Вахит Имамовка нигә бәйләнәләр?

Вахит Имамовка нигә бәйләнәләр?

Вахит Имамовның моннан 25 ел элек чыккан “Запрятанная история татар” дип аталган китабын мәхкәмәгә биргәннәр, 26 августта Казанда суд булачак. Әйе, фашистик Германиядәге кебек, хакимияткә һәм идарә итүче милләткә охшамаган китапларны хөкем итәләр, кара исемлеккә кертәләр, җыеп алалар һәм юк итәләр.

Хәер, узган гасырның утызынчы елларында СССРда да шул ук хәл булды бит – күпме татар язучыларын һәм дин әһелләрен, “халык дошманы” дип, аттылар һәм астылар, ә аларның тиңсез китапларын утка яктылар. Менә хәзер дә шул көннәр җитте кебек – галиҗанәп Китапны хөкем итәләр… Вакыт-вакыт Коръәнгә һәм аның тәфсирләренә, хәдисләр, дини китапларга һөҗүм итәләр, язучыларга, галимнәргә бәйләнеп торалар. Хәтерегездә булса, Милли Мәҗлеснең 2008 елның 20 декабрендә кабул иткән карарларын хөкем иттеләр, кара исемлеккә кертеп тыйдылар. Аны тараткан өчен хәзер төрмә, югыйсә, анда Татарстанның Дәүләт бәйсезлеге турында Декларацияне, татар халкының азатлыкка хокукын тануны сорап, дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать ителгән иде бит!

Шул елларда ук минем “Тропою знаний к истине” дип аталган балалар өчен китабымны хөкем иттеләр һәм тыйдылар. Бу хәл Ырынбурда булды, алтмышлап дини китапны кара исемлеккә кертеп, юкка чыгардылар. 2007 елда Мәскәүдә басылып чыккан бу китабыма нәширләр үзләре “Соңгы сүз” дигән бүлек өстәгәннәр һәм анда праваслау-христиан динендәге “өч аллалык”ны дөрес түгел, дип язганнар. Китапны тыярга шул җитте. Татарчасында ул сүзләр юк иде, “Бәхет ачкычы” дип аталган ул китабымны хәзер дә мәктәп-мәдрәсәрдә бик яратып файдаланалар.

Милләтне, татар халкының бәйсезлеген һәм хокукларын, рәнҗетелгән мөселманнарны, кырым татарларын, Украинаны яклап язганнарым өчен, мине ике тапкыр экстремизмда гаепләп хөкем иттеләр (2010, 2014 еллар). Суд карары белән мине Россия өчен куркыныч кеше, дәүләт нигезләрен какшатучы, милләтләр арасында ыгы-зыгы чыгаручы, дип игълан иттеләр. Ирегемнән шартлы рәвештә генә мәхрүм ителсәм дә, бу елларда минем хокукларым чикләнде, җәза органнарында хисапта тордым, махсус теркәлүгә йөрдем, алардан рөхсәт сорамыйча, яшәгән җиремнән чыга алмадым. Тентүләр вакытында компьютер һәм ноутбукларым тартып алынды, архивым туздырылды, иҗатыма һәм сәламәтлегемә зур зыян килде. Ике тапкыр хөкем ителгән “җинаятьче” буларак, мин хәзер мәктәпләрдә дә, югары уку йортларында да укыта алмыйм, депутатлыкка чыга алмыйм, Тукай бүләген бирмәүләре дә шуның белән бәйләнгәндер, дип уйлыйм.

Тарихчы Нурулла Гарифның “Освободительная война татарского народа» китабын да хөкем итәргә маташтылар. Ә ул фәнни-популяр китап Тарих институты заказы белән язылып, 2007 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан иде. Әйе, Нурулла Гариф ул китабында басып алучыларны – басып алучылар, дип атаган, татар халкын үз азатлыгы өчен көрәшүче милләт итеп тасвирлаган.Чын тарихи дөреслекне ачып биргән бу китапны тыю, аны мәктәп, китапханәләрдән җыеп алып юк итү өчен көрәш бик каты барды. Халык белән бергә, Тарих институты һәм китап нәшрияты дә бу китапны яклап чыкты, чөнки ул тыелса, барысына да зур зыян һәм кара тап була иде… Мөгаен, Татарстанда бу бердәнбер очрак булгандыр, суд тегермәненнән исән калган башка тарихи хезмәтләрне мин хәтерләмим.

