Төбәкләрне берләштерү тәкъдиме белән чыккан Хөснуллин кем җырын җырлый?

Марат Хуснуллин

Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Марат Хөснуллин төбәкләрне берләштерергә тәкъдим итте. Бер ел элек кенә ул бу идеяне “провокацион” дип атаган иде. Хөснуллинның фикере ни сәбәпле үзгәргән? Моның артында нәрсә ята? Азатлык белгечләр белән сөйләште.

Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Марат Хөснуллин төбәкләрне берләштерергә тәкъдим итте. Бу хакта ул икътисад һәм җәмгыять үсеше проблемнарына багышланган XXII апрель халыкара фәнни конференциясендә белдерде.

“Әлегә бу минем шәхси фикерем, рәсми позиция түгел. Ул хөкүмәт белән килештерелмәгән. Минемчә, безгә 85 төбәк (аннексияләнгән Кырым һәм Акъярны кертеп – ред.) кирәкми. Иң элек эшне шуннан башларга кирәк. Минем Яһүд автономияле бүлге белән шөгыльләнәсем килми. Аны Хабаровски крае белән берләштерергә кирәк һәм губернатор шуның белән шөгыльләнсен. Яки Курганны алыйк. Ни өчен 190 километр ара гына булуына карамастан, курганнар төмәннәрдән начаррак яшәргә тиеш? Берсенең нефтьтән кереме бар, икенчесенең – юк. Нәрсә, алар башка ил кешеләреме?”, диде ул.

“Мин Казаннан 100 километр ераклыкта урнашкан Чистай шәһәрендә үстем. 30 километрдан соң анда нефте булган муниципаль район башлана, ә Чистайда ул юк. Нефть булганга күрә алар акчаларын кая куярга белми. Аларның нефть ширкәте түләгән җирле салымнары юллар салырга да, су үткәрергә дә, мәктәп төзергә дә җитә. Ә менә 30 километрдан соң бер тонна нефте дә булмаган 60 мең кешелек шәһәр 1,8 млрд сумлык бюджет белән яши. Алар, нәрсә, тотыклармы әллә? Мин территориаль-административ бүленешне дөрес түгел дип саныйм. Минемчә, безгә шуның кадәр төбәк кирәкми”, диде Хөснуллин.

Шул ук вакытта бер ел элек кенә, 2020 елның февралендә Хөснуллин Русия төбәкләрен берләштерү тәкъдимнәрен “провокацион” дип атаган иде.

“Бернәрсәне дә берләштерергә кирәкми. Бүген эшләргә теләүчеләрнең бөтен мөмкинлекләре бар: милли проектлар бар, идарә итү структурасы бар. Үзара бәйләнеш юлларын табарга кирәк “, дигән иде Хөснуллин вице-премьер итеп билгеләнгәннән соң беренче интервьюсында.

Азатлык Хөснуллинның төбәкләрне берләштерү тәкъдименә карата белгечләр фикерен белеште.

Җәмәгать эшлеклесе, Русия думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин төбәкләрне эреләндерү идеясен махсус татар кешесеннән әйттергәннәр дип саный.

“Бу – идеяне сынап карау. Татар кешесе аркылы сынап карау. Моны шулай гына дип атап була. Русия субъектларын киметү һәм калганнарын өстәп зурайту идеясе күптән бар инде. Димәк эш якынлашып килә.

Бу республикаларга да кагыладыр. Шуңа аны республика вәкиле тарафыннан әйттерәләр. Татар кешесе һәм Татарстанда да, Мәскәүдә дә абруйлы кеше тарафыннан әйттерәләр. Сәясәтче булмаган кеше тарафыннан әйттерәләр. Бу – алдан капшап карау.

Халыктан, төрле республикалардан реакциягә карап нәтиҗәсе дә шул булачак. Әгәр җәмәгатьчелек дәшми кала икән, димәк юл ачык дигән сүз. Бу очракта Татарстан элитасы Хөснуллинга: “Кычытмаган җирне кашыма” дип әйтергә тиеш. “Урының әйбәт, монда да әйбәт эшләдең, Мәскәүдә дә әйбәт кенә эшлисең, үзеңә кагылмаганны, кычытмаганны кашыма,” дип әйтергә кала.

Татарстанны йә бетереп, йә кемнедер кушып куярлар да, аннары ул шул урынга җитәкче булып кайтыр. Сәяси амбицияләренә бәйле була ала. Аңа бу фикерне җиткерү әйтелгән икән, ул аны кире кага алмый. Татарстанга кайтару өмете тудырылган булса, каршы килә алмый, әйтергә мәҗбүр. Монда ниндидер зур уен бара сыман. Андый читтән килеп яшертен уйный башлау ул җүнлегә түгел.

