Активист Рәис Хәбиров 80 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителде

Активист Рәис Хәбиров 80 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителде

Бүген Казанда активист Рәис Хәбировка ачылган җинаять эшен караучы мәхкәмәнең бишенче утырышында аңа 80 сәгать мәҗбүри эш җәзасы бирү карары чыгарылды. Прокурор 200 сәгать мәҗбүри эш бирүне сораган иде.

13 февраль Казанның Совет районы мәхкәмәсендә активист Рәис Хәбировка 80 сәгать мәҗбүри эш карары чыгарылды.

Утырыш ачылышында хөкемдар Илнар Кәлимуллин Хәбировның адвокаты Алексей Златкинга сүз бирде. Златкин Хәбировның дус-танышларыннан мәхкәмәгә бары тик яхшы характеристика гына килүен, аның җәмәгать өчен куркыныч тудырмавын, әгәр Хәбировка карата кабат психиатрия экспертизасы уздырылырга уйланылса, бу экспертизаның Мәскәүдә Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология үзәгендә уздыру кирәклеген, әгәр хөкемдар кабат экспертиза уздыру кирәк дип тапмаса, бөтенләй уздырмауны сорады.

Хөкемдар яклаучыдан соң бүгенге мәхкәмә утырышының прокуроры Аида Шәйдуллинага сүз бирде. Шәйдуллина Хәбировка кабат ​экспертиза уздыруның да, аны мәҗбүри дәвалауның да урынсыз булуын, аның сугышуы сәбәпле 200 сәгать мәҗбүри эш җәзасы бирүне сорады.

Дәүләт яклаучысы Рамил Хәйруллин да адвокат Алексей Златкинны куатләп, Рәис Хәбировның гади сугышуда катнашуын, зыян күргән Валерий Оношкинның Хәбировка эшләгән эше өчен акча түләмәвен, Хәбиров белән сугышуын һәм үзенең дә аңа зыян салуын истә тоту кирәклеген әйтте. Хәйруллин, боларның Хәбировка биреләсе җәзада искә алу кирәклеген өстәде һәм Русия җинаять кодексының 64нче маддәсе нигезендә гаепләнүчегә иң җиңел җәза бирүне сорады.

Азатлык Радиосы

Корреспондент