Украина депутаты Европаны Идел буе халыкларын якларга чакырды

Украина депутаты Европаны Идел буе халыкларын якларга чакырды

Украина Югары радасы депутаты Һанна Һопко Европа һәм дөнья игътибарын Идел-Урал республикалары халыкларының хокукларын яклауга юнәлтергә тели.

Югары раданың Тышкы эшләр комитеты рәисе Һанна Һопко Европа илләрен һәм дөнья җәмәгатьчелеген Идел буе халыкларының хокукларын якларга чакыра. Бу хакта ул Idel.Реалиига сөйләгән.

“Без Европа һәм дөнья игътибарын Идел-Урал республикалары халыкларының хокукларын яклауга юнәлтергә телибез”, ди депутат. ​

Һопко опко сүзләренчә, Украина үзе дә тоталитар режим корбаны булган, аңа каршы көрәш тәҗрибәсе бар һәм “азатлыкка юлның нинди икәнен белә”. “Шуңа күрә Украина Идел-Урал халыкларына теләктәшлек күрсәтергә тиеш”, дип саный ул.

Һопко фикеренчә, әлеге вакытта Идел буе халыклары үз телләре өчен көрәшә һәм аларның һәркайсы милли үзбилгеләнүен сакларга тырыша.

Украина депутаты Европа һәм башка халыкара оешмалар Идел буе халыкларын яклап чыгыш ясарга тиеш ди.

“Харитага карасак, Мордовия белән Харьков арасы нибары 500 чакрым. Идел буе республикалары Европаның бер өлеше булып тора”, ди Һопко.

Ул Югары радада Идел буе активистлары белән Европа шурасы һәм Европа берлеге вәкилләрен чакырып түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырырга җыена.

“Үз гамәлләребез белән без Идел буе халыкларына теләктәшлек күрсәтергә тиеш. Һәм әлеге проблем турында югарырак даирәдә фикер алышулар булырга тиеш”, ди Һопко.

Украинада “Азат Идел-Урал” хәрәкәте үз эшчәнлеген алып бара. Әлеге хәрәкәтне оештыру 2018 елның март аенда игълан ителде. Аңа нигез салучылар арасында татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, хәзер Британиядә сыену сораучы элекке сәяси тоткын Рәфис Кашапов, “Эрзянь Вал” җәмгыяте җитәкчесе Сыресь Боляень һәм шул оешма вәкиле Ростислав Мартынюк бар. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларының милли телләрен яклап даими чаралар уздырып килә.

Корреспондент