“Азат Идел-Урал” хәрәкте ТӨРКСОЙдан Бәйрәмова һәм Сәитованы яклауны сорый

“Азат Идел-Урал” хәрәкте ТӨРКСОЙдан Бәйрәмова һәм Сәитованы яклауны сорый

“Азат Идел-Урал” иҗтимагый хәрәкәтенә нигез салучы Рәфис Кашапов ТЮРКСОЙ баш сәркатибе Дюсен Касеиновка мөрәҗәгать итте. 

Рәфис Кашапов үз мөрәҗәгатендә “Русия Федерациясенең төрки халыкларының хокуксыз позициясе турында сөйли һәм Касеинов игътибарын ике хатын-кызны эзәрлекләүгә юнәлтә: аның берсе – татар язучысы Фәүзия Бәйрәмова, икенчесе – башкорт җәмәгать эшлеклесе Рамилә Сәитова.

—ТӨРКСОЙ үз эшчәнлегендә “төрки дөнья” сүзләрен еш куллана. Хәтта оешманың рәсми сайтында да “ТӨРКСОЙ – төрки дөньяның мәдәни тормышының йөрәге” дип әйтелә. Ләкин чынлыкта без ике “төрки дөнья” барлыгын күрәбез. Берсе – концертлар, фестивальләр дөньясы һәм бу дөньяда һәркем Нәүрүзне бергә бәйрәм итә, фотокүргәзмәләр ача һәм җыр бәйгеләре үткәрә. Кызганычка каршы, бу дөньяда бик азларыбыз гына яши. Күбебез башка төрки дөньяда яшибез, анда җитмеш яшьлек язучы татар телен яратуы өчен эзәрлекләнә, һәм башкорт патриотын акылсызга чыгарырга тырышалар, дип яза Кашапов.

Мөрәҗәгать авторы ТӨРКСОЙны Мәскәүгә җәмәгать активистларын эзәрлекләүне туктатуны таләп итәргә өнди.

“Мин ТӨРКСОЙ мөрәҗәгате Мәскәү репрессияләрен туктата ала дигән иллюзияләр сакламыйм. Төрки дөньядагы таркаулыкны җиңү мөһим. “Өммәт бердәмлеге” матур сүзләр генә булып калмасын иде”, ди Кашапов.

30 мартта Чаллыда язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова фатирында тентү узды. Тентү 2020 елның 5 июнендә ачылган жинаять эше нигезендә оештырылган. Әлеге эш 2019 елның 12 октябрендә Казанда Татар иҗтимагый үзәге уздырган Хәтер көне белән бәйле, диелә.

Рамилә Сәитова ФСБ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана һәм 2020 елның ноябре башында Уфаның Киров район мәхкәмәсе тарафыннан кулга алына. Ул интернет ярдәмендә экстремистик эшчәнлеккә өндәүдә гаепләнде. Соңрак, Сәитованы изолятордан Уфа янындагы Республика психиатрия хастаханәсенә күчерделәр.

Корреспондент