Мәскәү бюджеты: триллионнар кайдан?

Мәскәү бюджеты: триллионнар кайдан?

Мәскәү бюджеты соңгы ике елда 30 процентка үсте. 2020 елда Мәскәү шәһәр бюджеты чыгымнары тагын 20 процентка үсеп 3 триллион сумнан артачак, һәм 3150 миллиард сумга җитәчәк.

Шәһәр бюджетының дефициты да үсә – 2020 елда ул 351 миллиардтан артык көтелә – бу 1,3 Татарстан бюджеты.

Чагыштыру өчен 2020 елга планлаштырылган чыгымнар : Санкт-Петербург бюджеты – 728 миллиард сум, Татарстан бюджеты – 273 миллиард сум, Башкортостан бюджеты – 216 миллиард сум.

Шәһәр бюджеты зурлыгы буенча Мәскәү дөньяның иң бай шәһәрләре бишлегенә керә. Аның күләме Шанхайда, Нью-Йоркта, Токиода һәм Пекинда гына югарырак. Аурупада Мәскәү беренче урында.

Регионнарда яшәүче халык бөтен Русия Мәскәүне ашата дип саный. Ә Мәскәү түрәләре – Мәскәү үзе эшләп алган акчаны гына туздыра, Мәскәү үзе регионнарны ашата диләр. Тикшереп карыйк.

Киләсе 2020 елда Мәскәү шәһәр бюджеты керемнәренең (2,8 триллион сум) төп чыганаклары: НДФЛ (налог на доходы физических лиц – физик затлар кеременә салым) – 41% (~1,145 триллион сум); табышка салым (налог на прибыль) – 35 % (~1 триллион сум).

НДФЛның төп өлеше шәһәрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакыннан җыела – зарплатаның 13 проценты. Табышка салым Мәскәүдә теркәлгән компанияләр табышыннан алына – табышның 20 проценты

НДФЛны алыйк. Беренчедән, гади мәскәүлеләр (халыкның 95 проценты) бу сумманың иң күбе яртысын түли. НДФЛның шактый зур өлешен бик югары хезмәт хакы алучы зур түрәләр, топ-менеджерлар түли. Ә аларның хезмәт хакы өчен бөтен Русия эшли. Монда әле без чын олигархларны кертмибез – аларның салымнары Мәскәүгә дә эләкми…

НДФЛның тагын бер өлеше – 2-3 миллион Мәскәү өлкәсе һәм башка төбәкләрдән килеп эшләүче халык түли; – алар шәһәрнең 7,2 миллион эш урыннарыннан 30-40% алып торалар. Димәк, ул өлеш тә башка регионнар хисабыннан Мәскәү кеременә эләгә.

Икенчедән, Форбс рейтингына кергән Русиянең 28 иң эре компанияләрнең – 19 Мәскәүдә теркәлгән һәм анда табышка салым түли. Аларның гомуми табышы 2018 елда 55 миллиард доллар тирәсе булган. Ул компанияләр башка регионнарда да бүлекчекләре булса, салым түләргә тиеш; ләкин аларның салымнарының һәм табышларының төп өлеше Мәскәүдә кала дисәк ялгышмабыз…

Ә Русиянең иң табышлы (табышы 31 миллиард доллар) компаниясе – Газпром Петербургта теркәлгән һәм ВТБ банкы белән бергә Петербург бюдежтын тулыландыра…

Бу Россиянең гиперүзәкләштерүе (гиперцентрализация) нәтиҗәсе. Моннан тыш, Мәскәү эчендә дә ул бар: -Мәскәү бюджетына керә торган табышка салымның (налог на прибыль)-40-45 % Мәскәүнең Үзәк округында (Центральный округ) теркәлгән фирмалар тарафыннан түләнә.

РФ федераль бюджеты белән чагыштырсак: Мәскәү шәһәр бюджеты аның 1/6 өлеше – 16%.

Шанхай, Нью-Йорк, Пекин шәһәр бюджетлары Кытай һәм АКШ дәүләт бюджетларыннан 2-3% кына тәшкил итә. Мәскәү берьюлы шәһәр дә, регион да, һәм шунардан да файда күрә. Салым кануннары буенча НДФЛның 85% регионга, ә 15% шәһәргә эләгергә тиеш. Мәскәү белән Петербургта аның 100% шәһәр бюджетына китә.

Бюджет, эш урыннары һәм регионнар үсеше.

Соңгы 10 елда Мәскәүдә ел саен уртача 85 мең эш урыны булдырылган. Урта зарплата алучы кеше НДФЛ хакында гына Мәскәү бюджетына елына якынча 100 мең сум кертә. Әгәр шул эш урыннарында эшләүче Мәскәүгә күчкән кешеләрнең барлык зарплатасы һәм анардан түләнгән салымнары Мәскәү икътисадына кереп аңа эшләвен искә алсак, – һәрбер килүче Мәскәү икътисадына елына бер миллион сумга якын китерә.

