Украина эрзяләре туган телләрендә аудиокитап чыгарды

Украина эрзяләре туган телләрендә аудиокитап чыгарды

Украинаның эрзя активистлары Мордовия авторы Борис Истляевның эрзя телендә язылган хикәяләреннән аудиокитап яздырып, интернетка элде.

Украинада яшәүче эрзя халкының “Ěrzäń Val” иҗтимагый оешмасы эрзя телендә язучы н автор Борис Истляев әсәрләреннән интернетта яңа җыентык урнаштырды. Аудиокитапка язучының дүрт хикәясе кергән.

Аннан алда “Ирекле Идел-Урал” иҗтимагый оешмасы “Экшка вал” (эрзядән – “Яшерен сүз”) белем бирү проекты башлап җибәргән иде. Аның кысаларында активистлар эрзя язучысы Александр Тикшайкин хикәяләрен тавышландырды.

Узган елның октябрендә эрзя халкының баш аксакалы Боляень Сыресь Мордовия республикасы хөкүмәтенә эрзя гимназиясен ачу таләбе белән мөрәҗәгать итте. Аксакал урыслашу көчәюгә зарланды, хакимият берни эшләми карап торса, эрзя теле үзеннән-үзе юкка чыгачак диде.

Сарански шәһәре башлыгы Петр Тултаев милли уку йорты ачарга дәреслекләр лицензияләү проблемы комачаулый дип җавап бирде.

“Бездә дәреслекләр бар, без аларны һәрдаим чыгарып торабыз. Ләкин аларга лицензия алу кыенлыгы бар. Президент каршындагы Милли мәсьәләләр шурасы утырышында мин бу сорауны күтәрдем. Без милли предметлар буенча дәреслекләрне лицензияләүне төбәкләргә бирүләрен телибез. Шул ук мордва телләре белгечләрен Мәскәүдә каян табасың?” дип китергән иде “Национальный акцент” басмасы Тултаев сүзләрен.

Сарански мэры шулай ук милли телгә ихтыяҗ һәм китап укучыларның кызыксынуы кимегәнен дә әйтте.

“Милли драматургия, туган телләрдә язучы талантлы авторлар җитми” дип таныды ул вакытта мэр.

Борис Истляев 1928 елда Мордовиянең Яңа Тягловка авылында туган. Гомере буе шунда яшәгән. Гармун һәм балалайка өчен җырлар, кыска хикәяләр язган. Алар район газетасында басыла торган була.

Азатлык Радиосы

Корреспондент