Соңгы елларда Айдар Хәлимнең “Убить империю” китабы суд белән тыелды һәм китапханәләрдән җыеп алынды. Югыйсә, бу китап та моннан егерме еллар элек чыккан иде бит! Аның да “төп гаебе” – имеш, урысларга каты кагылган, татар һәм чечен халыкларының фаҗигаләрендә аларны гаепләгән. Ул бу сүзләрне 2014 елны Казанда уздырылган Хәтер көнендә дә русчалап кабатлады, нәтиҗәдә, аның үзенә каршы да җинаять эше ачтылар. Айдар Хәлимне төрмәгә утырудан “гаебен тануы һәм үкенүе”, урыс халкы һәм хакимият каршында судта гафу үтенүе генә коткарып калды.

Рафис Кашапов Россияне фаш итеп, татар халкын яклап интернетка куйган язмалары өчен гафу үтенмәде, ахыргача империяне гаепләп барды һәм аны өч елга төрмәгә утырттылар. Инде тагы төрмәгә утыртылу куркынычы яный башлагач, ул илдән китәргә мәҗбүр булды, хәзер милләтләрнең азатлыгы өчен көрәшен Россиядән читтә дәвам итә. Күреп торасыз, монда Россия империясен, аның милләтләргә каршы алып барган геноцид сәясәтен фаш иткән, урысларның, праваслау чиркәүнең гаепләрен күрсәт кешеләрне козгын кебек чүпләп кенә торалар. Шуңа күрә, башка милләтләр дәшми, күпләр үзләренең бетүләре белән ризалашкан инде. Хәзергә бу явызлык империясе белән бер татар тартыша, көрәшә, тырнаша, чөнки милләтебез сәяси яктан Россиягә буйсындырылса да, рухи яктан ул үзе булып калды, баш бирмәде. Чөнки милләтебезгә аның дөрес тарихын исләренә төшереп, азатлык өчен көрәшкә рухландырып торучылар булды. Милләтне буйсындыра алмаган империя хәзер аның тарихчыларын, язучыларын хөкем итәргә алынды, Вахит Имамов – шуның чираттагы корбаны.

Тукай бүләге иясе, язучы Вахит Имамов
Тукай бүләге иясе, язучы Вахит Имамов

Вахит Имамовның бу китабы узган гасырның туксанынчы еллары башында татар халкын азатлыкка өндәгән беренче карлыгач иде. Бертуган Кашаповлар аны үз акчаларына чыгарып, йөз меңләгән тираж белән бөтен дөньяга тараттылар. Документаль нигездә тарихи хакыйкатьне сөйләп, Вахит Имамов милләтне дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшкә әзерләде, рухын уятты, тарихтагы милли каһарманнарны безгә үрнәк итеп куйды. Әйе, ул да басып алучыны – басып алучы, дип атады, татарның бар фаҗигасе үз дәүләтчелеген югалтудан башлануын тарихи яктан дәлилләде. Татар бары тик үз бәйсез дәүләтен яңадан торгызса гына милләт буларак исән каласын аңлатты. Менә шуның өчен хәзер аны хөкем итәләр, китабын, сүзен юкка чыгарырга җыеналар. Югыйсә, “русский колониализм”, “русские колонизаторы, “русское завоевание” термин-атамаларын Бахрушин, Берс, Шашков, Фирсов, Худяков кебек урыс тарихчылары узган гасырларда ук файдаланганнар бит! Ә “татарское иго” тамгасы мәктәп дәреслекләре аша һәр татар баласының маңгаена чәпәлгән иде! Татарларны тереләй кеше пешереп ашаучылар, явыз басып алучылар итеп тасвирлап, дәреслекләр чыкты, фильмнар төшерелде, судлар ул вакытта нәрсә караган соң?! Безнең бу мәсьәләдә кат-кат мөрәҗәгать итүебезгә карамастан, берни үзгәрмәде – һаман татарны мыскыл итеп язалар, куялар, сөйлиләр… Ә урыслар турында матбугатта бер кире фикер булу белән, бөтен система аякка баса һәм аны әйтүчене бөтереп тыгалар…

Вахит Имамовка ничек ярдәм итәргә була – без хәзер шул турыда уйлыйк. Китапка суд Казанда, 26 августта, иртән сәгать 9-да, Югары Мәхкәмә бинасында, 12-нче бүлмәдә булачак. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, мәхкәмә “ябык режим”да узачак, ягъни, анда халык та, журналистлар да кертелмәячәк, имеш, дәүләт серләре ачылырга мөмкин икән?! Монда бернинди дәүләт сере дә юк, ә халыкның күтәрелүеннән, хәбәрдарлыктан куркалар, шуңа күрә, китапны яшеренеп хөкем итәргә җыеналар. Судка барыбер килергә кирәк, Казандагы татар милли-азатлык хәрәкәте моны оештырыр, дип уйлыйм.