Бюджетка НДФЛ аша гына өстәмә 8-9 миллиард керә. 2009-2018 елларда Мәскәүдә булдырылган 848 мең яңа эш урыны 2019 елда НДФЛ аша гына Мәскәү бюджетына 80-90 миллиард сум бирә ала. Аларның барлык хезмәт хакы Мәскәү икътисадын 700 миллиардка арттырган.

Мәскәүдә бер эшләүче булдырган тулаем региональ продукт (ТРП, ВРП рус.) өлешен исәпләп (2,2 миллион 2017 елда) шул эш урыннары санына (848 мең) тапкырласак – 1,85 триллион килеп чыга. Яңа эш урыннары исәбендә Мәскәүнең тулаем региональ продукты ТРП (ВРП рус.) ун елда шул суммага арткан.

Русиядә НДФЛның 28-30 проценты Мәскәүдә җыела. Димәк зарплатаның да 30% чамасы Мәскәүдә түләнәдип була . Табышка салым (налог на прибыль) – 24 процент Мәскәүдә җыела.

Икътисади үсешнең төп чыганагы – кече бизнес үстерү. Яңа эш урыннарының да күпчелеген кече бизнес булдырырга тиеш. Кече бизнес халык акчасына эшли һәм үсә, йә муниципаль заказлар үтәп шәһәр бюджеты акчасына эшли ала. Димәк, Русиядә гомуми хезмәт хакының һәм шәһәр бюджетларының 25-30 проценты Мәскәүдә тупланган булса – кече бизнес үсү потенциалының да шул ук өлеше Мәскәүдә була. Алай гына да түгел – РФ регионнарының күбесендә халыкның 20-30 меңлек зарплатасы төп ихтыяҗларга гына җитә, җирле һәм региональ бюджетлары да кечкенә, иркен акчалар әз– кече бизнес үстерү мөмкинлекләр дә бик тар.

ФНС (федераль налог хезмәте) мәглүматы буенча Мәскәүдә кече бизнес оешмаларында 2145 мең кеше эшли (эшләүчеләрнең 30%); Мәскәү өлкәсендә – 842 мең; Петербургта – 406 мең; ә Татарстанда – 177 мең кеше генә (эшләүчеләрнең 8-9%).

Эш урыннары Мәскәүдә һәм Русиядә. 2009-2018 нче елларда Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә эш урыннары саны 848 меңгә арткан, Мәскәү өлкәсендә – 237 меңгә, Петербургта – 259 меңгә, Краснодар краенда -159 меңгә. Чечен республикасы, Ингушетия һәм Дагстанда махсус дәүләт программалары буенча 400 мең эш урыны булдырылган, тагын 24 регионда бераз үсеш бар – барлыгы 400 мең чамасы. Калган 54 субъектта – эш урыннары 1955 меңгә кимегән.

Русиядә яңа эш урыннарының яртысы Мәскәүдә барлыкка килә, ә регионнарның күбесендә кими. Бу керемнәр артуына һәм Мәскәү икътисадының алга таба да башка регионнар исәбенә үсүенә китерә. Бу система әкрен генә регионнар ресурсларын суырып Мәскәүгә күчерә бара.

Халык Мәскәүгә омтылуның сәбәбе бер яктан эшсезлек, түбән зарплаталар, чарасызлык булса, икенче яктан массакүләм мәгълүмат чараларының Мәскәү уңышларын күрсәтеп ялган реклама бирү дә үз өлешен кертә.

Мәскәүне матурайту һәм инфраструктурасын яңарту күпчелеккә ошый, ләкин Собянин триллионнары гади мәскәүлеләрнең тормышларын әллә ни үзгәртми. Мәскәүдә урта зарплата якынча ике тапкыр артыграк, бәяләр дә шул чамасы. 2019 ел уртасында ул: Мәскәүдә 66 мең сум, Русиядә 34 мең иде (средняя медианная зарплата). Эшләүчеләрнең яртысы шунардан ким акча ала, яртысы күбрәк. Урта зарплатага Мәскәүдә комфортлы яшәр өчен үз фатирлы булырга, ипотекасыз, зур кредитсыз, баласыз гаилә булу мөмкин. Торак бик бәя булудан соңгы вакытта Мәскәүдә яшләргә мәйдәны 18-21 квадрат метр булган фатирлар күп төзелә. Ун-унбиш ел элек кенә, фатирлары 30 квадрат метрдан башланган “хрущёвкаларны”, кечкенә, уңайсыз дип җимерделәр.

Мәскәүдә чарасызлык юк, яшләргә күңеллерәк, ләкин гади, урта зарплатага яшәүче кешенең тормыш дәрәҗәсе башка зур Русия шәһәрләреннән күпкә биерәк түгел…

Мәскәү чыгымнары шәһәр бюджеты белән чикләнми.

