Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты ябыла

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты ябыла

Бу хакта Азатлыкка институт мөдире Рафаил Хәкимов белдерде.

Азатлыкның чыганагы Татарстан, татар тарихы фәнен өйрәнүче Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих инситутын ябу турында карар барлыгын хәбәр итте. Институт мөдире Рафаил Хәкимов бу хәбәрне раслады.

“Миңа бу хакта рәсми игълан итүче булмады, әмма Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы белән Тарих институты ябылуы турында карар документын күрдем. Проект нигезендә, институт коллективы тарихчылар буларак, Альфред Халиков исемендә Археология институтына күчереләчәк. Бу – Татарстан президенты аппараты әзерләгән документ дип саныйм. Соңгы арада алар безнең институт алар теләгән рейтинглар дәрәҗәсенә җитә алмады дип санадылар”, дип әйтте Хәкимов.

Хәкимов сүзләренә караганда, бу елга институт тулысынча финансланган һәм планга куелган эшләр башкарылып килә иде.

Тарих институты 1996 елда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев карары белән барлыкка килә, 2002 елда аңа Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелде. Институт җиде томлык “Татар тарихы” хезмәтен башкарды, аны инглиз теленә тәрҗемә итте, ике елга бер “Алтын Урда” халыкара фәнни форумны уздыра, ел саен дистәләгән китаплар бастыра, татар тарихын популярлаштырган видеоязмалар ясый.

Корреспондент