Икенче эш – яхшы адвокатлар табу. Мөселманнарга ихластан ярдәм иткән, күп кенә мәхкәмәләрдә җиңеп чыккан адвокатлар Марат Ашимов белән Руслан Нагиев бу эшкә алынсалар, яхшы булыр иде, дип уйлыйм. Мин үзем аларга мөрәҗәгать итеп карадым, бәлки алынырлар, инша Аллаһ!

Өченчесе – Вахит Имамовның “Запрятанная история татар” китабын яңадан экспертизага бирү, судтан шуны таләп итү. Моны адвокатлар да, Вахит үзе дә эшли ала.

Дүртенче – Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан бу китапны яклап хат яздырып алу. “Вахит Имамов бу китабында бары тик тарихи фактларга гына таянган, архив материалларын төп чыганак итеп алган, файдаланган бөтен хезмәтләренә дә сылтама (ссылка) ясаган. Шуңа күрә, “Запрятанная история татар” китабы берничек тә экстремистик китап була алмый, аны тыярга ярамый, ул халыкка хезмәт итәргә тиеш!”, дип, татар тарихчылары Вахит Имамовны якларга бурычлы.

Илбасарлар белән сугыш. Рәсем: Р.Шагеев.

Бишенче – шундый ук эчтәлекле хатны Татарстан Язучылар берлеге дә әзерләп бирергә тиеш. Мин, берлекнең идарә әгъзасы буларак, рәис Данил Салихов белән бу хакта сөйләштем. “Җәй көне идарә җыеп булмас, җитәкчелек исеменнән булса да Вахит Имамовны һәм аның китабын яклап язган хат суд өстәлендә ятарга тиеш”, дидем. Вахит үзе дә идарә әгъзасы бит әле, һәм аны яклау – безнең бурычыбыз.

Әйе, бу эшләрнең башында Мәскәүнең шовинистик идарәсе, җәза органнары тора, артында Казанның куркак түрәләре яшеренгән. Бер татар көрәшчесен, аның китабын хөкем итеп, Татарстанның дәүләт суверенитеты көненә Атакайларына бүләк әзерлиләр булыр… Шушы болганчык суда балык тотып калырга өметләнгән үз агай-энеләребез дә бардыр, мөгаен, ансыз булмас! Вахит Имамов – “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире, анда хәзер милләт язмышы, татар тарихына караган бик көчле язмалар басыла, шуңа эчләре пошучылар да бардыр… “Мәдәни җомга” газетасы белән “Безнең мирас” журналын кушалар икән, дип тә сөйлиләр, бәлки Вахитның килешүен озайтмаска шушы суд вакыйгалары бер сәбәп булырга мөмкин, бездә бит итәк астыннан ут йөртергә яраталар. Вахитның тел, милләт язмышына караган бөтен митингларда да катнашуы, өздереп үз сүзен әйтүе, интернетта, бигрәк тә фейсбук сәхифәләрендә бу җинаятьчел режимны тәнкыйтьләве дә кайберәүләргә охшамаска мөмкин. Киләсе елга Татарстан Язучылар берлегенең чирттагы корылтае була, Вахит Имамовны халык арасыннан рәислеккә тәкъдим итүләре дә бар, кайберәүләр шуннан куркып, алдан аяк киенә башлаулары да мөмкин…

