Кытайда таралган яңа вирус Татарстанга килеп җитә аламы?

Кытайда таралган яңа вирус Татарстанга килеп җитә аламы?

Кытайда яңа вирус котыра. Җомга көнне Кытайдан Казанда кайткан ике кеше коронавирус шиге белән хастаханәгә салынды. Бу вирус куркынычмы? Аннан ничек сакланырга? Азатлык шушы сорауларга җаваплар туплады.

Аңлатыгыз әле, бөтенесе нинди вирус турында сөйли?

Декабрь башында Кытайда пневмония эпидемиясе турында хәбәр иттеләр. Ул Хубэй вилаятенең Үһән (Ухань) шәһәрендә барлыкка килде, беренче авырулар шул шәһәрнең диңгез ризыклары базарында эшләгән.

9 гыйнварга инде 60 кешенең авыруы билгеле булды, аларның 15ендә билгесез коронавирус тапканнар. Авырулар белән бәйләнештә булган 160лап кешене дә күзәтә башладылар.

11 гыйнвар вирус белән авырган беренче кешенең үлеме турында билгеле булды: ул еш кына диңгез ризыклары базарына йөргән 61 яшьлек ир-ат булган. Вирустан тыш аның башка авырулары да булган, шуңа ир-ат үлемендә тәгаен вирусны гына гаепләп булмый.

14 гыйнвар Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчесе Мария ван Керхоув яңа вирусның кешедән кешегә йогуын белдерде. Вирус дөнья буйлап таралырга мөмкин, хастаханәләр моңа әзер булырга тиеш, дип әйтте ул. Вируска 2019-nCoV исеме бирелгән.

Бу вирус никадәр таралган?

24 гыйнварга билгеле булганча, яңа вирустан инде 25 кеше үлгән. Кытай басмалары вирусны йоктырган кешеләр саны 800дән арта дип белдерә. Алар арасында 177 кеше авыр хәлдә дип санала. Шул ук вакытта 34 кеше дәваланып, хастаханәләрдән чыккан дип тә әйтелә. Кытайда барлыгы 20 төбәктә авыручылар бар дип санала.

Вирус Кытай чикләреннән дә чыккан. Беренче андый очрак Таиландта, Бангкок шәһәрендә теркәлгән. Вирус белән авыру очраклары шулай ук АКШ, Көньяк Корея, Япония һәм Сингапурда табылган. Русиядә, Петербур шәһәрендә авырулар булу хәбәре таралса да, соңрак алар кире кагылды.

Кытай һәм дөнья нинди чаралар күрә?

Кытайда вируска каршы көрәшү чаралары җитдиләнә бара. Кытай җитәкчелеге Хубэй вилаятенең дистәләп шәһәрендә транспорт йөрешен туктатты. 15ләп шәһәргә (шул исәптән Үһәнгә) керү һәм алардан чыгу тыелды. Пекинда гадәттән тыш хәл, аның иң югары дәрәҗәсе игълан ителде. Кайбер шәһәрләрдә җәмәгать транспорты йөрүдән туктады, иҗтимагый урыннар ябылды.

Яңа коронавируска каршы көрәшү өчен Үһән шәһәрендә зур хастаханә төзергә җыеналар, ул мең кешене сыйдыра алачак, дип хәбәр итә “Синьхуа”. Төзелешне 10 көндә, 3 февральгә тәмамларга телиләр.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Кытайда коронавирус китереп чыгарган йогышлы чир сәбәпле әлегә гадәттән тыш хәл игълан итми торырга булган. Оешма җитәкчесе Тедрос Адзхном Гебрейесус белдергәнчә, мондый карар кабул итәр өчен җитәрлек мәгълүмат юк. Ләкин Кытайда гадәттән тыш хәл булуы бәхәссез дигән ул. Оешмада махсус төзелгән ашыгыч комиссия эшен дәвам итәчәк.

Кытайда яшәүче татарстанлы ни сөйли?

Әлеге вакытта Кытайның Үһән белән Шанһай арасында урнашкан Уси шәһәрендә яшәүче инглиз теле укытучысы Линар Канетов монда паника сизелми ди. Ул Азатлыкка сөйләвенчә, ябык шәһәрләрдән чыга алмаучы чит ил кешеләре күбрәк зыян күрә. Алар тоткынга эләккән кебек. Уси шәһәрендә кешеләр битлек киеп йөри, барысы да тыныч, халык гадәттәгечә эшли. Шулай да 24 гыйнварда җомга намазына мәчет ябык булган.

