Язмышлар шәҗәрәсе

Язмышлар шәҗәрәсе

Равилә Шәйдуллина-Муратның яңа басылып чыккан “Карт шомырт хатирәсе” дип аталган китабын укыгач, “бу әдәби нигездә эшләнгән язмышлар шәҗәрәсе булган икән”, дип уйладым.

Кемдер туган авылы турында документаль китап яза, кемдер аның шәҗәрәсен төзи, ә Равилә ханым ике китаптан торган әдәби әсәр – роман язган. Әмма ул әсәрдә документальлек тә бар, чөнки тарихта билгеле бер чор һәм билгеле бер төбәк турында язылган, шул ук вакытта җан тетрәндергеч язмышлар аша чын әдәби әсәр дә аваз сала. Дөрес, аның моңа кадәр дә инде берничә китабы дөнья күргән иде, “Ялантауга ай кунган”, “Үксезләр” повестьларын укучы яратып кабул итте, соңгысы буенча нәфис фильм да төшерделәр. Равилә Шәйдуллина-Муратның шигырь китаплары да үз укучысын тапты, рус теленә дә тәрҗемә ителеп, дөньяга таралды.

Һәм менә тагы яңа китап, монысы инде саллы роман. Иң беренче чиратта мине бу әсәр үзенең темасы белән җәлеп итте. Олпат язучылар, ирләр дә алынырга җөрьәт итми торган утызынчы еллар, шәхес культы, сөрген темасы. Вакыйга Равилә ханымның туган авылы Аланда (Теләче районы) бара. Репрессияләрнең, золымның канлы тәгәрмәче аның үз нәселен, укымышлы, затлы, булдыклы Котдус картның, Муратовларның ишле гаиләләрен таптап, сытып уза. Язмыш гарасатлары аларны Себер сазлыкларына, Казан төрмәләренә илтеп ташлый, могҗиза белән туган авылларында калганнарын кычкыртып талый, адәм баласы түзә алмаслык шартларга куя. Әмма иманлы нәсел нинди шартларда да кешелек сыйфатларын югалтмый, намусын җуймый, нинди хәлдә дә үзе турында түгел, башкалар турында уйлый, гаделлек һәм мәрхәмәт үрнәге булып тора.

Романда төп вакыйгалар Габдрахман хәлфә гаиләсенең Себергә сөрелүе белән башланып китә. Авылның хәерче куштаннары, кызыл коммунарлары, мал-мөлкәте таланган мөгаллимне, балалары һәм авырлы хатыны Зөһрә белән бергә как арбага төяп, көзге яңгыр астында Казан төрмәсенә озаталар. Буй җиткән кызлары Нәфисәнең алдагы язмышы өчен куркып, ата-ана аны сөрелгәнче үк качырып өлгерә, авылда аның үлгән хәбәре тарала, шуңа күрә, артык эзләүче дә булмый. Алга таба бу беренче китапта Нәфисә образы, аның яралы язмышы алгы планга чыга, ул әсәрнең төп героена әйләнә. Нәфисәнең кулга алынып, Казан төрмәсендә сакчылар тарафыннан вәхшиләрчә көчләнүе, мәрхәмәтле кешеләр ярдәмендә аннан качуы, авыл йортының түбән өендә бала табуы, аны ятимнәр йорты ишеге төбендә ташлап калдырырга җыенулары, ана хисләре җиңеп, сабыен күтәреп, Үзбәкстан якларына чыгып китүләре тетрәндергеч итеп сурәтләнгән. Шунысы гыйбрәтле – автор боларны үзе уйлап чыгармаган, ә тормыштан алып, нәселләрендә булган шушы фаҗигале хәлләрне ишетеп-белеп, шуларны оста кул белән кәгазьгә төшергән, әдәби образлар дәрәҗәсенә күтәрә алган.

Әсәрдә Нәфисә белән Солтангәрәйнең беренче саф мәхәббәтләре пакьлекнең үрнәге дәрәҗәсендә бирелгән, әдәп-әхлакның нигезе булып тора. Аларның авыл халкы белән бергә болынга печәнгә төшүләре, Солтангәрәйнең киерелеп-киерелеп чабулары, Нәфисәнең бизәкле тырмасы белән аның артыннан чапкан печәнне таратып баруы, аннан Мишә елгасының икесе ике читендә колач салып йөзүләре, Солтангәрәйнең болын чәчәкләре арасыннан чеме белән җиләк җыеп, учларыннан сөйгәнен ашатуы – матур бер сурәт булып укучы күңеленә кереп кала.

