Татарстан ватандашлары!

Татарстан ватандашлары!

Безнең Ватаныбыз ирекле һәм бәйсез булачак вакыт якынлаша. Акылындан җүйган Русия җитәкчелеге илебезне хаоска батырды. Украинага һөҗүм итеп, Путин илебезгә каршы бөтен дөньяны туплады!

Русия мондый басымга чыдый алмаячак. «Империячилек» чире белән интегүче бу ил бөтен дөнья нәфрәтенә дучар ителде. Аның агрессив сугышны башлап җибәрүгә Җөмhүриятебезнең катнашы юк. Бу безнең сугыш түгел! Акылдан язган Мәскәү режимы белән араны өзәргә һәм үз язмышыбыз өчен җаваплылыкны үз кулларыбызга алырга вакыт, безнең моның өчен ресурсларыбыз бар. Моннан тыш, безгә каршы һәлакәтле санкцияләрне`дә бетерү хакында килешү чараларын уздырырга җиңелрәк булачак.

Татарлар без бу юлны бервакыт үткән идек. Менә хәзер`дә тарих һәм Чиксез кодрәт Иясе безгә дәүләтчелегебезне торгызырга тагын бер фырсат биреп татарны сынап карый, – милләтме без, әллә империянең мескен колларыгынамы?!

Уян Татар – уянырга вакыт! Хәтерлисезме без кемнең токымы? Һәр ел без шахид киткән Казанның батыр яклаучыларын искә алабыз. Ләкин алар безнең кайгырып һәм елап утырганыбыз өчен үлмәделәр. Алар киләчәк буыннарына дәүләтләрен саклап калу өчен үлделәр! Һәм дә бөек татар дәүләтләре варислары кафирларның җирәнгеч коллары булачагыны һич күз алдына да китерә алмагаңардыр!

Әйе, Ходай Тәгалә безгә яңа мөмкинлек җибәрә. Исегезгә төшерәбез: – 1990 елның 30 августында Татарстан дәүләт суверенитетын РСФСР һәм СССР составында булуы турында телгә алмыйча игълан итте. – 1991 елның 24 октябрендә «Татарстан Җөмhүриятенең дәүләт бәйсезлеге турында акт» карары кабул ителде. – 1992 елның 21 мартында референдумда гражданнарның 61,39%ы Татарстанның суверен дәүләт булуын, Россия һәм башка республикалар һәм бәйсез дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы килешүләр нигезендә төзегән халыкара хокук субъекты булуын теләде. – 1992 елның 31 мартында Татарстан Мәскәү белән федераль килешүне имзалаудан баш тартты.

Бу безнең тарих, безнең идеаллар. Хәзер исә Мәскәүнең безне кирегә борырга көче калмаячак.

Безнең максат – бәйсезлек!

Корреспондент