Фәүзия Бәйрәмованы прокуратурага чакыртканнар

Фәүзия Бәйрәмованы прокуратурага чакыртканнар

Күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе узган елда Хәтер көнендә әйткән сүзләре өчен прокуратурага чакыртылган.

Татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова прокуратурага чакыртылган. Бу турыда ул үзенең Facеbook-битендә хәбәр итте.

Язучы күзәтү органының аның белән янәдән кызысына башлавын Миңнехановны тәнкыйтьләп язган коментарлар нәтиҗәсе дип саный.

“Миңнехановны тәнкыйтьләп язган ике комментарийның “нәтиҗәсе” күренә башлады – бүген прокуратурага чакыртып шалтыраттылар! Имеш, узган елның Хәтер көнендә мин нидер сөйләгәнмен, быел шуны тикшерә башлаганнар икән! Сүз 12 октябрь көнне Казанда үткән митинг турында бара. Шунда нәрсәдер казынып тапканнар һәм Чаллы прокуратурасына тикшерергә җибәргәннәр” дигән Бәйрамова.

Аның сүзләренчә, шалтыратучы – прокурор ярдәмчесе Айдар Хөснетдинов. Аның чакыруына Бәйрәмова прокуратурага килмәячәген белдергән.

“Беренчедән, 65 яшьтән өлкәннәргә үзизоляция дәвам итә, Путин шундый күрсәтмә бирде. Икенчедән, Рамазан ае, без ирем белән икебез дә уразада. Өченчедән, рәсми чакырту (повестка) да юк. Шулай итеп, ураза беткәч, тагы алты көн нәфел уразасы тотып, повестка алып, 1 июньгә сорау алырга – допроска чакыралар” дигән Бәйрәмова.

Аңа татарчага тәрҗемче буласын, барысы битлекләр һәм бармакчалардан буласын да әйткәннәр.

“Башлана башлады, җәмәгать! Һәм бу хәлләр, 70-кә җиткән бер татар хатынын эзәрлекләүләр, үзебезнең “азат” Татарстанда, президенты да, прокуроры да татар булган Республикада бара… Аллаһка тапшырдык…”, дип яза Фәүзия Бәйрамова.

2019 елның 12 октябрендә Казанда Хәтер көненә багышланган чарада Фәүзия Бәйрамова “XXI гасырда милләтнең хәле 1552 елдан да куркынычрак” дип сөйләде. “Бөтен дөньяда халыклар бәйсезлек алды, коллыктан арынды. Безгә дә деколонизация сорап дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без — оккупациядә, без — басып алынган! Шушы төрмәдән, колониядән чыгу мәсьәләсен дөнья алдына чыгарырга, үз халкыбызга да сөйләргә кирәк” дигән иде ул.

Фәүзия Бәйрамова 2010 елда милләтара ызгыш чыгаруда гаепләнеп 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы язмалары өчен мәхкәмә аны шул ук маддә нигезендә тагын 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Азатлык Радиосы

Корреспондент