“Солтангәрәй дә кызга карап-карап ала. Менә аларның күз карашлары кисеште дә, егет Нәфисәгә сизелер-сизелмәс кенә күз кысып алды, ап-ак тешләрен балкытып елмайды. Әллә Нәфисәгә генә шулай тоелды, ул да аңа елмаеп җавап бирде. Бу аларның сүзсез аңлашуы иде. Кыз бит очларының кызара башлавын тойды. Җанына дулкын-дулкын булып ләззәтле җылылык тулды. Икесенә дә рәхәт, чиксез рәхәт иде.

Аллага шөкер, Солтангәрәй дә аңа битараф түгел, ахрысы. Печән чапканда да, пакуслар өстендә кызарышып яткан җиләк чемнәрен җыеп, гөлләмә ясап, Нәфисәгә тоттырды:

– Нәфисә, шундый да кызарып пешкәннәр, җиләк чат бал гына, – дигән иде Солтангәрәй, аның күзләренә карап. – Мә, син дә авыз ит әле. Болын печәне чат җиләк. Гел җиләк таптап йөрим, гел җиләк таптап. Кызганыч, аяк астында изелә шул алар.” (Күрсәтелгән хезмәт, 21 б.)

Бу – аларның бәхетле чаклары, җиләк чаклары, җиләкле чаклары…
Аннан – төрмә, сөрген, көчләүләр…

Солтангәрәй аңа качарга да булыша, Казанда да эзләп таба, кулына да кагылмыйча, аның никах яшенә өлгерүен көтә, үз оялары өчен шахтага акча эшләргә китә, һәм Нәфисәсен мәңгегә югалта… Беренче китап Нәфисәнең Ташкентка килеп урнашуы белән тәмамлана, аның алдагы язмышы икенче китапта тасвирланачак.

Әйткәнемчә, бу роман Равилә ханымның үз нәселе турында, әтисе ягыннан бабасы Хәбибулла, әнисе ягыннан бабасы Габделхәй гаиләләренең катлаулы язмышы әсәрдә төп нигез булып тора. Сөргенгә сөрелгән Габдрахман хәлфә гаиләсе язмышы күләмле әсәрнең башында гына тасвирланса, аларның авылда калган нәсел тармаклары романның буеннан-буена алып бара. Автор бигрәк тә Хәбибулла Муратов һәм аның гаиләсе язмышына зур урын биргән. Авылда “Кукан” кушаматы йөрткән бу затлы нәсел үзенең булганлыгы, уңганлыгы, ярдәмчеллеге һәм динилеге белән аерылып тора. Кукан исә Үзбәкстаннан алып кайткан яхшы нәселле гарәп аргамагы кушаматлы, биеп кенә торган, кара эшкә җигелмәгән юртак, сабантуйлар даны. Хәбибулла карт колхозга кермәгән өчен, аның җандай күреп яраткан Куканын, колыны Йолдыз белән бергә, авыл куштаннары алып чыгып китә һәм кыйнап сукага җигәләр, ә ак бәкәлле, маңгаенда йолдызы булган колынын суеп ашыйлар… Хәбибулла карт исә, атын җәберләүчеләрне камчы белән ярып, авылдан чыгып китә һәм Казанда үлә.

“Монысы – улым өчен, монысы – Кукан өчен, монысы бәлшәвик Гыйниятем өчен, монысы – Зөһрәм өчен, монысы – Нәфисәм өчен, монысы – синең кабахәтлегең өчен!” дип кыйный ул нәселен туздыручыларны. Әйе, авылның тараканга баткан, надан, булдыксыз, ялкау иң түбән катламы, советларга аркаланып, үзенә хәреф таныткан, эшле-ашлы иткән, ил-җир тоткан затлы морзаларның ояларын туздыра, бар дөньяга хуҗа булып ала. Хәбибулла карт алардан соңгы үчен ала – авырлы килеш сөргенгә сөрелгән кызы Зөһрә өчен, аны яклаганга гаскәриләр тарафыннан камчы белән канга батырып кыйналган хатыны Фагыйлә өчен, эзсез югалган, совет этләре тарафыннан ерткычларча көчләнгән оныгы Нәфисә өчен, кыйнап сукага чигелгән чабыш аты Куканы өчен, Кукан нәселен дәвам итәргә тиеш булган, әмма яткырып суелган колынчак Йолдыз өчен – ул авылдашларыннан, бу канэчкеч режимнан, кешелексез системадан үч ала.

