Татар халкының гыйбрәтле тарихы

Татар халкының гыйбрәтле тарихы

Бу язма күренекле язучы, журналист, Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамовның 1993, 1994нче елларда татар һәм рус телләрендә басылып чыккан, аннары тагын күп телләргә тәрҗемә ителгән «Яшерелгән тарих» («Запрятанная история татар») исемле китабы хакында.

Күптән түгел республиканың тикшерү органнары, бу китап экстремизм рухында язылган дип, аның авторын хөкемгә тарттылар. Бу күңелсез хәбәргә бик гаҗәпләнеп, мин ул китапны игътибар белән укып чыктым һәм тәэсирләремне укучылар белән уртаклашырга булдым.

Китапның эчтәлеге белән танышкач, башыма килгән беренче сораулы фикерем шул: татар халкы өчен җан атып йөргән, зур абруйлы бу кешегә карата шундый мәрхәмәтсезлек, гаделсезлек кылу кемгә һәм ни өчен кирәк булды икән? Мин аның китабында бернинди да экстремизм рухын, экстремистлык чагылышын тоймадым, вәләкин патша колонизаторларының татарларны рәхимсез җәберләүләренә күңелем сыкранды, борынгы бабаларыбызның азатлык өчен көрәшләрдәге батырлыкларына горурлык хисләре кичердем.

«Яшерелгән тарих» китабында Вахит Имамов изге максатын гамәлгә ашыра: үзе әйткәнчә, тарихларын бик аз гына белгән кешеләрне татар халкының үткән тормышындагы вакыйгалар белән таныштыру бурычын үти. Тарихыбызны без, татарлар, чыннан да тиешле дәрәҗәдә белмибез. Безгә мәктәптә һәм югары уку йортларында өйрәткән тарихта чынбарлык, бигрәк тә аның аз санлы халыкларга, шул исәптән татарларга караган өлешләрендә шактый нык бозып күрсәтелгән. Тарих бозып язылган дәреслекләрдә, аз санлы халыкларның казанышларын кечерәйтү яки бөтенләй юкка чыгару исәбенә, күп санлы русларның тарихы күпертелеп, бизәп тасвирланган. Русиядә һәрвакыт шулай булган: тарихчы галимнәр, хакимият әһелләренең ихтыярын үтәп, русларның барлык гамәлләрен һәм сыйфатларын уңай, яхшы итеп күрсәтү, җитешсез, кимчелекле, ямьсез күренешләрен яшерү белән шөгыльләнгәннәр. Димәк, Русия тарихын М.Худяков һәм Л.Гумилевтан башка рус галимнәре татарлар тормышына караган мәгълүматны бозып, аларны гомер-гомергә русларга каршы торган кешеләр буларак күрсәтеп язганнар. Татарлар тарихындагы күп кенә якты сәхифәләр, игелекле гамәлләр тарихчыларның игътибарыннан читтә калган, шулай ук татар халкының тормышында XVI-XVIII гасырларда булган рус колонизаторлары белән бәйләнешле дәһшәтле, кайгылы вакыйгалар күрсәтелмәгән. Мәктәп укучыларына һәм югары уку йортлары студентларына татар халкы тормышы турында мәгълүмат тулы итеп бирелмәгән, Казан ханлыгы вакытындагы һәм Казанны Иван Грозный яулап алганнан соңгы вакыйгалар бик өстән-өстән генә сурәтләнгән. Чөнки Рус дәүләте өчен татарлар тарихының бу зур мәгънәле чорларын яшереп калдыру хәерлерәк булган.

Менә шушыларны исәпкә алып һәм татар тарихы фәнендәге хилафлыкны төзәтү нияте белән, язучы Вахит Имамов татар халкының чыннан да яшерелгән тарихының бик мөһим өлешен тасвирлау эшенә алынган. Узган гасырның 90нчы елларында Русиядә татарларның һәм башка халыкларның милли аңы үсеше хөкем сөргән шартларда аларның икътисади һәм сәяси мөстәкыйльлеккә омтылышы рухы белән сугарылып, Вахит Имамов әлеге китабында төп игътибарын татар халкының милли-азатлык көрәшен тасвирлауга юнәлтә. Бу китапның аеруча әһәмияте шуннан гыйбарәт: ул безнең көннәргә кадәр сакланып калган архив документларында һәм намуслы тарихчыларның ышанычлы гыйльми басмаларында, барыннан да бигрәк М.Худяковның «Очерки по истории Казанского ханства» дигән китабында сурәтләнгән дөрес мәгълүматларга нигезләнгән.

Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан Казанны алу
Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан Казанны алу

Вахит Имамов үзенең китабында, татарларның беренче дәүләте Идел Болгары, аннары Казан ханлыгы халкының тормышындагы, мәдәниятендәге, фәнендәге казанышларны искә алып киткәннән соң, чын, тәгаен фактлар белән патша залимнәренең татар, башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт халыкларына карата гасырлар буена кылып килгән явызлыклары турында сөйли. Патша дәүләтенең рәхимсез колониаль сәясәте максатлы рәвештә берничә йөз ел үткәрелә. Бу хәл 1552нче елның октябрендә Иван Грозный гаскәрләре Казанны алганда башлана. «Казан алынгач, шәһәрдә исән калган халыкны тоташтан сую башлана. Урыс командованиесе ир җенесеннән булган барлык кешене баштанаяк кылычтан кичерергә боерык бирә: «В полон имати жен и дети малые, а ратных избивати всех» (Царственная книга.-Пг., 1769, стр.308). Ир-ат бөтенләй суела, ләкин шактый гына хатын-кызның да гомере өзелә: «Сечаху нащадно нечистивых мужей и жен» (шунда ук, 306 б.). Шәһәрнең күренеше кот очарлык була. Бөтен җирдә янгын котырына, өйләр таланып бетә, урамнар үле гәүдәләр белән тула, кан гөрләвекләр булып ага («по долием крови течаху»). Бөтен шәһәр эчендә мәетләр саны шулкадәр күп була ки, аяк басар урын калмый. Соңгы фидаилар сугышкан Хан сарае артындагы урамнарда үле гәүдәләр тау-тау өелеп, диварлар белән тигезләшә. Шәһәрнең көнбатыш ягындагы чокырлар мәетләр белән тула, Казансуның аръягындагы болынның буеннан-буена шәһидләрнең үле гәүдәләре ята. Елганың үзендә өелешеп үлекләр ага. Мөдһиш Иван шәһәргә керсен өчен озынлыгы 200 метрдан артмаган бер кечкенә урамны (Нургали капкасыннан Хан сараена кадәр) үлекләрдән көч-хәл белән чистарталар.

Урыс «боҗра»сын өзеп, Казансуның аръягына чыккан сугышчыларның да һәммәсе диярлек яңа бәрелешләрдә һәлак була. Ә хатын-кызлар мәсхәрәгә дучар ителә. Явыз Иван аларны сугышчыларның тулы карамагына тапшыра. Әсир ителеп мәсхәрәләнгән мөслимәләрнең исәбе-хисабы булмый («толь множество взяша полону татарского, яко же всем полком русским наполнитесь; у всякого человека полон татарский бысть»– Царственная книга, 308б.). Гаҗәеп бай шәһәрнең барлык малы таланып, «җиңүчеләр» арасында бүленә.

Казан алынуның нәтиҗәләре турында М.Г.Худяков болай дип яза: «Чудовищное избиение жителей взятой Казани составляет одну из самых тяжелых страниц русской истории. Такую колоссальную гекатомбою (вәхшиләрчә корбан итү. Ред.иск.) человеческих жертв закончился «крестовый поход» христолюбивого воинства против казанцев, первое выступление русского государства на путь территориальных завоеваний. Кроме огромного количества человеческих жизней, насильственно унесенных в могилу, кроме бесчисленных слез, страданий и горя, пережитых казанским народом, печальный день 2 октября знаменовал собою гибель материального благосостояния, накопленного целыми поколениями, и утрату культурно-бытовых ценностей, которые теперь были безжалостно извлечены из укромных уголков, где они бережно сохранялись, без сожаления были изломаны, изуродованы, потеряны, уничтожены. Тысячи драгоценностей, ювелирных украшений, тканей, произведений высокого мастерства и искусства безвозвратно погибли. Богатству народа был нанесен страшный удар, от которого он едва ли мог оправиться. Громадный город сделался жертвою солдатского грабежа»(Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. – Казань, 1990г., 153-154 б.).