Мәскәү шәһәр бюджеты федераль бюджеттан финансланмый. Ләкин Мәскәү чыгымнарында шәһәр бюджеты якынча 60 процент кына.

Төп шәһәр чыгымнары дәүләт программаларына берләштерелгән. Алар арасында: “Столичное образование”, “Столичное здравоохранение”, “Социальная поддержка жителей города Москвы”, “Развитие транспортной системы», «Жилище», «Культура Москвы» һәм башкалар – барлыгы 14 дәүләт программасы. Аларның кайсыберләре Русиянең милли проектларына керә.

Барлыгы Мәскәү шәһәре дәүләт программаларына 2017-2021 елларга 21,079 триллион сум бирү планлаштырыла ( 21079400000000 сум. ). Ул суммадан 11,335 триллион (54%) шәһәр бюджетыннан, калган 9,744 триллион – башка чыганаклардан: федераль бюджет – 1 триллионга якын, төп өлеше – бюджеттан тыш дәүләт фондларыннан. Ул фондлар арасында: ФМС, ПФ, дорожный фонд һәм башкалар.

Якынча исәпләсәң, Мәскәү дәүләт программаларына, Русиянең калган жирләренә милли проектларга биргән кадәр үк акча бирү планлаштырыла. Русия милли проектларына 2019-2024 елларга 25 триллион сум тоту планлаштырылган.

Федераль бюджет акчалары турыдан туры Мәскәү бюджетына эләкми. Алар федераль бюджет һәм дәүләт программалары акчасына эшләүче компанияләр салымнары, аларда эшләүче кешеләрнең салымнары һәм зарплаталары аша Мәскәү бюджетына керә.

2018 елда Мәскәүдә 3162 миллиард сум федераль салымнар һәм 170 миллиард сум региональ салымнар җыелган. Мәскәү бюджетының салымнардан тыш керемнәре 255 миллиард сум булган. Барлыгы Мәскәүдә җыелган салымнар һәм башка керемнәр 3,58 триллион сум килеп чыга.

Федераль салымнардан 55% Мәскәү бюджетына киткән, 45% – федераль бюджетка. Чыгымнар: 2,62 триллион – шәһәр бюджеты чыгымнары (2018) һәм бер елга уртача 1,95 триллион сум – дәүләт программалары буенча башка чыганаклардан акчалар.

2018 елда барлык Мәскәү чыгымнары 4,6 триллион сум булган. Ул Мәскәү керемнәреннән 1 триллион сумга артыграк. Әле бу Мәскәүдә башка регионнар исәбеннән җыелган салымнарны санамыйча (тагын берәр триллион булырга булдыра).

Шәһәр бюджетыннан финансланмаган дәүләт программалары белән бергә киләсе 2020 елда Мәскәү чыгымнары 5 триллионга җитә.

Чагыштыру өчен: 2018 елда Татарстанда 689,24 миллиард сум федераль салымнар һәм 31,55 миллиард региональ салымнар җыелган. Барлыгы 720,8 миллиард сум. Федераль салымнардан 490,3 миллиард сум (71%) федераль бюджетка киткән. Татарстан бюджеты чыгымнары 272 миллиард, дефицит 3 миллиард булган.

Чагыштырма диаграмма. Регионнар һәм шәһәрләр бюджеты

Гади Мәскәүдә эшләүчеләрнең зарплаталары югары бәяләр исәбенә кулда озак тормый һәм кире Мәскәү икътисадына кайта – бюджетны үстерә, кече бизнес үстерүгә булыша. Эшсезлек һәм югары зарплаталар кешеләрне Мәскәүгә тарта, алар белән бергә регионнар ресурслары да Мәскәүгә күчә. Бу системадан мәскәүлеләрнең берничә проценты гына зур файда күрә. Ә триллионнарның зур өлеше ахырда бер процент байлар кесәсенә эләгә..

Русиядә транспорт, мәгариф, сәләмәтлек саклау системалары, төрле инфраструктура үсешенә һәм социаль пректларга калган акчаның яртысы Мәскәү үсешенә тотыла . Беренчедән хакимият Мәскәүдә социаль протестка юл куймаска тырыша – башкаладагы протестлар гына аңа куркыныч. Ә төп максат – Мәскәүдә тупланган идарә итүче сәяси һәм бизнес элита үз мәнфәгатьләре өчен тырыша. Зур дәүләт программалары, шул исәптән “милли проектлар”, федераль бюджет акчаларын үзләштерү өчен уңай. Мәскәүдә аларны үтәү җиңелрәк, уңайрак, алар исәбеннән акча эшләү куркынычсызрак.

Башка республикаларга, өлкәләргә бу колониаль система зур зыян китерә, аларны финанс һәм хезмәт ресурсларын суырып ята, икътисад үстерергә бирми, һәм аның киләчәге юк.

Наил Гыйлман, Zamanabiz

Корреспондент