Автор бу урында татар ир-аты һәм ат язмышын бер дәрәҗәдә янәшә куя, ил һәм милләт өстенә килгән бөтен бәла-казаларның иң беренче булып аларга ябырылуын күрсәтә.

“Ат, гаҗизләнеп, башын картның муенына салды да, рәнҗеп кешнәп җибәрде. Хәбибулла яшьле күзләре белән атның күзләренә карады. Атның көзге кебек яшьле якты күзләрендә үзенең йөзен күреп, эх, малкай, дип, күзләрен сөртте. Куканның күзләреннән дә мөлдер-мөлдер итеп яшь ага иде. Ир һәм ат! Алар, бер-берсенә булыша алмаудан гаҗиз булып, кочаклашып елаштылар. Кукан, үзенең чыраен картка терәп, күзләреннән яшьләрен агызып, тынып калды… Татар ире ат белән бергә туган. Бу горур җан ияләре бер-берсенә беркайчан да хыянәт итмәгәннәр, аларның җаннары бер-берсенә береккән. Шул рәвешле карт белән ат, соңгы кабат елашып, мәңгелеккә аерылыштылар”, дип яза автор бу хәлләр турында. (Равилә Шәйдуллина-Мурат. Карт шомырт хатирәсе. – Казан, 2019, 155 б.)

Дөньяга әле яңа аваз салган, ак бәкәлләре белән яшел чирәмгә яңа аяк баскан колынчак Йолдызның суелуы белән үсмер килеш көчләнгән гүзәл Нәфисә язмышы арасында да мин охшашлык күрдем. Йолдыз да, Нәфисә дә сафлыкның һәм матурлыкның үзе, алар дөньяга мәхәббәт өчен яратылган, алар – затлы нәселләрнең дәвамчылары иде, берсе колын килеш суелды, икенчесе үсмер килеш көчләнде…

Бәгырьләренә, язмышларына, нәселләренә кара заманның канлы тамгасы сугылды… Һәм шуннан соң да яшәргә, кеше булып калырга кирәк иде…

Бу әсәрдә мине үзенә җәлеп иткән һәм язучы буларак сөендергән икенче нәрсә – ул авторның авыл тормышын, аның кешеләрен, табигатен бик яхшы белүе һәм алар турында бик яратып язуы булды. Мин бу тасвирлауларда Казан арты каләмен тойдым, Мөхәммәт Мәһдиев, Фатих Хөснинең татар авылы турында мөкиббән китеп язганнарыннан соң, Равилә ханым иҗатында да шул моңлы-догалы авылларыбызны күрдем. Хәер, Фатих Хөснинең туган авылы Олы Мәтәскә Алан белән янәшә генә бит, бик борынгы, укымышлы, дини һәм һөнәрле төбәк. Равилә Шәйдуллина-Мурат бу төбәкне, бигрәк тә туган авылы Аланның һәр урамын, һәр йортын, һәр кешесен җентекләп сурәтли, алар турында кинәнеп, таралып яза. Бу әсәрдә укучы утызынчы еллардагы татар авылының бар тормышын күрә – монда авыл халкының печәнгә төшү күренешләре дә, чәчүгә чыгулары да, милли ризыклы ашау-эчүләре дә, йорт эчендәге чаршау-кашагалары, чүпләмле сөлгеләре, чиккән ашъяулыклары, алъяпкыч-кулъяулыклары да, оя-оя казлары, атлары-тайлары да, сугыш елларындагы ачлык-ялангачлыгы, ятимлеге дә сурәтләнгән. Равилә ханым әсәрендә, димәк ки, туган авылында да, начарларга караганда яхшы кешеләр күбрәк, романны укып чыккач, моңа тагы бер кат инанасың.