Җәмәгатьчелек, республика җитәкчелеге, халык тарафыннан да фикерләр яңгырарга тиеш. “Башта бөтен халыкка мөрәҗәгать итегез һәм Хөснуллин дәрәҗәсендә түгел, ә Русия президенты дәрәҗәсендә, ә аннары халыклар үзләре җавапларын бирсен. Шул вакытта карар кабул ителсен”, дип әйтергә кала.

Хөснуллинга: “Синең Яһүдләр автономиясе”нә ни катнашың бар дип әйтергә кала. Андагы халык үзе белә. Монда читенсенеп торырга кирәкми. Бер мәкерле уен бар дип шикләнәм”, диде Фәндәс Сафиуллин.

Сәясәт белгече Руслан Айсин элегрәк төбәкләрне берләштерү фикеренә Татарстан каршы чыкканга хәзер Хөснуллинга әйттергән булулары ихтимал дип саный.

“Бу мәсьәлә хакимият даирәләре тарафыннан инде берничә тапкыр күтәрелде. Алексей Кудринның (Русия хисап пулаты рәисе) берничә тапкыр әйткән фикерләре бар. Җириновский (ЛДПР башлыгы) һәм башка депутатлар да әйткәләде. Шулай итеп алар халыкның реакциясен карый. Бу юлы татар кешесе исеменнән әйттерделәр. Сер түгел, Татарстан бу агломерацияләргә, төбәкләрне берләштерүгә каршы чыкты.

Хәзер татар авызыннан чыккач, Татарстан җитәкчеләренә аңа каршы әйтү дә авыр булачак. Шәхси мөнәсәбәтләр бар бит. Рәсми булмаган кешеләрдән әйттерергә мөмкиннәр инде. Мисал өчен, депутатлар яки Татарстан Язучылар берлегеннән. Турыдан-туры әйтергә кыймаслар.

Бу – Хөснуллинның Путин хакимияте белән сөйләшенгән әйбередер. Мондый белдерүләр аның карамагында түгел. Бу бит сәяси мәсьәлә, ә ул сәяси фигура түгел. Хөкүмәт кешеләре бу четерекле мәсьәләне алай гына әйтә алмый, минемчә”, ди Айсин.

Ул бу берләштерү артында республикаларны бетерү максаты тора дип саный.

“Сәяси әйбер. Икътисади нигезе дә бар, әмма Русиядә һәр нәрсә артында сәяси төсмер ята. Хөснуллин моны киңәшмичә үзеннән генә әйтмәгән. Ул сәяси әйберләргә тыгылмаска тырыша, чөнки аның фунҡционалы башка әйберләргә бәйле. Менә Хабаровски крае белән Яһүд автономиясен берләштерү ул шулай ук сәяси әйберләргә бәйле. Хабаровски протестлы төбәк. Фургалны яклап чыгалар. Бу теманы юк итү өчен дә эшләнә.

Аннары республикаларны бетерергә мөмкин дигән әйбер кризис белән дә бәйле булырга мөмкин. Шовинистик идеяләр күтәрелә баруын күрәбез. Аны рәсми хөкүмәт тә алга сөрә. Шуңа эчке дошманнарны эзләү процессы соңгы арада бик артты, монда да бар проблемнарда да республикалар гаепле, менә аларны бетерсәк, барысы да ал да гөл булачак дип әйтергә булдыралар.

Дмитрий Бондаренко дәүләт телләрен бетерү турында сөйләп маташты. Бу да юктан гына түгел. Иҗтимагый фикер формалаштыралар. Әгәр халык бу әйберне йотса, аны башкара башлаячаклар”, ди Айсин.

Ул мондый әйберләр гадәттә сайлаулардан соң эшләнә дигән фикердә.

“2007 елда милли төбәк компонентын бетерүне дә президент Владимир Путин сайлаудан соң раслады. Башта республикалардан “Бердәм Русия” фиркасе өчен тавышларны җыйды, чөнки республикалар бит гадәттә зур процент бирә. Икенче көнне милли компонентны бетерде. Хәзер дә шулай булуы ихтимал.

