальеда булган бу канлы бәрелешкә очраклы хәл итеп кенә карарга ярамый, аны Россиядә урыс булмаган халыкларга каршы алып барылган геноцид сәясәтенең нәтиҗәсе, дип бәяләргә кирәк.

Фәүзия Бәйрәмова,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе

Корреспондент