Татарстан энергетикасының французча карта

Әлеге карта 1980-нче елларның ахырындагы, 1990-нчы елларның башындагы реалийләрен тасвирлый.

Җөмһүриятнең сәнәгый регионнар (Казан, Кама, Әлмәт-Бөгелмә), төп сәнәга узәкләре, аерым ТЭЦ һәм ГЭСлар, төзелеп бетмәгән Татар АЭСы, һәм шулай ук нефть чыгару баш мәркәзләре, нефть эшкәртә торган заводлар һәм нефтьүткәргечләр билгеләнгән. Шулай ук картада Татарстанның Русия Федерациясы шартларында һәм Идел-Уралның башка республикаларга карата урнашкан җире күрсәтелгән.

Картада күрсәтелгән кайбер эшханәләр, мәсәлән, Урыссу ГРЭСы, булдыксыз хуҗалык алып бару аркасында таркалган инде. Бүтәннәр төзелеп бетмәгән хәлдә калганнар, атап әйткәндә, Татар АЭСы. Чернобыльдансоң совет атом сәнәгасенең ышанычлылыгы һәм хәвеф-хәтәрсезлеге татарларда һәм элекке империянең башка халыкларда дәлилләнгән шик-шөбһәләр тудырды.

Күрәсең, нефть чыгару һәм эшкәртү тармаклары, һәм шулай ук ерак һәм якындагы күрше-тирәләргә нефть сатырга мөмкинлек бирә торган нефтьүткәргечләр Татарстан энергетикасының нигезе булып тора. Татарстан нефть һәм газлы Идел-Урал өлкәсенең эчендә урнашкан. Аның эшкәртелеше үткән гасырның 30-чы елларда башланган. Күбесенчә, Икенче бөтендөнья сугышында СССР Идель-Урал нефте аркасында җиңеп чыкты, ә 1950-нче елларда “Икенче Баку” (нефть һәм газлы Идел-Урал өлкәсен шулай дип атый башлыйлар) нефть чыгару күләме буенча Союзда беренче урынга чыкты.

Кызганычка каршы, татар нефтьнең иң яхшы еллары совет чорында калды. Җир астын ерткычларча файдалану чыганакларның ярлылануына китерде. 21-нче гасырда татар халкы байлык калдыклары, ягъни, “авыр” күп күкертле нефть белән канәгатьләнергә мәҗбүр булды. Нефтьнең һәм әйләнә-тирәдәге мохитнең пычрануына китерә торган арзан һәм хәвеф-хәтәрле чыгару технологияларны Русия ширкәтләре җаваплылыксыз файдаланулары сәбәпле хәл кискенләнә. Монарга мисал – “Траснефть” торбаларында органик хлор килеп чыгуы белән күптән түгел генә булган җәнҗал.

Татар нефтьен Аурупага сату өчен аны гадәттә әле яхшырак сыйфатлы Көнбатыш Себер (“Өченче Баку”) нефте белән бергә кушалар, шулай итеп чит илгә чыгару Urals катнашмасын алалар. “Өченче Баку” шулай ук коми, хант, манси, ненец һәм башка төп халкы җирләрендә урнашкан. Хәбәр итүебезчә, Идел-Урал һәм телгә алынган төньяк халкы мохтариятләре арасында Кудымкар коридоры булган, әмма ләкин 2005-нче елда федераль хакимияте коми-пермяклар үзидарәсен күрше өлкә белән Пермь краена берләштереп бетерделәр, шуның белән Идел-Урал изоляциясен төньяктан тагын да көчәйттеләр.

admin