Путин Чуашстан башлыгы Михаил Игнатьевны вазифасыннан алды

Путин Чуашстан башлыгы Михаил Игнатьевны вазифасыннан алды

Русия президенты Владимир Путин Чуашстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Олег Николаевны билгеләде.

Михаил Игнатьев вазифасыннан “ышанычны югалту сәбәпле” алынды. Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә.

Русия думасы депутаты, Чуашстан башлыгы вазифаларын башкаруга билгеләнгән Олег Николаев – илдә милли телләрне укытуны ихтыярига калдырган Мәгариф кануны авторларының берсе. Бер атна элек кенә ул думаның Милләтләр эшләре комитеты башлыгы итеп билгеләнгән иде. Комитетны аңа кадәр җитәкләгән Илдар Гыйлметдинов ул вазифасыннан 22 гыйнварда китте.

28 гыйнварда Михаил Игнатьев “Бердәм Русия” фиркасеннән чыгарылды. Моның сәбәбе дип аның “этика нормаларын бозуы” күрсәтелә.

Элегрәк Чуашстан башлыгы әйткән сүзләре һәм гамәлләре белән җәнҗал чыгуга сәбәп булган иде. 18 гыйнварда матбугат көне уңаеннан чыгышында Игнатьев хакимияткә каршы яза торган журналистларны һәм блогерларны “манчырга” кирәк дип белдерде.

23 гыйнварда Игнатьев республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы офицерына машина ачкычы бүләк иткәндә аны ачкычны алу өчен сикерергә мәҗбүр итте. Тантаналы чарада төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралды.

Соңрак ул әлеге гамәлләре өчен гафу үтенде, ләкин җәмәгатьчелек, кайбер иҗтимагый оешмалар башлыкны тәнкыйтьләвен дәвам итте.
Моннан тыш, Игнатьевның коррупция белән бәйле гамәлләре, республика бюджеты хисабына мунча төзү, кыйммәтле машиналар сатып алу белән бәйле җәнҗаллар да чыккан иде.

58 яшьлек Михаил Игнатьев Чуашстан республикасын 2010 елның августыннан бирле җитәкләде.

Корреспондент