Тикшерү комитеты Альберт Разинның үз-үзен яндыруында гаепле затлар ачыкламаган

Тикшерү комитеты Альберт Разинның үз-үзен яндыруында гаепле затлар ачыкламаган

Тикшерүчеләр үз-үзенә ут төртү Разинның үз карары булган, бу эштә гаепле затлар юк дип саный.

Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә. Тикшерү комитетының Удмуртия идарәсе удмурт галиме Альберт Разинның үз-үзенә ут төртеп корбан итүе белән бәйле җинаять эше нигезендә гаепле затлар ачыкламаган. Хокук саклау оешмалары әлеге хәлнең килеп чыгуында гаеплеләр юк дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хакта галимнең хатыны Юлия Разина хәбәр итте.

“Тикшерүче миңа “бу аның үз карары булган” диде. Мондый сүзләр белән килешмим. Бүген үк республиканың соңгы ике башлыгын, Русия Думасы әгъзаларын, җирле парламентны мәхкәмәгә бирер идем, ләкин бу тигез көрәш булмаячак, мәгънәсе юк”, дигән Разина Idel.Реалиига.

Тикшерүчеләр берничә версия караган. Альберт Разинның сәламәтлегенә бәйле проблемнар, гаиләдә ызгышлар булу-булмавы тикшерелгән. Әмма болар расланмаган.

10 сентябрьдә атказанган фән эшлеклесе, философ, удмурт теле өчен көрәшүче Альберт Разин Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы каршында үз-үзенә ут төртеп корбан иткәннән соң, тикшерү комитеты “үз-үзен үтерү хәленә җиткерү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Зыян күрүче итеп Юлия Разина билгеләнде.

Җәмәгатьчелек, төрле милләтләр активистлары Альберт Разин хакимиятнең халыктан аерылган булуы, милли зыялыларнең төбәктәге хәлләргә тәэсир итү мөмкинлеге калмавы сәбәпле, чарасызлыктан үз-үзенә ут төртергә мәҗбүр булган дигән фикерләр белдерде.

Корреспондент