Әйе, монда һәр авыл – үзе тарих, һәр кеше – үзе китап язырлык язмыш. Галимнәрнең язуынча, легендар Карабәкнең кабере дә шушы Мәтәскә-Янбулат тирәсендә, биредә Чыңгыз хан нәселе, затлы морзалар яшәгәнлеген әйтәләр. Бу төбәк күпне күрә, аның өстеннән көчләп чукындырулар давылы да шаулап уза, халык кара урманнарга качып, иманын саклап кала, заманалар үзгәрү белән, беренчеләрдән булып рәсми рәвештә үз динебезгә кайта, мәчетләр салдыра. Инде ата коммунистлар атланып шул мәчет манараларын кисә башлагач, бөтен авыллары белән Аллаһ йортын сакларга ташланалар. Һәм моның өчен тагы башлары Себер китә…

“Авылга ямь биреп торган мәчет, башы киселгән пәһлеван кебек, нәүмизләнеп, моңаеп калды. Халык әйтерсең миңгерәүләнгән, диваналанган. Инде куыласылар куылып, үтерелергә тиешлеләр үтерелеп, таланасы таланып беткән. Авылга хәерчеләр, куштаннар, икейөзлеләр, динсезләр хуҗа. Алансу әллә нинди хәвеф көткән кебек тынып калды. Мәчет янындагы каенга кунган кара каргалар да томшыкларын канат асларына тыгып йокымсырап утыралар.

Манарасыз мәчет исә:

– Нишлисез сез, адәмнәр, гөнаһысын кая куярсыз?! Аллага ышанмыйча, мөртәт булып яшәп була димени? Динсез кавем озак яши алыр дип уйлыйсызмы? – дип рәнҗегәндәй, авылдашларын һәм җиңү шатлыгыннан күзе тонган Шәрәфине озатып калды.” (Күрсәтелгән хезмәт, 119-120 бб.)

Әйе, авылда дингә, иманлы, булдыклы, хәлле кешеләргә каршы власть башына менеп утырган надан Шәрәфи, ирдәүкә Наһар, Габдрахман хәлфәне Себергә сөргәннән соң аның намазлы йортына кере оялаган һәм тараканга батырган ата ялкау Галәү, үзенең мөгаллимен штык терәп илдән куган сакау Мансур көрәшә. Казанда чәчәктәй Нәфисәне көчләргә ябышкан, Нәфисә күзен төртеп тишкән өчен аны үтергәнче кыйнаган һәм төрмәгә яптырган азгын кылый Камали, төрмәдә һәр төндә чиратлап кыз баланы көчләгән вәхши сакчылар – болар әсәрдә гаделлеккә каршы куелган явыз бәндәләр, тормышның үзеннән алынган кире типлар. Кайдадыр еракта, Мәскәү-Питерларда ясалган революция, ул урнаштырган мәрхәмәтсез, динсез, атеистик хакимият, үзенең канлы капшавычлары белән һәр татар авылына төшеп җитте һәм үзе кебек иң затсыз, иң куркыныч кешеләрне түргә утыртты. Революциядән соң ук башланып киткән ватандашлар сугышы, аңа ияреп килгән ачлык, халыкны мәҗбүр итеп, талап колхозларга куып кертү, моның белән ризалашмаучыларны, милләтнең акыл ияләрен, дин әһелләрен, хәлле кешеләрне юк итү башланды. Романда тасвирланган Алансу авылы да, Равилә ханымның әби-бабалары да шушы җирдәге кыямәт уты уртасында калалар, бу ялкында тереләй янып, күп корбаннар биреп, күп газаплар күреп кенә исән калалар, куканнар нәселен бүгенге көнгә кадәр саклап китереп җиткерәләр…

Беренче китап Равилә ханымның әти-әнисе – Шамил һәм Нурания Муратовларның туе белән тәмамлана. Әйе, әсәрдән күренгәнчә, балачакта Йолдыз колынчакның ялларын бергәләп тасмалар белән үргән, соңгы алманы, соңгы шикәр шакмагын бүлешеп ашаган ач-ялангач утызынчы еллар балалары… Совет хакимияте тарафыннан кыйналган, таланган, мәсхәрәләнгән, әмма шуңа карамастан, кешелек сыйфатларын җуймаган, сугышның башыннан-ахырына кадәр ут эчендә булган, балалар укыткан татар ир-аты һәм урман кискән, торф чыгарган, кырда эшләгән, балалар укыткан татар хатын-кызы… Бу – булачак язучының ата-анасы, нәселнең, авылның һәм милләтнең асыл нигезе…