Тагы бер нәрсә уйландыра – әле ел башында ук Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Вахит Имамовны Халык язучысы, дигән исемгә тәкъдим итте. Документлары тиешле җирләргә җибәрелсә дә, бу исемне Вахитка бирмәделәр, ә кандидатурасы Казан идарәсендә бөтенләй каралмаган Клара Булатовага биреп куйдылар. Югыйсә, бүгенге көндә тарихи роман язучы татар язучылары берничә генә, шуларның иң алда барганы – Вахит Имамов, ул булырга тиеш иде Халык язучысы! Клара Булатова белән бергә, Ркаил Зәйдулла да алды бу исемне, “Бердәм Россия” фиркасеннән депутлыкка чыгасы кеше Халык язучысы булырга тиеш, дип уйлаганнардыр югарыда. Идарә тәкъдим иткән Ринат Мөхәммәдиевка да бирмәделәр Халык язучысы исемен, чөнки заманында Татарстан түрәләрен күп тәнкыйтьләде, ә алар бер нәрсәне дә онытмый. Татарстан китап нәшриятында Вахит Имамовның томлыкларын чыгаруны туктату да юктан түгел бит, хакимияткә тел-теш тидермәгән, хәерхак булган, кирәк урында мактап җибәргән язучылар гына чыгара ала хәзер томлыкларын… Китапка суд – шул итәк астында барган яшерен көрәшнең финишы, нәтиҗәсе дә инде, агай-эне – ак мыек мыштым гына ни белән бетәсен көтеп тора… Бер көнне чиратның үзенә дә җитәсен аңламый…

Бу урында кызым Зөлфия Кадыйрның Вахит Имамов китабын яклап “Азатлык” радиосына язган фикере белән тулысынча килешүемне белдерәм. “Вәзгыять мондый булганда, татарча китапларны русчага тәрҗемә итү куркыныч икән, итмәвең хәерлерәк, – ди ул. – Татар язучыларының аудиториясы – татар телле укучылар, урыслар һәм аларны котыртып торучы “ский”ләр түгел. Бу китап та татарлар өчен язылган, һәм халык аны кабул итте, татар милли үзаңына ул хуш килде. Шулай булгач, татардан бернинди шикаять булмагач, нәрсәгә җиде ят кешедән татар тарихын русчалата тасфирлатып, мәсьәләне куертырга? Чын татар тарихын белмәгән, тарихны совет чыганакларыннан өйрәнгән, тарихчы булмаган чит милләт кешеләреннән татар тарихы белән бәйле фикер сорау, юридик яктан да процессуаль хата, мораль яктан да субъектив, мәгънәсез, хәтта провокатив хәрәкәт дип уйлыйм. Татар тарих китабына бары тик татар тарихчысы гына бәя бирә ала.”

Хак сүзләр. “Татарча белмәгәннәргә дә татар тарихы турында дөреслек барып ирешсен”, дип, без хезмәтләребезне тырыша-тырыша русчага тәрҗемә иттерәбез, күп вакытта бу үзебезгә каршы эшли булып чыга. Игътибар итсәгез, хөкемгә тартылган тарихи-сәяси хезмәтләр – барысы да рус телендә, югыйсә, аларның татарчалары да бар иде бит! Татарчасын түгел, русчасын хөкем итәләр! Соң, шулай булгач, эшлик үз халкыбыз белән бары тик татарча гына! Тел бит ул – Аллаһның бер могҗизасы, яшерен сере, милләт серләре дә шунда саклана, нигә аны үзебезгә дошман телендә дөньяга таратырга? Бу хәлләр күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итә…

Вахитка исә бу сынауны да егетләрчә үтеп чыгуын телибез! Үз әдәби каһарманнарына лаек булуын, хак сүзне хөкем итүче җинаятьчел хакимият алдында баш имәвен, бу көрәшендә дә җиңеп чыгуын телибез! Халык синең белән, Вахит, чөнки хаклык синең белән! Нык тор!

Фәүзия Бәйрәмова

Корреспондент

2 Comments

Алсу Posted on14:13 - 15.08.2019

Вахит Имамовка ничек ярдәм итәргә була – без хәзер шул турыда уйлыйк. Китапка суд Казанда, 26 августта, иртән сәгать 9-да, Югары Мәхкәмә бинасында, 12-нче бүлмәдә булачак. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, мәхкәмә “ябык режим”да узачак, ягъни, анда халык та, журналистлар да кертелмәячәк, имеш, дәүләт серләре ачылырга мөмкин икән?! Монда бернинди дәүләт сере дә юк, ә халыкның күтәрелүеннән, хәбәрдарлыктан куркалар, шуңа күрә, китапны яшеренеп хөкем итәргә җыеналар. Судка барыбер килергә кирәк, Казандагы татар милли-азатлык хәрәкәте моны оештырыр, дип уйлыйм.

Рифат Posted on17:47 - 15.08.2019

Әфәрин, Фәүзия ханым!