Казан җирендә, Чулман (Кама) белән Урал арасындагы территориядә хөкем сөргән колониаль изүнең рәхимсезлеге, әшәкелеге таң калдырырлык. Халыкны мыскыл итүнең чиге булмаган. Ул мәхшәр заманнардагы бер-ике генә хәлне булса да әйтеп китү зарур.

1718нче елда Петр I нең махсус әмере белән Казанда корабльләр төзү верфе оештырылган. Бу төзелешкә урманнардан агач кисеп әзерләү өчен, Казан адмиралтействосына татар крестьяннарыннан 65 мең кеше беркетелгән. Н.Калинин бу хәлләр турында менә ниләр язган: «Агач материалы әзерләүчеләр (алар тарихка лашманчылар исеме белән кереп калган), үзләренә ризыкны, атлары өчен фуражны үзләре алып килеп, айлар буенча кайтмыйча, урманнарда эшләргә мәҗбүр ителгәннәр. Шуның өстенә, җан башына акчалата еллык салым түләргә тиеш булганнар. Лашман эшләре вакытында бик күп татарлар гарипләнгән. Ун кешенең сигезе инвалидка әверелгән. Алар урманда агач әзерләүгә, бу эш өчен казнадан алганга караганда, өч тапкыр күбрәк түләгәннәр».

Илбасарлар белән сугыш. Рәсем: Р.Шагеев.

XVIII гасырда татар һәм башкорт крестьяннары дистәләрчә төрле газаплар һәм йөкләмәләр белән бергә, завод-фабрика җәфаларына да дучар ителә. Русиядә Петр I нигез салган промышленность һәм икътисад үсеше аеруча нык гамәлгә ашырыла башлый.

Демидовлар заводларында уннарча мең крестьяннар каторга шартларында эшли. Аларны айлар буена шахта һәм забойлардан чыгармыйлар, чылбырлар белән бәйләп тоталар. Гаепсез һәм хуҗаларга ошамаган кешеләрне төрмәләрдә, базларда яки кеше яшәми торган утрауларда атналар буенча, агачларга бәйләп куеп, ашарга-эчәргә бирмичә тотканнар.

Завод эшчеләре караңгы, дымлы һәм салкын баракларда яки землянкаларда яшәгән. Кечкенә генә гаепләре өчен аларга штрафлар салганнар, чыбыркы һәм камчылар белән суктырганнар. Заводларда иң элементар иминлек чаралары да күрелмәгән. Шахталарда, забойларда, металл эретү мичләре янында йөзләрчә крестьяннар гарипләнгән һәм һәлак булган.

Татар халкы җирле башлыклар һәм воеводаларның исәпсез күп санлы салымнарыннан һәм түләүләреннән җәфа чиккән. Кайбер төбәкләрдә салым җыю акылсызлык дәрәҗәсенә җитә торган булган. «Табышчы»лар (салым җыючылар) Андрей Жихарев белән Михальков Казан һәм Минзәлә воеводстволарында патша указы белән беркетелгән салым системасының гамәлдәге пунктларына өстәп дистәләгән яңа төрләрен керткәннәр: «һәр мич морҗасы өчен, яңа өйләнешкәннәргә һәм аларга никах укыган муллаларга, көтүдәге малларның һәр башы, вафат булган кешеләргә укыган дога өчен өстәмә салым… Умартадагы бал кортлары, күннәргә, камытларга, дугаларга, су бәкеләренә, тәрәзәләргә, капкаларга… салым түләү тәртибе кертелә. Патша вәкилләренең фантазияләре һәм комсызлыклары шул дәрәҗәгә җитә, хәтта алар күзләрнең төрле төсләре өчен салым: коңгырт күзлеләргә унар тиен, кара күзлеләргә сигезәр тиен түләтү турындагы пункт кертергә дигән карарга киләләр!»