Линар Канетов сүзләренчә, чир башлыча 50 яшьтән өлкәнрәкләргә йога.

Вирус Татарстанга килеп җитә аламы?

24 гыйнвар Казанда Кытайда таралган коронавирус шиге белән ике кешене хастаханәгә салганнар. Бу хакта Inkazan Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе матбугат хезмәтенә сылтанып хәбәр итә.

Гаилә Кытайның Санья шәһәрендә булган, Казанга 24 гыйнвар җомга иртәсендә кайтканнар. Кайтуга температуралары күтәрелгән, күзәтү өчен аларны хастаханәгә салганнар. ОРВИ диагнозы куелган, пневмония табылмаган.

“Коронавируска анализ алынды, нәтиҗә дүшәмбе билгеле була”, ди матбугат хезмәте. Шул ук вакытта бу гаилә булган Санья шәһәрендә коронавируслы пневмония очраклары әлегә теркәлмәгән.

Татарстанның “Казан” һәм “Бегиш” һава аланнарында вирус таралуны кисәтүче чаралар көчәйтелгән. Кытайдан гыйнвар башыннан 21енә кадәр алты очкычта барлыгы 2,1 мең юлчы кайткан. Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге Азатлык белән сөйләшергә теләмәде, бөтен мәгълүматны сайттан алыгыз дип кенә чикләнде.

Республиканың баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов медиага белдерүенчә, Русия белән Кытай арасында транспорт элемтәләре тыгыз булуын исәпкә алганда, илгә коронавирусның керүе вакыт эше генә. “Төгәл көнен әйтә алмыйм, ләкин бу айлар түгел, ә көннәр, иң яхшы очракта – атналар булырга мөмкин”, ди ул.

Вирус Татарстанга керә калса, хастаханәләр әзер, битлекләр, вируска каршы торучы дарулар әзер дип белдерелә.

Казаннан Кытайга туристлар да йөри. Турагентлар ни ди?

Чит илләргә, шул исәптән Кытайга юлламалар сату белән шөгыльләнүче Влада Сәетова сүзләренчә, Роспотребзнадзор туроператорларга кисәтү мөрәҗәгате җибәргән. Туристларга әлегә Кытайга барудан тыелып тору киңәш ителә. “Күптән түгел юллама белән Кытайның Һайнан утравына киткән туристлар 24 гыйнвар Казанга әйбәт кенә кайтып җитте. Безнең аша башка баручылар әлегә юк. Кытайга юллама бәяләре элек тә арзан иде, хәзер алар бигрәк төште”, дип сөйләде Сәетова.

Казаннан Кытайның Санья шәһәренә сишәмбе һәм җомга туры чартер очышлары бар. Әлегә алар очмаячак дип игълан ителмәде.

Инстаграм сәхифәсеннән күренүенчә, шушы көннәрдә Һайнанда “Ватаным Татарстан” газеты баш мөхәррире Гөлнара Сабирова ял итә.

Күп кеше Кытайдан тауар китертә. Вирус анда була аламы?

Казан федераль университетының микробиология кафедрасы доценты Павел Зеленехин Азатлыкка сөйләвенчә, әлеге вирус Эбола бизгәге кебек кешенең гомерен өзәрлек дәрәҗәдә булмаса да, үпкә ялкынсынуына китерә. Үлем-китемнәр югары дәрәҗәдә түгел, әмма гриппка караганда күбрәк. Əлеге вирус кешедән кешегә һава юлы аша күчә.

“Кытайдан юлланган тауар аша әлеге чирне йоктырып булмый дип уйлыйм. Тауарның озак вакыт һәм төрле шартларда килүен исәпкә алсак, вирус озак яши алмый. Бактерия авыруларыннан аермалы буларак, вирус бер кешедән икенче кешегә кыска арада күчә. Кеше организымыннан читтә вирус яши алмый”, ди галим.

Мин вирустан ничек саклана алам?

Зеленехин Азатлыкка әйткәнчә, әлеге вирустан саклануның төп алымнары шулар:

  • Кытайга барудан тыелып торырга,
  • авырулар белән аралашмаска, контактка кермәскә,
  • кулларны юып йөрергә.

“Битлекне авыру кешеләр кияргә тиеш. Сәламәт кешегә битлек кию артык ярдәм итми. Бу авыруга балалар һәм өлкәннәр тиз бирешә”, ди Павел Зеленехин.

Азатлык Радиосы

Корреспондент