Уфада Куштау шиханын яклау митингына рөхсәт бирелмәгән

Уфада Куштау шиханын яклау митингына рөхсәт бирелмәгән

“Башкорт” оешмасы активистлары 23 ноябрь Уфаның Спорт сарае каршында Куштау шиханын Сода ширкәтенә чиал алу өчен бирүгә каршы митинг уздырырга җыенган иде. Әлеге мәйданда башка чара оештырыла дип, хакимиятләр рөхсәт бирмәгән.

Башкортстан хөкүмәте һәм Уфа мэриясе “Башкорт” оешмасына 23 ноябрьдә Уфаның Спорт сарае каршында Куштау шиханын яклап митинг уздырырга рөхсәт бирмәгән. Әлеге мәйдан урам җыеннары уздыру өчен махсус билгеләнгән урын санала. “Башкорт” активисты Фаил Алчынов Азатлыкка сөйләвенчә, бу көнне Спорт сарае каршында башка чара уза дип белдергәннәр. “Без бу урында митинг уздырабыз дип белдерү хатын иң беренче булып тапшырдк. Канун кушканча, 15 көн алдан, иртәнге сәгать 9 тулганда ук белдерү хатлары керттек. Бездән алда беркем юк иде”, дип сөйләде Алчынов. Аның сүзләренчә, хакимиятләр башка урын, йә башка вакыт тәкъдим итмәгән. Шуңа күрә активистлар сишәмбе бу уңайдан мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыена.

Мәхкәмә аша да рөхсәт алынмаса, активистлар чараны җыен формасында уздырырга мөмкин.

“Башкорт” оешмасының Вконтактедагы рәсми төркемендә катнашучылар Спорт сарае каршында шимбә гадәттә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза, моны исәпкә алырга кирәк иде дип яза. Алар шулай ук митинг оештыруга көчле юристлар җәлеп итәргә кирәк дип саный.

2018 ел ахырында ул чакта Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы булган Радий Хәбиров Куштау шиханын “Башкорт сода ширкәте”нә чимал буларак эшкәртергә бирү турында килешкән иде. Аңа кадәр сода ширкәте Торатау шиханын алу өчен көрәшеп килде, ләкин ул республиканың кагылгысыз табигать һәйкәле булганга һәм җәмәгатьчелек яклавы белән сакланып калган иде.

Куштауны сода ширкәтенә бирүне компромисс дип бәяләделәр. Ләкин каршылыклар моның белән тынмады, җәмәгатьчелек бу шиханны да саклап калырга тели. Соңгы атналарда Башкортстанда, Русиянең кайбер шәһәрләрендә, шул исәптән, Казанда да Куштауны яклап ялгыз пикетлар узды.

Бәйсез галимнәр Куштау шиханының тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булуын исбатлады. Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт идарәсе Куштауның андый кыйммәте булмавы хакында бәяләмә биргән иде.

Азатлык Радиосы

Корреспондент