Рамиль Шәмсетдиновны Мәскәүгә психиатрик экспертизага җибәрергә җыеналар

Рамиль Шәмсетдиновны Мәскәүгә психиатрик экспертизага җибәрергә җыеналар

Мәскәүдә психиатрик тикшерү ай ярым дәвам итәр дип көтелә.

Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә. Хәрби хезмәттә каравыл алышынганда сигез кешене үтерүдә гаепләнгән Рамил Шәмсетдиновны Мәскәүгә психиатрик экспертизага җибәрәчәкләр. Бу хакта “72.ru” порталына аның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов тикшерүче сүзләренә сылтанып хәбәр иткән.

Егетнең Мәскәүгә кайчан җибәреләчәге билгеле түгел. Экспертиза ай ярым булачак.

25 октябрь кичендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда хәрби хезмәттәге Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе хәбәр ителде. Ике кеше яраланган диелде. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлык белән әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.

Baza басмасы Шәмсетдинов сорау алганда хезмәттәшләренең аны көчләргә җыенуы турында сөйләгән дип язды. Саклану министрлыгында әлеге сүзләрне кире кактылар.

Интернетта Рамил Шәмсетдиновны яклап петиция барлыкка килде. Бүгенге көндә аны 35 меңгә якын кеше имзалаган. Моннан тыш Русиянең солдат аналары иҗтимагый оешмасы да Русия президенты Владимир Путинга Байкал арты хәрби бүлегендә булган фаҗига офицерлар, генераллар намусында дип армияне тулысынча реформалауны таләп итүче ачык хат язган, петицияне интернетта урнаштырган. Әлегә аны 2200 кеше имзалаган.

Рамил Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Сәид-Мөхәммәд Чапанов яклау эшенә керешкәне билгеле булды. “Документлар белән танышкач анда низамнамәдә тыелган мөнәсәбәтләр булганы күренә. Үзем армиядә хезмәт иттем һәм бабайчылыкның нәрсә икәнен беләм, шуңа без аны якларга алынабыз”, диде Азатлыкка Чапанов.


Счёт Сбербанка
2202 2003 9580 0640
Шамсутдинов Салимчан Тимербаевич


Корреспондент