Идел һәм Урал буйларында яшәгән руслардан бүтән халыклар, күп төрле хурлаулар һәм мыскыл итүләрдән тыш, дин тотуга кагылышлы (конфессиональ) җәбер-золымларга да дучар ителәләр: патша хөкүмәте һәм миссионерлары Казан алынганнан бирле, гасырлар буена әшәке һәм мәкерле сәясәт – татар, башкортларны һәм христиан динендә булмаган башка халыкларны көчләп чукындыру сәясәте үткәреп килгәннәр. Миссионер җәлладлар, татар һәм башкортларны чукындыруда зур уңышларга ирешә алмагач, мөселманнарны җәберләү юллары кулланып максатларына ирешергә маташканнар. Бу көчләү гамәлләрен башкаруда Лука Конашевич дигән бәндә аеруча зур тырышлык күрсәтеп килгән. Бу шашкан кеше әмере буенча миссионер руханилар солдатлар белән берлектә Татар бистәсендә яшәүчеләрне кыйнау һәм газаплау тамашасы оештыралар, йортларны, мәчет, мәдрәсәләрне җимерәләр, яндыралар, кешеләрне бозлы суга куып кертәләр. Мондый тәре походларын якын тирәдәге авылларга да оештыралар.

1742нче елның 19нчы ноябрендә императрица Казан губернасындагы барлык мәчетләрне җимерергә һәм яңаларын салдырмаска дигән указга кул куя. Ике елда Казан өязендәге 536 мәчетнең 418е җимертелә.

Ләкин патша мөритләренең корткычлыклары һәм җәберләүләре дә татар халкының азатлыкка омтылышын сүндерә алмый. Ул, Казан ханлыгы җирендә яшәгән башка халыклар кебек үк, коллык хәленә бервакытта да риза булып тормый. Татарлар 1552нче елда ук башкортлар, чирмеш, мордва, удмуртлар белән бергә азатлык өчен көрәш башлап җибәрәләр. Руслардан бүтән халыкларның баш күтәрүләре, 10ар – 15әр ел саен кабатланып, өч гасырдан артык дәвам итеп тора. Бу көрәш Иделдән алып Уралга кадәр таралган була.

«Татарларның яшерелгән тарихы» китабында Идел һәм Урал буе халыкларының азатлык көрәше, аларның җитәкчеләренең батырлык һәм фидакарьлекләре турында тулы мәгълүмат бирелгән. Бу халыкларның үзләрен җәберләүчеләргә каршы чыгышлары патшаның җәза бирүче отрядлары тарафыннан рәхимсез рәвештә бастырылып килә. Ул җәзалау төркемнәренең кансызлык гамәлләре, баш күтәрүчеләрне җәзага тартуның иң рәхимсез формаларын кулланганлыклары турында язылганнарны тетрәнмичә укып булмый. Идел буендагы һәм Урал тирәләрендәге җәза гаскәрләренең канэчкеч бригадиры М.Хрущев Минзәләдәге воевода Ф.Волконский ярдәме белән экзекуция гамәленә үзе керешкән: баш күтәрүчеләрнең 13 җитәкчесен газаплы җәзага тартканнар: махсус әйләнеп торган көпчәктә җәзалаганнар («көпчәкләгәннәр»), кабыргаларыннан асып куйганнар, казыкка утыртканнар (И.Акманов). «Төбәкнең җирле халкын куркыту өчен, җәза бирүчеләр газаплауның башка төрләрен дә кулланганнар. Җәлладлар, 40 крестьянның берсен генә исән калдырып, 39ын бәкедә батырып үтергәннәр. Баш күтәргәннәрнең икенче бер төркемен, Казанга куып алып киткәннәр. Кышкы юлда ачлыктан, яраларыннан, өшүдән уннарча кешеләр һәлак булган. Бер төркемен зур бинага бикләп, тереләй яндырганнар» («История Татарии…»).

Мәскәү гаскәрләренә һәйкәл
Мәскәү гаскәрләренә һәйкәл

Тарихчы П.Рычковның мәгълүматларына караганда, Акай-Килмәк баш күтәрүчеләре чорында – 1735-1737нче елларда – Казан губернасында җәлладлар тарафыннан 696 авыл яндырылган, 16893 кеше сугышларда яки җәзалап үтерелгән, 3406 кеше сөргенгә сөрелгән, 9194 хатын-кыз һәм ятим калдырылган балалар русларга коллыкка бирелгән, баш күтәрүдә катнашкан волостьлардан, штраф итеп, 17154 баш терлек, 9223 сум акча тартып алынган. Баш күтәрүнең дистәләрчә җитәкчеләре Рогервикка каторгага җибәрелгән (С.Алишев, В.Витебский).

