ОБСЕ Азат Идел-Уралның Русия халыкларын урыслаштырудан яклауны сораган мөрәҗәгатенә җавап бирде

ОБСЕ Азат Идел-Уралның Русия халыкларын урыслаштырудан яклауны сораган мөрәҗәгатенә җавап бирде

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Русиядә әсаба халыклар проблемнарына игътибар белән караячакларын белдергән.

Азат Идел-Урал берлегенең Башкортстандагы “Башкорт” иҗтимагый оешмасын яклауны, Русиядә халыкларны “көчләп урыслаштыру сәясәтен” туктатуда ярдәм итүне сорап Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына (ОБСЕ) җибәргән мөрәҗәгатенә җавап килгән.

Азат Идел-Урал платформасына нигез салучыларның берсе, сәяси мөһаҗир Рәфис Кашапов мөрәҗәгатьне ОБСЕның милли азчылыклар эше буенча Югары комиссары Ламберто Заньер исеменә юллаган иде.

Югары комиссар офисы җибәргән җавапта әйтелгәнчә, халыкара оешма Русия хакимияте белән милли азчылыклар телләренең уку-укытуда урын алуы проблемы турында сөйләшү халәтендә. “Югары комиссар офисы сез сылтанган сорауларның алга таба ничек хәл ителүенә зур игътибар бирәчәк” диелгән җавапта.

Рафис Кашапов ОБСЕга мөрәҗәгатьтә Русиядә урыс булмаган халыкларның хокуклары бозылуны тасвирлаган иде.

“Сезгә Русия Федерациясендәге асаба халыкларның хокуксыз хәлдә булуы яхшы таныш: 2001 елдан башлап безгә канун үз милли фиркаләрне булдыруны тыя, 2018 елдан республикаларның дәүләт телләре мәктәпләрдә мәҗбүри укытылмый. Бердәм дәүләт имтиханы чыгарылыш сыйныфларда бары урыс телендә генә бирелә. Безнең балалар республикалар – федерация субъектларының дәүләт телләрендә имтиханнар бирү хокукыннан мәхрүм ителгән. Безгә хәтта туган тел өчен латин графикасын куллану да тыелган. Мәскәү сайлауга урын калдырмыйча Кирилл хәрефләрен көчләп тага” диелгән иде мөрәҗәгатьтә.

Документта Кашапов Ламберто Заньердан Русия хакимиятенә ачык мөрәҗәгать белән чыгарга сорады. Кашапов фикеренчә, ОБСЕ комиссары Русия җитәкчелеген “Башкорт” оешмасына карата сәяси мәхкәмә эшен туктатуга һәм Мәскәүне “Русия асаба халыкларын көчләп урыслаштырудан” баш тартуга чакырырга тиеш.

Азатлык Радиосы

Корреспондент