Удмурт телен яклаучы активист Удмуртия парламенты каршында үз-үзенә ут төрткән

Удмурт телен яклаучы активист Удмуртия парламенты каршында үз-үзенә ут төрткән

Атказанган фән эшлеклесе, философ, удмурт теле өчен көрәшүче Альберт Разин бүген иртән Удмуртия дәүләт шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төрткән. Исән калу-калмавы билгесез. Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә.

Альберт Разин Удмуртия Дәүләт шурасы янына үзе белән шигарләр язылган плакат алып килгән. Анда шагыйрь Рәсүл Гамзатовның “Иртәгә минем телемне онытсалар, мин бүген үләргә әзер”, дигән сүзләре дә булган дип хәбәр итә “Коммерсант-Удмуртия”.

Вакыйганың шаһиты сүзләренчә, Разин битлек һәм берничә кат кием кигән, ә киеменнән ниндидер сыекча агып торган һәм ул кинәт яна башлаган. Узып баручы машина йөртүчеләр аны сүндерергә тырышкан, әмма ялкын көчәйгән генә. Ашыгыч ярдәм машинасы 15 минуттан килгән.

Беренчел мәгълүмәткә караганда, Разин хәзер үтә авыр хәлдә. Кайбер телеграм-каналлар активистның үлеме турында да хәбәр итә.

Тикшерү комитеты әлеге хәлне тикшерү эше башлаган.

​Удмуртия дәүләт шурасының 10 сентябрьгә планлаштырылган утырышы башка көнгә күчерелән.

Корреспондент