Азат Идел-Урал: Разинның үз-үзен яндыруы өчен Русия җавап бирергә тиеш

Азат Идел-Урал: Разинның үз-үзен яндыруы өчен Русия җавап бирергә тиеш

Азат Идел-Урал оешмасы удмурт теле өчен көрәшүче активистының үз-үзен яндыруын удмуртларның түгел, халыкара җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә тырышу дип атый. Мәскәү безнең мәдәниятләрне юк итә, моның өчен Русиягә халыкара басым кирәк дип саный активистлар.

Азат Идел-Урал оешмасы Ижауда Удмуртия парламенты каршында галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разинның үз-үзенә ут төртүе белән бәйле белдерү чыгарды.

“Альберт Разин – абруйлы галим, танылган удмурт эшлеклесе. Аның үз-үзенә ут төртүе – өметсезлек гамәле, удмуртларның түгел, халыкара җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә тырышу: безнең мәдәниятләрне Мәскәү юк итә. Нәкъ менә юк итә, максатчан һәм каты итеп. Русиягә халыкара басым кирәк. Без бюджет акчасына үзебезнең телләрдә тулы белем алырга, Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга хокуклы. Разинның үз-үзен яндыруы куркыныч яңалык булып кына калырга тиеш түгел. Русия йә үзенең империячел, шовинистик сәясәтен үзгәртергә, йә җаваплылыкка тартылырга тиеш”, диде Азат Идел-Урал оешмасы рәистәше Сыресь Боляень.

Ул Мәскәүне ассимиляцияләү сәясте алып баруда гаепли.

“Удмурт теле, минем туган эрзян теле кебек үк, авыр хәлдә. Сәбәбе Кремльнең максатчан алып барылган сәясәтендә: дәүләт идарәсендә, мәгарифтә, гаскәрдә, шоу-бизнеста урыс теленә генә урын бар. Мәскәү безне мыскыл итеп, үз телләрегезне өйдә, гаиләдә үстерегез дип әйтә. Ягъни Русия безнең телләрне үстерү йөкләмәсен үзеннән алып ташлады. Ул бары тик бер генә мәдәниятне һәм телне үстерә – урысларныкын”, ди Боляень.

Атказанган фән эшлеклесе, философ, удмурт теле өчен көрәшүче Альберт Разин сишәмбе Удмуртия дәүләт шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төртте. Аның тәненең 90 проценттан артыгы пешү җәрәхәте алган. Соңрак ул хастаханәдә вафат булды.

10 сентябрь республика параменты утырышы булырга тиеш иде, әлеге вакыйгадан соң ул кичектерелде.

Җәмәгатьчелек, төрле милләтләр активистлары Альберт Разин хакимиятнең халыктан аерылган булуы, милли зыялыларнең төбәктәге хәлләргә тәэсир итү мөмкинлеге калмавы сәбәпле, чарасызлыктан үз-үзенә ут төртергә мәҗбүр булган дигән фикерләр белдерде.

Әмма Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы вәкиле, “Русия фин-угыр халыклары берлеге” башлыгы Петр Тултаев Разинның гамәлләре аңлашылмый дип саный. Тултаев фикеренчә, удмурт теле мәктәпләрдә укытыла, телевидениедә тапшырулар бар.

Азатлык Радиосы

Корреспондент