Осиновода экология активистлары лагерена төзелеш техникасы китерелгән

Осиновода экология активистлары лагерена төзелеш техникасы китерелгән

Осиново янында экология активистлары лагерена китерелгән техника.

Чүп яндыру корылмасы төзелүгә каршы көрәшүчеләрнең чатыр лагере янына Камазлар һәм янгын сүндерү машинасы китерелгән. Лагерьга килүчеләрне кертмиләр, юлларны полиция япкан. Кайбер активистлар тоткарланган.

Казан экология активистларының чүп яндыру заводы булачак урынга килә торган юлны бүлеп куйган чатыр лагере янына техника китерелгән.

Активистлар техника узмасын өчен киртә корып куйган. Иртәнге 9:20 сәгатькә алынган мәгълүматкә караганда, техника китерү дәвам итә.

Лагерьга Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев килеп, анда яшәүчеләрне таралырга үгетләгән. Активист Вера Керпель җинаять кылынуы хакында белдергән, чөнки юлны авыл хуҗалыгы җирләрендә төзергә тәкъдим ителә.

Лагерьга керү юлларын полиция автомобилләре япкан, килгән кешеләрне лагерьга кертмиләр.

Активистларга таралышу өчен 10.00 сәгатькә кадәр вакыт бирелгән иде. Соңрак Вера Керпель хәбәр итүенчә, аның үзен дә, башка активистларны да ОМОН тоткарлаган һәм Яшел Үзәннең полиция бүлегенә алып киткән.

Ноябрь ахырында Осиново янында чүп яндыру корымасы төзеләчәк дип фаразланган урыннан ерак түгел кырга бульдозерлар, экскаваторлар китерелде. Рәсми рәвештә “җирле әһәмияткә ия булган юллар төзекләндереләчәк” дип игълан ителде. Әмма активистлар бу юллар булачак чүп яндыру заводы өчен төзелә дип фаразлады.

2 декабрьдә активистлар төзелеш техникасы юлына чатыр лагере корып куйды. Шуннан соң ул урынга дүрт машинада полиция килеп, ике көн дәвамында протестны туктатырга үгетләде, килешенмәгән митинг уздыруда гаепләп административ эш кузгату белән янады.

Лагерда җыелган кешеләр саны арта барды. Төзелеш эшләре тулысынча туктатылды. Ләкин чарада катнашучылар техниканың алынуын хакимиятнең хәйләкәр алымы дип санады, һәм чатыр лагере таралмады.

Азатлык Радиосы

Корреспондент