“Башкорт” оешмасы Радий Хәбировка ышанмау карары белдерде

“Башкорт” оешмасы Радий Хәбировка ышанмау карары белдерде

Оешма чыгарган белдерүдә Хәбировның ялган тавышлар өстәп, канун бозып сайлануы турында әйтелә.

Башкортстандагы “Башкорт” иҗтимагый оешмасы республика җитәкчесе Радий Хәбировка ышанмау карары белән чыкты. Бу турыда белдерү оешманың социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә дөнья күрде.

“Радий Хәбиров республика башында ел ярым тора, ләкин халыкның өметләре акланмады, хәл тагын да начарайды”, диелгән белдерүдә.
Авторлар республикада башкорт теле проблемы хәл ителмәвен, Русия белән Башкортстан арасында федерализм һәм ике яклы мөнәсәбәтләр турында сорауның күтәрелмәвен, этник җинаятьчелек проблемы хәл ителмәвен яза.

“Боларга яңа проблемнар өстәлде генә. Хәбиров шәхсән үзе Куштау шиханын эшкәртүгә бирде, каршыларга “ут белән уйнамаска” кушып, янады. Бу теманы яктыртучы журналистлар, шиханны яклаучылар “көндәш ширкәтләр мәнфәгатьләре өчен көрәшүче” дип игълан ителде. Активистлар өйләренә Экстремистлыкка каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре килеп, алар белән “әңгәмәләр” уздыра башлады” дип яза активистлар.

Хәбировны шулай ук оешма уздырган җыеннарны куып таратырга маташуда гаеплиләр. Моннан тыш, Сибайда агулы матдәләр һавага чыккач, бу турыда халыкка белдермәү дә Хәбиров җитәкчелегендә эшләнгән диелгән белдерүдә.

“Башкорт” активистлары Хәбировны канун бозып сайланган җитәкче дип атый. “Голос хәрәкәте белдергәнчә, Башкортстан җитәкчесе сайлаулары вакытында Радий Хәбировка 640 меңнән артык тавыш өстәп язылган, бу сайлауларның тулаем ялган булуы һәм Хәбировның вазифага килүе канунсыз икәнлеге турында сөйли” ди активистлар.

Белдерүдә “Башкорт” оешмасының 2019 ел ахырыннан бирле прокуратура эзәрлекләве, Хәбировның медиада чыгышы вакытында оешманы “шовинист” дип атавы да искәртелә.

“Алда саналганнардан чыгып, “Башкорт” иҗтимагый оешмасы Башкортстан Республикасы җитәкчесе Радий Хәбировка ышанмау карарын чыгару турында белдерә” диелгән язмада.

“Башкорт” оешмасы Куштау шиханын яклап чаралар уздыруы белән билгеле. Гыйнвар башында Башкортстан прокуроры республиканың Югары мәхкәмәсенә “Башкорт” милли оешмасын экстремистик дип тану һәм аның эшчәнлеген тыю турында эш юллады.

Оешма вәкилләре бу эзәрлекләүне “Башкорт” оешмасын сәяси кырдан алып ташларга тырышу дип бәяләде.

Азатлык Радиосы

Корреспондент