Украина рок-төркеме эрзян телендә җыр чыгарды

Украина рок-төркеме эрзян телендә җыр чыгарды

Җыр эрзян активистларының иҗади коллектив белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булды.

Бу хакта “Idel.Реалии” журналисты Рамазан Алпаут хәбәр итте. “Кому Вниз” Украина рок-төркеме Мордовия Республикасының дәүләт телләренең берсе булган эрзян телендә җыр чыгарды. Җырга клипны үз каналында эрзян халкының баш аксакалы Сыресь Боляень бастырган.

Эрзян инязоры җыр барлыкка килүен шәрехләде, шулай ук аның өстендә эшләүнең кайбер детальләрен ачты.

– Композициянең нигезенә Эрзян шагыйрәсе Алинә Подгорнова сүзләре салынган. Музыка – эрзян композиторы Ольош (Olöš). Аранжировка һәм «Кому Вниз» төркеме үтәлеше, – дип билгеләде Боляень.

Ул шулай ук музыкаль композицияне булдыру аның күптәнге хыялы булуын билгеләп үтте.

Җыр “Тюштега мөрәҗәгать” дип атала. Тюштя – эрзян мифологиясе герое, күк күкрәү һәм сугыш алласы Атямшкай улы һәм Литованың җир кызы. Җырның төп сүзе эрзян мифологиясе героена юнәлтелгән, аны эрзян телен коткару өчен кайтырга чакыралар.

“Кому Вниз” – 1988 елда Киевта төзелгән Украина рок-төркеме. Аның стилистикасын музыкаль тәнкыйтьчеләр готик фолк-индастриал дип билгели.

Элегрәк без язган идек, Сыресь Боляень Россиянең милли сәясәтен тәнкыйтьләде, ул БМО даими форумының ХХ сессиясендә төп халыклар мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.

Корреспондент