Кызганычка, сәяси элита бик зәгыйфь, интеллектуаль яктан алга карамый. Әгәр тарих белән таныш булсалар, шундый тупас фикерләр чыкмас иде. 20нче гасырда империя ике тапкыр таркалды. 1917 һәм 1991 елда. Ә милли тематика анда беренчеләрдән торды. Монда да бу әйбер булырга мөмкин. Кызганычка, алар аны аңламый һәм аңларга да тырышмый.

Менә АКШта 50 штат бар, беркем дә “әйдәгез, 25 штат ясыйбыз” дигән фикер белән чыкмый, чөнки ул инде тарихи формалашкан. Һәрберсенең хуҗалыгы, икътисады, төбәк карашы бар. Русиядә моны күтәрү нигә кирәк, башка проблем юкмы, дөнья кадәр проблем бит. Әгәр түрәләр күп икән аларны башкача кыскартсыннар.

Русиядә ике административ реформа ясалды, ә шуның нәтиҗәсендә түрәләр саны артты. Димәк мәсьәлә җирлектә түгел, ә реформаны башкаручыларда. Проблема хөкүмәтнең үзендә. Ул уңышлы идарә итә алмый. Урлау, коррупция, бюрократизм… Барысын да төбәкләргә сылтыйлар. Мәскәүдә бөтен акчаның 85 проценты җыела, шуңа төбәкләр фәкыйрь яши, инфраструктуралы проектларны башкарырга мөмкинлекләре юк. Балык башыннан чери, ә Русия харитасына карасаң, Хөснуллин әйткән Хабаровски – ул койрык. Балык койрыктан череми шул”, ди Айсин.

Икътисадчы Таһир Дәүләтшин Хөснуллинның фикерләре техник тәкъдим булуын әйтә.

“Монда беренче чиратта сәяси яктан карау булырга тиеш. Русиядә бит федератив төзелеш. Конституциядә бу язылган. Шул ук вакытта Конституциянең 5нче маддәсенең 1нче пунктында федерация субъектлары, крайлар, республикалар һәм башкалар бертигез диелгән. Татарстан белән Киров яки шул ук Яһүд автоном өлкәсе берничек тә тигез була алмый. Шуңа күрә, минем уемча, федерация субъектлары республикалар гына булырга тиеш. Минемчә Урал республикасы, Самар республикасы төзелә ала. Федерация субъектында 4-5 миллион халык яшәргә тиеш дип саныйм. Аларның үз мөстәкыйльлеге дә булса, киләчәктә үсешкә өлеше күп булачак. Татарстанны Ульян белән кушу яхшылыкка китермәячәк. Русиягә эреләндерү түгел, ә федерализация кирәк”, диде ул.

Уфадагы этносоциолог Илдар Габдрафыйков Татарстан элитасы вәкиле буларак күрелгән Хөснуллин авызыннан Яһүд автоном өлкәсен бетерү тәкъдимен яңгыратуның максаты – гади төбәкләрдәге һәм милли республикалардагы реакцияне тикшереп карау ди.

“Мин Хөснуллин белдерүен реакцияне тикшерү өчен капшап карау дип күрәм. Реакция күренде инде, Яһүд автоном өлкәсе башлыгы Ростислав Гольдштейн Хөснуллин тәкъдименә каршы чыкты. Хөснуллин шәхси фикерен әйтүен белдерсә дә, утсыз төтен чыкмый дигәндәй, Русиянең хакимиятендә андый идеяләр бар. Һәм түгәрәк өстәл сөйләшүендә шундый югары җитәкченең шәхси фикерен әйтүе төбәкләрдәге элиталарның реакциясен белү өчен эшләнә”, ди Габдрафыйков.

Ул Русиядәге кечкенә төбәкләрне күрше төбәкләргә кушу мөмкин эш дип саный.

“Минемчә, андый административ реформа барыбер кайчандыр булачак. Хәзерге кризис чорында ул кыенрак, чөнки аның өчен финанс чыгымнары да кирәк, бу мәсьәләнең сәяси ягы да бар. Әмма чыннан да, Русиядәге кайбер төбәкләрне эреләндерү мөмкин дип саныйм. Йөз ел эчендә Русиянең административ бүленеш системы искерде, вазгыять үзгәрә. Мәскәү тирәсендәге кечкенә өлкәләрне алсагыз, аларның хәлләре бик начар. Күп кеше Мәскәүгә барып эшли һәм ул төбәкләрнең икътисадлары нык авыр хәлдә калды. Әгәр кушу икътисади яктан файдалы була икән, аны эшләргә була”, ди Габдрафыйков.

Әмма милли республикаларга андый эреләтүләр кагылмаска тиеш дигән фикердә этносоциолог.

