“Башкорт” оешмасының яңа рәисе итеп Илнар Галин сайланды

“Башкорт” оешмасының яңа рәисе итеп Илнар Галин сайланды

Оешманы моңарчы җитәкләгән Фаил Алчынов үзенең беркая да китмәвен, бөтен булган тәҗрибәсен һәм белемнәрен яңа рәискә ярдәмгә юнәлтәчәген әйтте. Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә.

Башкортостанның Күгәрчен районында “Башкорт” иҗтимагый оешмасының киңәйтелгән җыены узды. 31 августта оешманың барлык бүлекчәләреннән вәкилләр катнашында узган җыелышта “Башкорт” иҗтимагый оешмасының яңа рәисе итеп Илган Галин сайланды.

Оешма низамнамәсендә каралганча, Фаил Алчыновның рәислек вакыты чыкты, шуңа күрә җыелышта төп мәсьәлә оешманың яңа җитәкчесен сайлау булды. Җыенда катнашучылар моңарчы оешманың Баймак районы бүлеген җитәкләгән һәм шул ук вакытта рәис урынбасары булган Илнар Галинны бертавыштан сайлады.

Алчынов үз чыгышында оешмадан беркая да китмәвен, бөтен булган тәҗрибәсе һәм белемнәре белән яңа рәискә ярдәм итәчәген әйтте.

Яңа рәис оешманың алга таба ничек хәрәкәт итәчәге, нинди юнәлешләргә аеруча игътибар бирәчәге турында планнарын якын арада оешма активистларына һәм фикердәшләренә тәкъдим итәчәк.

Дөнья башкортларының V корылтае көннәрендә Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров “шовинизмны алга сөргән кешеләр белән юлыбыз уртак түгел” һәм “бу кешеләргә рәхимсез булачакмын”, дип кисәткән иде. Алчынов Хабировка “Без башка халыкларның мәнфәгатенә каршы түгел. Без үз милләтебезне яратабыз, шул ук вакытта башка милләтләрне дә хөрмәт итәбез. Минем башка милләт – татар, урыс, казакъ һәм башка халыклар арасында дусларым бик күп”, дип җавап бирде.

Корреспондент