“Карт шомырт хатирәсе” – авторның беренче күләмле әсәре, шуңа күрә, тәҗрибәсезлек сәбәпле, кайбер җитешсезлекләр дә күзгә ташлана. Әйтик, сюжет линиясе бераз таркау, өзелеп-өзелеп китә, артык күренешләр килеп керә. Елатып сөргенгә сөрелгән Габдрахман хәлфә гаиләсенең язмышы икенче китапка калдырылган, беренчесендә алар башка күрсәтелми. Шул ук вакытта китап ахырында Фәхринур белән бәйле күренешләр килеп кергән, моңа кадәр әсәрдә булмагач, укучы аның кемлеген дә белми. Ул бүлек начар язылмаган, әмма әсәргә ябышмый, үзе аерым хикәят кебек күренә. Дөрес, автор бу линиянең икенче китапта үстереләсен, әсәрнең төп линиясе белән бәйләнеп китәсен әйтте, әмма без хәзергә беренче китапка бәя бирәбез. Шулай ук кайбер урыннарда геройларның диалог-кара-каршы сөйләшүләр дә бик озынга киткән, икешәр, өчәр битне алып, драма әсәрен хәтерләтә башлый. Автор сөйләме белән персонажлар сөйләшкәне әллә ни аерылмый, барысы да бер калыптарак, бер тонда килеп чыккан. Кайбер җөмләләрдә бер үк сүзнең берничә тапкыр кабатлануы күзәтелә, монда авторның ашыкканлыгы һәм редактор кулы җитмәгәнлеге сизелә.

Әмма шушыларның барысына да карамастан, Равилә ханымның бу романы – татар әдәбияты өчен көтеп алынган, кадерле әсәр булачак, дип уйлыйм. Шушындый авыр, четерекле теманы ул ныклы кул, нечкә күңел белән башкарып чыга алган, инде әсәрнең дәвамын – икенче китабын да күрергә насыйп итсен! Алай да, бу китапны укып чыккач, күңелгә ниндидер моңсулык иңде… Татар авыллары турында болай белеп, яратып, сагышланып язган әсәрләр башка булмас инде, чөнки безнең буын белән боларны күреп белүчеләр китә, һәм ул авыллар үзләре дә тарих төпкеленә төшеп баралар инде… Шуңа күрә аларның әдәбиятта теркәлеп калулары – киләчәккә юлланган милли мирас ул…

Равилә ханым үзе дә туган авылыннан сырма-телогрейка киеп чыгып китеп, шушы ярты гасыр вакыт эчендә Казанның аш-су патшабикәсенә әйләнгән мәртәбәле шәхес. Алар Казанга бертуган абыйсы Дамир Муратов белән бергә киләләр, еллар үтү белән бу егет данлыклы “Тасма” берләшмәсенең генераль директоры дәрәҗәсенә ирешер. Ә заманында Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган Равилә исә гомер буе аш-су өлкәсендә эшли, соңгы чирек гасырда исә берничә хәләл кафе-рестораннар, кунакханә хуҗасы, танылган эшмәкәр. Казан уртасында “Кукан”, “Дворянское гнездо” – “Морзалар утары” кебек кафе-рестораннар тоткан Равилә ханым “Россиянең иң шәп аш-су остасы”, “Татарстанның иң уңышлы эшмәкәре”, “Иң шәп гаилә бизнесын оештыручы” кебек шәрәфле исемнәргә ия, берничә ел рәттән “Ел хатын-кызы” булып танылды.

Әмма әдәбиятка, татар теленә, милли тарихыбызга мәхәббәт һәм зур хөрмәт, тормышны белүе, кешеләрне яратуы аны барыбер каләмгә тотынырга тарта – ул инде шактый вакытлардан бирле яза, һәм, ниһаять, таныла да башлады. Нәсел төсе итеп өй каршына шомырт үсентесе утырткан Котдус картның хыялларын дәвам итеп, гарәп чабышкысы Кукан кушаматын йөрткән Муратовлар исеменә тугры булып, Равилә ханым ашыгып, ашкынып иҗат итә. Ул башлаган зур эшләрне, бизнесын исә ике баласы дәвам итә, җиде оныгы дәү әниләренең алар өчен язган әкият-шигырьләрен укып үсә. Ә янәшәсендә – ире Шамил, тормышының, иҗатының, нәселенең ныклы терәге, алтын баганасы… Бәхет телик аларга! Һәм Равилә ханымнан әдәбиятта яңа ачышлар, яңа әсәрләр көтеп калабыз.

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
2019 ел, 2 ноябрь

Корреспондент