Әлбәттә, Вахит Имамов үзенең китабында Идел буе һәм Урал тирәсендәге халыкның патша золымына каршы батырларча көрәшен һәм патша мөридләренең баш күтәрүчеләргә карата кулланылган күпсанлы коточкыч җәзалар бирүен тасвирлавы белән хәзерге татарларда хәзерге русларга нәфрәт, алардан үч алу хисләрен кабызу һәм аларны үзара ызгыштыру ниятен максат итеп куймаган. Һич кенә дә алай түгел. Кемдер шулай уйлый икән, бу зур сафсата. Әгәр дә йөзләрчә, меңнәрчә еллар элек булган вакыйгалар, гамәлләр өчен, хәзер бер-береңнән үч алу юлына басасың икән, төрле милләт кешеләре, төрле халыклар бер-берсе белән берөзлексез сугышып торырлар иде.

В.Ш.Имамовның «Татарларның яшерелгән тарихы» китабы хәзерге буын кешеләре үзләренең тарихларын яхшырак белсеннәр, андагы яхшы, игелекле гамәлләр һәм вакыйгалардан да, ямьсез күренешләрдән дә хәбәрдар булсыннар дигән максат белән язылган. Үткәннәрне белү, мәгълүм булганча, элекке кешеләрнең уңай һәм тискәре якларын исәпкә алып, алардан сабак алып, хәзер дөрес яшәү һәм киләчәктә бәхетле гомер кичерү өчен кирәк. Бу бөтен кешелекнең, барлык халыкларның хаклык һәм гаделлек белән яшәве өчен мөһим шарт, аксиома, һәм моны һәркем белеп торырга тиеш.

Вахит Имамовның бу китабы бик актуаль темага язылган, ул бигрәк тә бүгенге көн өчен әһәмиятле. Сәбәбе шул: татар халкының киләчәге торган саен өметсезрәк була бара, аның әдәби теле үзәк хакимиятнең төптән уйланылмаган чаралары һәм җирле органнарның югарыдан килгән күрсәтмәләргә сүзсез генә риза булып торулары, шулай ук татарларның шактый зур өлешенең ана телен өйрәнү-өйрәтү, белү, куллану проблемаларына битараф һәм хәтта тискәре карашта булуы аркасында, үзенең вазифаларын үтәүдән туктауга һәм, димәк, үзе дә бетүгә йөз тота. Хәлбуки, халык, милләт, теле, аеруча әдәби теле югалса, үзе дә бетүгә дучар була.

Мин, телебезне саклауны, аның дөреслеген, сафлыгын кайгыртучы кеше буларак, татар әдәби телен югалтмас өчен, безнең кешеләрдә милли горурлык тәрбияләү аша туган телләренә уңай мөнәсәбәт, аны өйрәнергә һәм белергә теләк булдыруга ирешергә кирәк дигән карашта торам. Халыкның милли горурлыкка ия булган лаеклы улларын һәм кызларын тәрбияләүдә яшьләрнең һәм урта буын кешеләренең, хәтта өлкәннәрнең дә халкының үткәндәге лаеклы тормышын, аның бай традицияләрен, тарихының матур сәхифәләрен, данлыклы кешеләренең биографияләрен белү бик әһәмиятле роль уйный.

Татар халкының якты киләчәге өчен борчылып, көрәшеп яшәгән, нәтиҗәле иҗат иткән күренекле Вахит Шәех улы Имамовның «Татар халкының яшерелгән тарихы» дигән китабы – үз халкыңның язмышына битараф булган кешеләрдә элгәреләренең фидакарь гамәлләре, киләчәк буыннарның бәхетле яшәве өчен үзләрен корбан итүләре мисалында шанлы тарихларына зур хөрмәт һәм халкын, аның мәдәниятен, телен, уңай традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап үстерү өчен җаваплылык хисләре уяту бурычын үтәүгә багышланган кыйммәтле хезмәт.

Рүзәл Юсупов, Татарстан фәннәракадемиясе академигы

«Безнең гәҗит» 2019, №35 (4 сентябрь)

Корреспондент