Татар активисты Наил Нәбиуллин Альберт Разинга теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыкты

Татар активисты Наил Нәбиуллин Альберт Разинга теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыкты

Туган телен яклап үз-үзенә ут төрткән удмурт теле өчен көрәшүче Альберт Разинга теләктәшлек күрсәтеп Казанда ялгыз пикет үтте. Пикетка чыккан Наил Нәбиуллин “Мин/Без – Альберт Разин! Брат, живи! Молитвы и сердца татар с тобой!”, дигән шигар күтәреп торды.

10 сентябрь Казанның Бауман урамында “Азатлык” татар яшьләре берлеге активисты Наил Нәбиуллин сишәмбе иртән Удмуртия Дәүләт шурасы янында туган телен яклап үз-үзенә ут төрткән Альберт Разинга теләктәшлек күрсәтеп ялгыз пикет уздырды.

Федор Шаляпин һәйкәле янында пикетта Нәбиуллин кулына “Мин/Без Альберт – Разин! Брат, живи! Молитвы и сердца татар с тобой!” дигән шигар күтәреп торды.

Наил Нәбиуллин туган телләрне яклау темасы удмуртларга гына түгел, Русиядә яшәүче башка халыкларга, аеруча татарларга да якын, диде. Без инде күп еллар туган телебезнең укыту һәм куллану даирәсен киңәйтү өчен көрәш алып барабыз, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда тел мәсьәләсе Русиядә яшәүче халыкларның хокукларын шактый чикләде. Бүген татар теле ихтыяри дәрәҗәгә генә калды.

“Әлбәттә, без моның белән килешмибез. Альберт Разиннның үз-үзен яндыру – тирән төшенкелеккә бирелү акты. Аны аңлап була. Мин аның үз-үзен яндыруын хупламыйм. Әмма аны көчле кеше булуын таныйм. Ул туган теле өчен үз-үзен корбан итәргә курыкмады. Бу, әлбәттә, куркыныч һәм көчле адым. Бу гамәл белән ул үзенең туган теле проблемнарына, аның авыр хәленә игътибар җәлеп итте”, диде.

Нәбиуллин фикеренчә, активистның үз-үзен яндыруы Русиядәге халыкларның фаҗигасен күрсәтеп тора.

“Русиядә туган телләребезнең хәле шулкадәр авыр, хәтта кешеләр үз-үзләрен яндырырга әзер. Әлбәттә, без бу басым белән килешмибез, туган телләребезнең укытылуын, татар теленең дәүләт теле буларак республикада кулланылуын таләп итәбез.

Безнең шушы чын ир-егеткә теләктәшлек күрсәтәсебез килә. Исән-сау булсын, дәвалансын иде. Һәм алга таба да үзенең удмурт теле өчен көрәшсен иде”, дип белдерде татар активисты.

Азатлыкның, бу фаҗига татар активистлары көрәшенә нинди тәэсир ясый ала, дигән сорауга Нәбиуллин, бу фаҗига безнең туган телебезгә тагын да күбрәк сөю, мәхәббәт тудырды, диде.

“Без бөтен йөрәгебез белән аның хисләрен аңлыйбыз. Әлеге фаҗига безнең туган телебез өчен тагын да күбрәк көрәшергә этәрә. Кешеләрне туган тел мәсьәләләре белән күбрәк кызыксындыра. Кешенең үз-үзен яндыруы – соңгы чик. Ул кешенең башында, йөрәгендә ниләр булганын белмибез. Әмма барлык демократик, хокукый юлларны кулланып, хатлар, мөрәҗәгатьләр язып, рөхсәт ителгән урам чараларына чыгып, төрле юлларны кулланып без туган телебез өчен көрәшне дәвам итәргә тиешбез”, диде Наил Нәбиуллин.

Атказанган фән эшлеклесе, философ, удмурт теле өчен көрәшүче Альберт Разин бүген иртән Удмуртия дәүләт шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төртте. Аның тәненең 90 проценттан артыгы пешү җәрәхәте алган. Соңрак ул хастаханәдә вафат булды.

10 сентябрь республика параменты утырышы булырга тиеш иде, әлеге вакыйгадан соң ул күчереледе.

Азатлык Радиосы

Корреспондент