Русиянең асаба халыклары вәкилләре яклау сорап Эстониягә мөрәҗәгать итте

Русиянең асаба халыклары вәкилләре яклау сорап Эстониягә мөрәҗәгать итте

Мөрәҗәгать татар, башкорт, эрзя, калмык һәм бурят халыклары җәмәгать эшлекләре тарафынаннан язылган.

Татар, башкорт, бурят, эрзя, калмык милли хәрәкәте вәкилләре Эстония парламентына мөрәҗәгать итте. Инглиз телендә язылган хатның эчтәлеге белән Азатлык танышты.

“Без эстоннарга азатлыкның бәһасен белә торган халык буларак мөрәҗәгать итәбез. Сезгә ассимиляция сәясәтенә каршы торуның, бөтен кешенең авызын ябарга маташулар, ә иң активларны утыртырга, үтерергә тырышуларга каршы тору ничек кыен икәнен аңлатуы авыр түгел. Эстоннар бу сынаулар аша үзләренең яңа тарихларында үтте. Тарих чыннан да нәрсәгәдер өйрәтә ала икән – ул җинаятьләр белән килешмәскә, принципларыңны һәм кыйммәтләреңне сатмаска өйрәтә. Без сезнең теләктәшлеккә исәп тотабыз!”, диелгән мөрәҗәгатьтә.

Хатка Татар халкының милли мәҗлесе рәисе Фәүзия Бәйрәмова, “Азат Идел-Урал иҗтимагый хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рәфис Кашапов, эрзя халкы баш аксакалы Сыресь Боляень, Репрессияләнгән халыклар Фондының калмык бүлеге рәисе Аркадий Гараев, “Нэгэдэл” милли берлек хәрәкәте рәисе, Бурят халык конгрессы президенты Владимир Хамутаев, “Башкорт” иҗтимагый оешмасы, Кубань вәкиле Дмитрий Доровских кул куйганнар.

Активистлар Русиядә ассимиляция сәясәте көчәя, әсаба халыкларның активистлары һәм оешмаларына каршы яңа сәяси репрессияләр җәелдерелә дип белдерә.

Эстон парламенты җитәкчесенә мөрәҗәгатьтә милли һәм дини оешмалар эшчәнлегенә киртәләр кую, сүз һәм җыелышлар иреген чикләү, милли вәкаләтле органнар эшенә кысылу, әсаба халыклар активистларын эзәрлекләү мисаллары китерелә.

Алар арасында “Башкорт” оешмасын эзәрлекләү һәм аны тыю да сәяси гамәл буларак искә алына.

Документта татар, ингуш, калмык, черкас һәм бурят милли хәрәкәтләре лидерларына каршы мәхкәмә процесслары санап кителә.

Хатка кул куючылар белдергәнчә, Русиядә төп халыкларның телләрен ясалма рәвештә мәктәпләрдән кысырыклап чыгару бара, бу исә активистларны радикаль чараларга барырга мәҗбүр итә, мисал буларак удмурт галиме Альберт Разинның удмуртларны урыслаштыру сәясәтенә каршы протест йөзеннән үз-үзен яндыруы китерелә.

Хат авторлары Эстония парламентыннан Русия Федерациясенең төп халыкларының сәяси, ватандашлык, милли, дини һәм мәдәни хокукларын бозу һәм чикләүче гамәлләрен хөкем итеп чыгуын сорый.

“Төп халыкларны ассимиляцияләү сәясәтен туктату максатыннан” Эстония хакимиятенә Русиягә дипломатик басымны көчәйтергә тәкъдим ителә.

Активистлар Эстониянең Русиядән төп халыукларны эзәрлекләүне туктатуын, сәяси тоткыннарны иреккә чыгаруын таләп итүен сорый.

Элегрәк Эстония парламенты җитәкчесе Хенн Пыллуаас удмурт галиме Альберт Разинның Русиянең тел сәясәтенә каршы протест йөзеннән үз-үзен яндыруга баруга мәҗбүр булуын үкенечле хәл дип искә алган иде.

18 майда Фәүзия Бәйрамова үзен прокуратурага чакыртулары хакында хәбәр итте.

22 майда Башкортстан Югары мәхкәмәсе “Башкорт” оешмасын экстремист дип танып, аның эшчәнлеген тыйды.

Икенче көнне “Азат Идел-Урал” хәрәкәте вәкилләре мөрәҗәгать белән чыгып, Русия халыкларына каршы яңа репрессияләр дулкыны бара дип белдерде. Активистлар “Башкорт” хәрәкәтен экстремистик дип тану, Фәүзия Бәйрәмованы прокуратурага чакырту, Коми республикасы һәм Ненец автоном бүлгесен юкка чыгару омтылышын тәнкыйтьләде.

Азатлык Радиосы

Корреспондент