Татарстан федераль бюджетка түләүләрне арттырган

Татарстан федераль бюджетка түләүләрне арттырган

Керемнәрнең бары өчтән бере генә республикада кала. Бу хакта “Азатлык Радиосы” хәбәр итә.

Федераль үзәк Татарстанга салым басымын тагын арттырган. Бу мәсьәлә бүген республиканың Дәүләт шурасы утырышында күтәрелде.

“Салым турында федераль кануннарга ел саен үзгәрешләр кертелә. Күпчелек очракта алар керемнәрнең башкача бүленүенә китерә: федераль бюджет өлеше арта, республика бюджеты кими. Бу елның тугыз аенда ул бүленеш нинди булды?”, дип сорады КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллиннан.

Гайзатуллин федераль кануннар үзгәрү нәтиҗәсендә төбәкләрнең бюджетлары киметелә баруны раслады.

“Былтыргы салым керемнәрен карасак, салымнан тыш һәм салым аша җыелган акчаларның 35 проценты консолидацияләнгән бюджетка калды, 65 проценты федераль бюджетка китте, бу елның тугыз аенда исә федераль бюджетка 67 процент китте”, диде министр.

Финанс министры бу ел башыннан өстәмә кыйммәт салымы 2 процентка арттырылып аның федераль бюджетка китеп баруы турында әйтте. Тулысынча федераль бюджетка китүче казылма байлыклар салымын җыю да арткан.

Әмма керемнәрне бүлүнең югарыда күрсәтелгән пропорциясе Татарстанда җыелган пошлиналарны һәм социаль түләүләрне исәпкә алмый. Аларын да исәпкә алганда, Татарстандагы керемнәрнең 75 проценты федераль үзәккә китә. Бу турыда Гайзатуллин 2018 ел ахырында белдергән иде.

Корреспондент