Алар җиңелмәгән!

Алар җиңелмәгән!

Хәтер көнендә без тарихыбызның иң авыр көнен, иң зур фаҗигасын искә алабыз. Ул көнне 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре Казанны яулап алып – шәһәрне талаганнар, җимергәннәр, яндырганнар, шәһәр халкының күбесе үтерелгән.

Ләкин бу көнне җиңелү, дәүләт югалту көне дию дөрес түгел. Казанны югалткач та татарлар башка Казан ханлыгы халыклары белән бергә үз иле өчен дүрт ел артык сугышкан. Ул сугышта халкыбызның 1/3 элеше һәлак булган, бөтен шәһәрләр, татар халкынын гасырлар буе жыелган маллары, мәдәният байлыклары юк ителгән.

Аннан соң да халкыбызның һәрбер яңа буыны рус патшаларына каршы баш күтәргән. Аларны бастырырга, буйсындырырга килгән рус гаскәрләре йөзләп авыллар яндырган, мәчетләр җимергән, меңнәрчә кешеләр үтергән; халкыбызның иң яхшы җирләрен тартып алынган.

Ике гасыр артык татарларның һәм башка Идел-Урал халыкларының көрәше туктамаган. Шуннан соң гына патша хакимияте татарларны чукындырып һәм урыслаштырып бетерү максатларыннан баш тартырга мәҗбур булган. Бәйсез дәүләт кайтара алмасалар да, татарлар үз җирләрендә туган тел, дин, гореф-гадәтләр саклап яшәү мөмкинлеге яулаган. Дөнья колониаль империяләр арасында бүленгән дәвердә; чукынып, урыслашып беткән аксөякләрне югалткан, империя үзәгендә калган халкыбыз өчен, бу җинүгә тиң булган. Безнең халык кол булмаган, иманын сатмаган, телен, гореф-гадәтләрен саклаган. Дәүләтсез, сәяси хаклар булмаган шартларда татарлар 19 гасыр ахырына кадәр яңадан милләтебезне, аның мәдәниятын зур дәрәҗәгә күтәрә алган. Шуңа империя һәрвакыт татарлардан куркынычлык күргән, һәм ул хәзерге заманга кадәр бара.

Мәңгелек кеше дә, халык та, дәүләт тә юк. Аерым кеше дә, милләт тә үзе өчен көрәшсә генә озак яши ала, дөньяда тиешле урыннын алып тора ала.

Хәтер көнендә без Казанны яклап үлгән каһарманнарны гына түгел, 16-18 гасырларда халкыбыз һәм илебез өчен сугышкан барлык каһарманнарны искә алырга тиеш.

Мәңгелек кеше дә, халык та, дәүләт тә юк. Аерым кеше дә, милләт тә үзе өчен көрәшсә генә озак яши ала, дөньяда тиешле урыннын алып тора ала. Тарихи хәтер милләтне саклый торган төп корал. Ул өзелсә милләт юкка чыгачак.

Ватаныбызны, милләтебезне яклап һәлак булган бабаларыбызнны искә алык. Үзебез дә берләшеп милләтебезне, телебезне, иманыбызны, мәдәниятыбызны саклап, булачак буыннарга тапшырыр өчен, бөтен көчебезне бирик!

Безнең борынгы бабалар җиңелмәгәл, алар Ватаныбызны, халкыбызны яклап үлгән. Казан яклаучылар батырлыгы безгә милләтебез, дәүләтебез өчен көрәшүдә үрнәк булып тора, безне бөек тарихыбыз белән бәйли, халкыбызның иң авыр чорларын яктыртып тора!

Наил Гыйлман, Zamanabiz

Корреспондент