“Монда милли республикалар аерым тора, чөнки милли республикаларда сәясәт мәсьәләсе бар. Башкортстандагы беренче реакцияләрне караган идем – элиталар әлегә шым торалар, әмма социаль челтәрләрдә язучыларның күбесе Хөснуллин тәкъдименә каршы чыккан. Чөнки сүз ерактагы бер өлкә турында барса да, һәркем аның үзенә дә килеп җитү мөмкинлеге турында уйлый. Милли республикаларны кушу башланса, катлаулы сәяси мәсьәләләр калкып чыгарга һәм бу Русиянең бөтенлегенә дә зыян китерергә мөмкин. Кайберәүләр милли республикаларны бетерү белән мәсьәләне җиңел генә чишеп була дип уйлый. Әмма бу башка проблемнар китереп чыгарачак, миллилек бик нык сәясиләштереләчәк. Йөз ел элек Русиядә хакимияткә большевиклар килгәч алар милли факторның ни кадәр әһәмияткә ия булуын танырга мәҗбүр булган. Хәзер дә Мәскәүдәгеләр милли республикаларны бетерергә тели, әмма моның нинди нәтиҗәләргә китерү мөмкинлегеннән куркалар.

Русиядә төбәкләрне эреләндерү башлана икән, бу тулысынча ачык рәвештә эшләнергә, киң җәмәгатьчелек белән фикерләшү оештырылырга, бернинди дә тыелган темалар булмаска тиеш. Җирле халык фикере исәпкә алынса, икътисади яктан отышлы булса, төбәкләр үзләре дә каршы булмас. Әмма гадел итеп оештырылган референдум уздырмыйча бернинди эреләндерү дә булмаска тиеш.

Былтыр Архангелски өлкәсе белән Ненец автоном бүлгесе җитәкчеләре ике төбәкне кушу тәкъдиме белән чыккан иде, әмма Ненец автоном бүлгесе кешеләре каршы чыгу сәбәпле, булдыра алмадылар”, диде Габдрафыйков.

Ул арада Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачев та әлеге мәсьәләгә карата фикерен җиткерде. Ул республиканы күрше төбәкләр белән берләштерүне перспективасыз дип саный. Бу төбәктә барлык субъектлар да мул һәм депрессив территорияләр юк дип белдерде ул.

“Милли-тарихи сылтаулар да нигезсез. Әйе, безнең республика төзелгәндә башкорт халкының бер өлеше аның чикләреннән читтә калды. Ләкин алга таба үсешнең бөтен мантыйгы икътисади процессларга буйсынды. Бүген Башкортстан да, безнең күршеләр дә милли һәм мәдәни үзенчәлекләре белән икътисади яктан көчле, сәяси яктан үсеш алган мөстәкыйль субъектлар. Моннан тыш, Башкортстан Идел буе федераль бүлгесендә халык саны иң күп булган субъект һәм Русиядә дә җиденче урында. Әгәр дә административ үзгәртеп кору өчен икътисади мәгънә юк икән, аның перспективалары бик томанлы, нәтиҗәләре билгесез. Шуңа күрә мин бу тема турында фикер йөртү продуктив түгел дип саныйм” диде ул.

Төбәкләрне эреләндерү мәсьәләсе соңгы тапкыр 2017 елда күтәрелде. Ул вакытта Русия президенты Владимир Путин матбугат очрашуында: “андый планнар юк һәм була да алмый. Мин президент булганда бу булмаячак” дип белдергән иде. Милли республикаларга аерым мөрәҗәгать итеп, Путин “без бернәрсәне дә көчләп такмаячакбыз” диде.

Аңа кадәр Русиянең элекке финанс министры (хәзер Русия хисап пулаты рәисе) Алексей Кудрин Казан, Самар һәм Ульяновскины бер агломерациягә берләштерергә тәкъдим иткән иде. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов “Мәскәү-Tатарстан күпере” яшьләр форумында: “Без әлегә беркем белән дә берләшергә җыенмыйбыз. Безнең 68 мең квадрат чакрым җиребез бар, безгә шул җитә”, дип белдерде.

Русия Федерация шурасы спикеры Валентина Матвиенко кайбер Русия төбәкләрен эреләндерү кирәклеге турындагы фикерен ике тапкыр әйтте. 2013 елда Матвиенко Казанга килеп, “Русия өчен 83 субъект – ул күп” дигән иде, аннары бу мәсьәләне 2016 елда тагын бер күтәрде.

Азатлык Радиосы

admin